Барлык яңалыклар
Ижад
1 апрель 2022, 16:15

Эльверт Хаматшин: “Бу дөньяда бар да вакытлыча”

Миңа 2021 елда Уфада үткән Башкортстан язучылары форумында шагыйрь Эльверт абый  Хаматшин белән танышу бәхете тигән иде. Бер җөмлә белән генә әйткәндә – ул искитәрлек кеше. Ә бүген Эльверт Хаматшинның туган көне. Шуннан файдаланып, Бәләбәй якларыннан Авыргазы тарафларына кайнар котлау сәламнәре җибәрәбез. Ә хәзер аның үзеннән җавап күчтәнәче.

Эльверт Хаматшин: “Бу дөньяда бар да вакытлыча”
Эльверт Хаматшин: “Бу дөньяда бар да вакытлыча”

 МИЛЛӘТ КӨЗДӘ...

Көзләр килде. Каеннардан

Алтын яфрак коела.

Саргылт җирләр алтын юрган

Ябынгандай тоела.

Яфрак коеп шәрәләнә

Көз көнендә каеннар.

Салкын җилле көздә минем

Җанны өткән кайгым бар.

Алтын җирдә шәрә каен –

Бу бит газиз милләтем:

Аяк асты чүбе булган,

Югалтып үз кыйммәтен.

Милләтемне шуңа тиңлим

Көзге шәрә каенга,

Чөнки аны суык суккан

Чәчәкле май аенда.

Шуннан алып көздә яши,

Ялангач ул суыкта.

Мескен хәлдә, меңәрчә ел

Бай тарихлы булып та.

Өнсез-тынсыз булганга ул

Яши гелән көзләрдә.

Салкын өтә милләт җанын,

Яшьләр салып күзләргә.

Агач кебек катып торсак

Чараларын табарлар,

Милләтемне ваклап, турап

Утын итеп ягарлар.

Көрәшергә кирәк безгә

“Халкым данга күмел!” – дип.

Аңлыйк шуны, башыбызда

Каен чүбе түгел бит!

 

БУ ДӨНЬЯДА БАР ДА ВАКЫТЛЫЧА

Бу дөньяда бар да вакытлыча,

 Китеп тора дуслар, туганнар.

Күңелләрдә утлы кузлар булла

 Әле генә янда булганнар.

Бу дөньяда бар да вакытлыча –

Дөнья куу, янып яшәүләр.

 Вакытлыча изге эшләр кылу,

 Яшәештә хата эшләүләр.

 Бу дөньяда бар да вакытлыча,

Ә вакыттан бүләк – гомерең.

Беркем белми гомер озынлыгын,

Яшәмибез белеп кадерен.

Төшенмибез яшәү мәгънәсенә:

 Юк- бар эшкә вакыт бүләбез.

Өч тиенлек чүп-чар мәшәкатькә

Янып-пешеп көчләр түгәбез.

 Бу дөньяда бар да вакытлыча,

Тик сизелми вакыт узганы.

 Бер уйласаң, безнең гомер бары

 Вакыт юлларының тузаны.

 

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: