Барлык яңалыклар
Ижад
2 июль 2021, 09:46

Көтү чираты

Бүтән якларда ничектер, ә бездә авыл халкы таң тишеге белән урамга малларын сәхрәгә озатырга чыккач, иң беренче эш итеп, бүген кемнең көтү чираты һәм көтүченең кемлеге белән кызыксыналар, бармакларын бөгеп үзләренә ничә көн калуын чутлыйлар. Көтү дигәннән, минем дә бит көтү көткән чакларым бар иде, дип уйлап куям ирексездән.

Көтү чираты
Көтү чираты

2018 елның май айлары. Мин: “Иртәгә көтү чиратым, үземә иптәшкә кемне табарга?” – дип уйлана-уйлана бакчада нидер эшләп йөри идем, шулчак, мине сискәндереп, янәшәмдә ат пошкырып куйды. Күтәрелеп карасам – атка атланган берәү. “Габдулла абый, мин Аккүбәк Рафаил малае Юра. Иртәгә сезгә көтүгә икән, мөмкинме, мин чыгам?” – диде ул мулла песие кебек итагатьле генә итеп. Моны ишеткәч балкып җибәрәм:

– Әлбәттә, үзем дә кеше эзләргә тора идем. Ә күпме сорыйсыз?

– Иптәшкә үзегез дә чыксагыз 500 сум.

– Бик хуп. Мин риза.

– Габдулла абый, тик бер проблема бар иде. Үтереп-үтереп баш авырта. Бер “ярты”лык бирмәссез микән?

Моны ишетәч уйга батам. Бирсәм – исереп югалуы бар. Бирмәсәм – үпкәләячәк. Аннан, ни булса да шул булыр, дип 300емне чыгарып тоттырам һәм, күңелемдәге шомнарымны куарга теләп, башлаган эшемне дәвам итәм.

Икенче көнне иртәнге дүрттә будильник шалтыраудан күзләремне ачам. Хатынны да уятырга кирәк дип уйласам, сөйгәнем инде пылау пешереп ята. Тиз генә капкалап алам. Ә Юра юк та юк. Түзмәдем, эзли киттем. Өйләренә барсам, әтисе:”Акбасарның теге ягына ферма малларын сакларга китте”, – диде. Шумахер кебек җилдереп шул тирәдән урап  килдем – ферма маллары да, Юра үзе дә юк. Ә сәгать телләре чабышкы койрыгына ябышкан тигәнәк кебек җилдерә генә.

Алты туларга ун минут калгач, чыбыркымны сөйрәп, малларны алырга урамның теге очына китәм. Яңадан үзебезнең очка җиткәч, хатыным Люция дә кош-корт куа торган таягын күтәреп миңа иярә. Шулай итеп икәү китәбез көтү көтәргә. Ә малларын куарга чыккан авылдашлар: “Габдулла әллә хатыны белән китте инде?” – дип артыбыздан мәзәксенеп карап кала.

Менә урамны да чыгабыз, маллар таралып җәфалый торган сазлы, сулы, агачлы, таулы урынны үтеп болынга барып җитәбез. Үлән күп. Хайваннар рәхәтләнә генә.

Шулчак өйдәге 92 яшьлек чирле әнине, өч яшьлек малайны, җиде яшьлек кызны, егерме бройлер чебиен, унбиш үрдәк бәпкәсен һәм җитмеш куянны искә төшереп хатынны аларны ашатырга кайтарып җибәрәм. Тик бу, кызганычка каршы, маллар күзеннән дә читтә калмый. Хайваннар таралырга керешә. Һәм мин, бөтерчек чире йоктырган сарык шикелле, көтү тирәли бер туктаусыз әйләнергә керешәм. Чөнки, бу якка чыксам – теге яклап таралып әллә кая китәләр, теге якка чыксам – бу яктагылары хайванланырга керешә.

Хәлем бетеп егылдым дигәндә генә, минем бәхеттән, өйдәге 108 баш җан иясен ашатып, әллә күпме тәм-том күтәреп яраткан хатыным да килеп җитә. Мин аны сыер малын гаҗәпләндереп әп итеп тә алам хәтта.

Ә икәү маллар көтү рәхәт. Хайваннар да артык нык шашынмый. Хатынымны сагынып китсәм, янына барып әп тә итеп киләм.

Төш тирәләре якынлашканда маллар тәмам туйды, яту ягын караштыра башладылар. Димәк, туплауга барырга да вакыт. Чаптырып алып киттек шул урынга. Тик, басу тирәсеннән дә үтәргә кирәк. Ә хайван халкы шунда кереп туларга гына чамалый. Һәркайсының сырт буена ныклап кундырмыйча чыгуны да уйламыйлар мәльгуннәр. Ярар, тирләп-пешеп булса да бу сынауны да үттек. Алда бары куе нарат үсентеләре аша чыгасы гына калды. Маллар чытырлык эченә таралды. Аларны куа-куа хәлләребез тәмам бетте. Чыгып беткәч, телләребезне асылындырып чутлап карыйбыз. Барсы да бар кебек.

Шул арада туплауга да барып җитәбез. Малларыбыз тешне камаштырырлык салкын су эчә дә, урман күләгәсенә рәхәтләнеп сузылып ята. Мин дә алардан үрнәк алам. Ә хатыным ... өйдәгеләрне ашатырга кайтып китә.

Хәләл җефетем якындагы калкулык артына кереп югалуы була, бер мүкләк үгез сикереп тә тора. Аңа тагын берсе, икесе, өчесе, дүртесе, ...җидесе иярә һәм китәләр шушы хайван “бандасы” сыерларны бимазаларга. Мескен малкайлар сикереп торалар да китәләр чабышып. Көтү умарта күчедәй мәш килә. Ә мин тарала күрмәсеннәр дип алар тирәсендә чабып йөрим. Ярый әле бераздан әнине, балаларны, чебешләрне, бәпкәләрне һәм куяннарны ашатып хатын килә. Маллар да әллә бичәмне күреп тынычлангандай итә.

Бераз тагын туплауда яткач, малларны янә акланга алып чыгып китәбез. Хайваннар бер-берсеннән күреп ашыга-ашыга тамак туйдырырга керешә.

Көтүче өчен иң кыены – вакыт үтмәү. Мин дә бичәм белән түземсезләнеп кич җитүен көтәбез.

Менә малларны авыл ягына боруыбыз була, бер юньсезе кушаяклап өенә таба чабарга керешә, аңа бүтәннәре дә иярә. Алардан күрепме минем бичә дә янәшәләреннән җилдерергә керешә. Нишли ул? Күзләре тонган маллар аны таптап китсә? Минем хатын чыннан да җендер ул, чөнки тәки котырган көтүне туктата һәм без, аларның каршыларына төшеп, әкрен генә ашата-ашата авыл ягына кузгалабыз.

Урамга кергәндә матурым: “Җаным, башыңны югарырак күтәреп атларга тырыш, гәүдәңне дә турайт”, – дип пышылдый. Мин дә юләр түгел бит, аның сүзләрен тыңлыйм. Авыл халкы, маллары ачык капкаларыннан кереп китүләренә карамастан, безне күзли һәм берни булмагандай горур кайтып килүче Люцияне күреп гаҗәпләнүдән авызларын ачып катып калалар.

Ә мин өйгә кайтып кергәч аяк астымда буталып йөргән балаларыма игътибар да итмичә киемнәремне салып атам. Хатыным каршыма җылы су салынган тас куя. Аякларымны шунда тыгып утырам. Хатыным өтәләнеп кулыма җимеш суы тоттыра һәм әниемне, балаларымны һәм мал-туарны карарга ары торып чаба.

Миңа рәхәт, әмма бүтән бер кайчан да көтүгә чыкмаячакмын.  Чөнки ХХI гасырда мал колы булып йөрергә мин дүрәкмени?

Габдулла Вафин.

Читайте нас: