Барлык яңалыклар
Ижад
1 июль 2021, 15:16

Бәхет сере

Бәләбәй районы Сабантуенда зур хөрмәт белән илле ел бергә яшәгән гаиләләргә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Рәхмәт хатын тапшырдылар. Алар арасында Флүр Фәрит улы белән Клара Юныс кызы Яһүдиннәр дә бар иде.

Бәхет сере
Бәхет сере

Флүр Фәрит улы белән артык таныштыру да кирәкмидер, чөнки аны районның татар җәмәгатьчелеге болай да бик яхшы белә. Язмам герое элекке яхшы җитәкче һәм татар милли хәрәкәте активисты гына түгел, ә менә дигән гаилә башлыгы да әле. Аларның Клара Юныс кызы белән кулга-кул тотышып үткән гомерләре бик күпләр өчен үрнәк булырлык.

Флүр Яһүдин үзенең сөйгәнен тәү тапкыр Дәүләкән шәһәрендә күрә. Ул энеләре белән кибеткә керә дә ...  сатучы кызга үлеп гашыйк була. Ә иң кызыгы – чибәркәй энеләренең сыйныфташы икән. Шулай итеп, ул туганнары ярдәмендә, үзенең мәхәббәтен таба. Кыз да озын буйлы, чибәр һәм мөләем егеткә игътибар итә. Шулай алар йөреп китә. Ә ярты елдан туй ясап менә дигән гаилә кора алар. Яшьләр башта җиде ел авылда яшиләр. Ике малайлары да шунда туа. Ә 1977 елны Яһүдиннәр Бәләбәй шәһәренә күчә.

Гаилә башлыгын – югары белемле белгечне,  Авыл хуҗалыгы идарәсенә юрист итеп чакыралар, аннан Өсән-Ивановога колхоз рәисе итеп куялар. Яхшы җитәкчене бераздан партиянең район комитетына ук үрләтәләр. Аннан ул районның тирә-як мохитне саклау комитетын җитәкли. Ә Клара Юныс кызы сәүдә нокталарында һәм саклык банкында эшли.

Ирле-хатынлы Яһүдиннәр менә дигән өч ул үстерделәр. Хәзер инде аларның үзләренең гаиләләре бар. Флүр Фәрит улы белән Клара Юныс кызы биш оныкларына яраткан картәти белән яраткан картәни дә әле.

Үзләренең илле ел гомерләрен бергә-бер кул тотышып үткән шушы гүзәл пар бәхет серен мәхәббәттә, бер-береңне яратуда һәм хөрмәт итүдә дип саныйлар. Әйе, чыннан да шулайдыр, чөнки аларга карап сокланып туялмыйсың.

Алар әле дә актив тормыш алып бара. Дөньялары матур һәм җитеш. Шуңа өстәп, Флүр Фәрит улы татар милли хәрәкәтенә йөрергә дә вакыт таба әле.

– Ир кешенең өч фарыз гамәле бар – өй салу, малай үстерү һәм агач утырту. Мин бу яктан да бик бәхетле. Үз кулларым белән дүрт елда йорт салып кердем. Малайны да берне түгел, ә өчне үстердем. Утырткан алма агачларым да бихисап, – ди гаилә башлыгы зур горурлык белән.

Без дә, форсаттан файдаланып, шушы искиткеч гаиләгә иксез-чиксез бәхет һәм киләчәктә дә тормыш сукмагыннан кулга-кул тотышып бергә атлауларын телибез.

Габдулла Вафин.

Читайте нас: