Барлык яңалыклар
Ижад
20 Май 2022, 12:10

Сез кара юмор яратасызмы?

Психологлар кара юмор яраткан кешеләрнең IQлары югары булуын ачыклаган. Ә хәзер сезгә бездән бүләк.

Сез кара юмор яратасызмы?
Сез кара юмор яратасызмы?

***

Игълан. Өр-яңа табут сатам. Эчке яклап сызырылган урыннары бар.

***

Бәла үзе генә килми. Цемент заводында шартлаудан соң яңгыр явып узды – һәм предприятиедә тормыш тулысынча туктады.

***

– Син үпкәләдеңме?

–  Юк, мин балта артыннан…

***

– Мин парашюттан сикерергә куркам, ә ул ачылмаса?

– Моңа кадәр парашют ачылмауга зарланып беркемнең дә килгәне булмады.

***

Бервакыт мин таш белән дуслаштым, ә ул елгага килеп төште һәм батты. Кызганыч, мин аңа бәйләнгән идем.

***

Берәү Бөек Ватан сугышы чорыннан торып калган мина  тапты һәм бу хакта Сталинга шәхсән үзе хәбәр итте.

***

Балавыздан ясалган  скульптуралар музее хезмәткәрләре кассирның вафат булуын өченче көн киткәч кенә аңладылар.

***

Кеше ашаучылар  гаиләсенең туганнары вафат булды. Моңсу да, тәмле дә.

***

– Бүген төнлә ирем төшендә ниндидер Люсяны чакырды.

– Уянгач аның белән әйбәтләп сөйләш.

– Ул уянмаячак.
***
Кешегә янган учак бирсән, ул төне буе гәүдәсенең бер ягын җылытачак. Кешегә ут төртсәң – ул гомере азагына кадәр җылыда булачак.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: