Барлык яңалыклар
Ижад
28 гыйнвар 2022, 16:15

Өшкерү кодрәте

(Юмористик хикәя) Авыл очында иртәнге чыбыркы шартлады.

Өшкерү кодрәте
Өшкерү кодрәте

Зәмзәмиягә сугылып, баш төзәтеп чыккан көтүче Фердинанд, искереп, козырегы икегә аерылган, салам кисәкләре ябышкан кәпәчен тигәнәкле чуалган чәчләренә батыра киеп, читкә тайпылган берничә сыер малын чыбыркылап сүгеп ташлады:

 – Хуҗаларыгыз юньле булса, ихатадан ашатып-эчереп чыгарыр иде, мәхлуклар. Фьют, мур кыргырлары!

Төймәләре коелган күпне күргән таушалган дермантин курткасының уртада торып калган бердәнбер сыңар төймәсен каптырды да, тәмәке көйрәтеп, очына тимер шөреп беркетелгән, тизәккә каткан чыбыркысын бар көченә селтәп Сәлимәнең юлдан тыныч кына атлап барган җитен сакаллы кәҗәсенә сыдырды. Авыртуга чыдый алмаган сакалбай, җан көченә мәэлдәп, сыер ботаралары арасыннан көтү эченә кереп качты.

– Нигә тиктомалга малга сугасың?! – дип үрсәләнде көтү озатырга капка төбенә чыккан Сәлимә, кәҗәсен кызганып.

– Профилактика йөзеннән, – дип җаваплады Фердинанд, чертләтеп төкереп. – Юкса шул бетле мәхлугың Иван Сусанин кебек малларны үз артыннан ияртеп әллә кайларга ала да китә.

– Үзеңә үткәр ул профилактикаңны. Көтүче булдым дигәч тә... Кәҗәм һич тә бетләмәгән. Әледән әле мамыгын тарап, җылы оекбашын да, шәлен дә бәйлим. Ә менә сиңа айга бер тапкыр булса да мунча ягып керү кирәк, юкса, әбәү, карачкыга әйләнгәнсең...

– Син ни, чамалап, пумала чәчби! – Фердинанд эчкедән кызарган тонык күзләрен хатынга батырып, янә чыбыркысын шартлатты:

– Һайт, бирән тамаклар!

– Барына шөкер итик, юкса көтүче дә бик дефицит бүгенге көндә, –  дип хәленә керде күршесе Хәлимә, капка төбендәге эскәмиягә Сәлимә янына утырып.

– Яшь кенә мужик, эшне дә умырып эшли, эчеп кенә әрәм булмаса ярар иде. Өйләнми чукынмыш, хатыны момент югәнләр иде дә бит,.. – Сәлимә уфтанып куйды. 

– Алайга китсә, менә мин дә ирсез ялгыз тормыш көтәм, әмма ялгызлыкка сылтанып бер дә эчмим дә, сүгенмим дә, – дип җаваплады Хәлимә. – Бөтенләй бозылып бетмәс борын үзен кичекмәстән тотып өшкертергә кирәк.Әпсен-төпсенләгәндә ипкә киләчәк ул.

– Ай-һай...

– Валлаһи менә! Тыкрык Мәсүрәне генә ал. Иренең кулыннан кыстырып кайткан “ярты”сын тартып алып, ярты көн буе урам буйлап куалап “өшкерде”. Әнә хәзер ашка алсалар да, карты кәнфит суырып кына утыра.

– Һы, им-томчысын кайдан табасың? Кем эзләсен аны? Чәүкәледә яшәүче сихерче карчык та җан тәслим кылган диләр.

– Телисеңме, үзем тотам да өшкерәм?! – диде Хәлимә чәмләнеп китеп.

– Ничек? – Сәлимәнең күзләре шар булды.

– Бәй, ни,.. колагына өреп.

– Колагына өрәм дип аннан колак төбеңә алырсың, ышанмастай нәрсә сөйләмә!

Әмма Хәлимә чигенергә уйламады:

– Менә көтү каршылаганда күрерсең, яме?!

– А-ай, белмим, хәерлегә булсын...

Кояш баеп, көтү каршылаганда Фердинандның мал-туарларны тозлап-борычлап кууыннан бала-чага, хатын-кызларның күпләре ишеткәннәреннән оят кичереп ихаталарына кереп качтылар. Капка төбендә бары тик Сәлимә белән Хәлимә генә торып калды. Сәлимә – тамаша күрү йөзеннән, Хәлимә – өшкерү нияте белән.

– Нәрсә, чәчбикәләр, гайбәт сатып буламы? – дип теш ыржайтты Фердинанд яннарыннан үткәндә авызын колакка тиклем ерып.

– Синдәй сөлектәй зифа буйлы егеткә күчтәнәч итеп бушка бирергә дә әзербез, – дип җаваплады чалт кояштай елмаеп Хәлимә. Ул гына да түгел, күбәләк чәчкәле килешле күлмәген җилфердәтеп көтүченең каршысына ук чыгып басты. Шул арада бу ни хәл дип ни аңларга белми торган Фердинандның муеныннан кочып, колагына нидер пышылдап та өлгерде. Аннары, егеткә серле караш ташлап, кабат йөгереп килеп Сәлимә янына утырды.

Әллә чынлап та экстрасенс инде бу?.. Колагына өшкерүе булды, аптыраштан  көтүченең колаклары тартышып, селкенеп куйды, карашын Хәлимәгә төбәп, баскан урынында тораташтай катып калды. Авызына уклау йоткан диярсең, сүгенү түгел, сүз дә дәшми. Гаҗә-әп. Сәлимә өчен табышмак иде бу күренеш. Көтүченең болай да кызыл йөзенә өстәп колак очлары да кызарып чыкты.

– Рәхмәт! – диде ул ниһаять, Хәлимәгә сөйкемле, бер үк вакытта сынаулы карашын ташлап. Аннары иелгән башын өскә чөеп, җиңел адымнар белән өенә юлланды.

Иртәгәсен көтү куарга чыккан авыл халкы, көтүчене күргәч, аю күргәндәй аптырап, чыбыркы урынына тел шартлатып, артыннан карап озатып калды. Гаҗәпләнми ни, төн пәриедер бу, Фердинандны танырлык та түгел: өстендө елкылдап торган өр-яңа куртка, башында, мунча күреп, оста парикмахер кулыннан үткән, чем кара чәчләре өстендә килешле җәйге эшләпә. Парикмахерны җиде төн уртасында каян эзләп тапкандыр, үзе бер мөгъҗиза. Үтүкләнгән чалбарга әле генә кибет киштәсеннән сикереп төшеп аякларга кунган җиңел спорт кедалары да килешле. Хәтта чыбыркысы да витринага куймалы: гуталинга батыргандырмы, еландай елкылдап тора, мал тәнен ертучы очындагы чугын да алып аткан.

– Әйдәгез, малкайларым, сөтлебикәләрем, бергәләшеп болын чәчкәләрен ашап, сыйланышып кайтыгыз әле. Хуҗаларыгызга мул сөт биреп шатландырыгыз, – дип күңелгә ятышлы җылы сүзләр әйтеп чыбыркысыз әйдәде ул көтүне. Гүя теленнән сүзләр түгел, гөлләр тама.

– Фердинанд түгелдер бу, – диештеләр бер ишеләр. – Ул пантера кебек ерткыч ләса! Ә моның теле – ширбәт. Бигрә-әк кешелекле.

– Фердинанд булмый эт булсынмы. Просто җен алыштырган, – дип каршы төште икенчеләре.

– Җен алыштырса, юньле сүз сөйләмәс иде. Әгәр бу чынлап та Фердинанд икән, димәк төнне фәрештә канаты астында уздырган, –дип фараз кылды башкалары.

– Хәлимә, ахирәткәем! Син коеп куйган сихерче икәнсең, котлыйм! –диде Сәлимә дә күршесенә сокланып. – Бу искиткеч сәләтеңне күргәч, менә көт тә тор, барча тирә-як ярдәм сорап сиңа агылачак. Әйткәндәй, син шул күз ачып йомган арада Фердинандның колагына төн эчендә үзен ипкә кертердәй нәрсә өшкердең?

– Өшкергән сүзләрем гади генә, – дип елмайды Хәлимә. – Фердинанд, мин сине я-р-а-т-а-м! – дидем әйкәем. Һич көтмәгән идем, өшкерүем бик кодрәтле булган икән шул. Килешеп китсәк, кем белә, бәлки тора-бара кавышып та куярбыз. Ә кавышкач, насыйп булса, гомер буе өшкереп кенә тотармын үзекәен. 

Камил Фазлый.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: