Барлык яңалыклар
Ижад
30 март 2021, 11:45

Бүген Рәдиф Гаташка 80 яшь

Татарстанның халык шагыйре, атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташка 80 яшь

Рәдиф Кәшфулла улы Гатауллин (Рәдиф Гаташ) 1941 елның 30 мартында Башкортстан АССРның Кушнарен районы Марс авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1959 елда Талбазы авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Уфага барып, Башкорт дәүләт университетының татар һәм рус әдәбиятлары бүлегенә укырга керә. Ике курс тәмамлагач, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә күчә. 1964 елда университетны тәмамлап, бер ел Татарстанның Мөслим районы Уразмәт урта мәктәбендә татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучысы булып эшли. 1967–1969 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда укый, аннары республика балалар журналы «Ялкын»да, Татарстан китап нәшриятында һәм, 1975 елдан башлап, «Казан утлары» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире хезмәтләрен алып бара.
Рәдиф Гатауллинның беренче шигырьләре Уфада «Ленинсе», «Кызыл таң» гәзитләрендә һәм «Йәш көстәр» альманахында басыла. 1961 елдан ул Казан көндәлек матбугатында да күренә башлый. Беренче мөстәкыйль җыентыгы («Гөлләр су сорый») Казанда 1966 елда басылып чыга, аннары бер-бер артлы «Кояшлы утраулар», «Диңгез эзлим», «Юл җырлары» исемле шигырь китаплары дөнья күрә. Яшьлеккә хас романтика, тормышка мәхәббәт, дөнья әдәбияты образлары тәэсирендә туган вариацияләр, ашкынулы хисләр, сөю-мәхәббәт шатлыклары – бу китапларның шигъри эчтәлеген шулар тәшкил итә.
1970 елда басылган «Күңел ташлары» җыентыгыннан соң шагыйрьнең иҗатында тормышчан образга, заман белән бәйле мәсьәләләргә игътибар көчәя. Бер үк вакытта шагыйрьнең язу манерасында да сизелерлек үзгәрешләр барлыкка килә. Элек традицион шигырь кысаларыннан читкә чыкмаган Р. Гатауллин ирекле шигырьгә ешрак мөрәҗәгать итә башлый («Йолдыз җиле» җыентыгы). Бу эзләнүләр чорында шагыйрьгә тәнкыйть сүзләре ишетергә дә туры килә. Әмма аның шигърияттәге уңышлары һәм уңышсызлыклары үзенә генә хас үзенчәлекләр белән бәйле булып, ул шигъри иҗатын елдан-ел активлаштыра бара. Гражданлык позициясен ачык чагылдырган, илләр язмышы турында уй-хисләрен туплаган «Европада татар шагыйрьләре», «Англия дәфтәре», «Гомер уртасыннан хатлар» кебек шигырь цикллары, «Тел ачкычлары», «Ирләр булыйк», «Чакыру» исемле лирик китаплары шагыйрьнең иҗат принциплары елдан-ел җитдиләнә, фикри яктан үсә-тирәнәя баруын һәм, традицияләргә тугры калган хәлдә, яңача эзләнүләргә таба йөз тотуын күрсәтәләр.
1973 елда шагыйрьнең Мәскәүдә «Советская Россия» нәшриятында «Друзья моих друзей» һәм 1985 елда «Современник» нәшриятында «Сороковая весна» исемле русча җыентыклары басыла. Шулай ук аның аерым шигырьләре башкорт, казакъ, каракалпак, әзәрбайҗан, осетин, латыш һәм литва телләренә дә тәрҗемә ителгән. 1982 елда Р. Гатауллинга Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.
Р. Гатауллин– 1966 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
Әткәйгә хат
Әткәй мине бик бай кеше иткән:
Бар дөньяны миңа калдырган;
Якты булсын өчен юлларымда,
Баш очымда кояш яндырган.
— Сакла, — дигән, —
җирнең матурлыгын
Һәм матурлык өстә үзеңнән!
Үзеңчә бар алга һәм шулай ук
Өлкәннәрнең чыкма сүзеннән.
Газиз булсын сиңа туган туфрак,
Хәтта аның кара ташы да;
Ташларны бит үзең шомартырсың,
Эш коралым сиңа тапшырам…
Әткәй! Эшегезне дәвам итеп,
Бүген
Елмаябыз килер таңнарга;
Юлда туктап, сагынып искә алу —
Һәйкәл булсын сезнең җаннарга.
Еллар үтәр.
Яңа уллар басар
Замананың алгы постына.
Ышан: исән килеш
Тапшырырбыз Җирне алар кулына!
Һәм мин
Калдырырмын синнән алган урыным
Каны белән синең нәселең — улыма,
Мине дәвам итәр дустыма!
Читайте нас: