Барлык яңалыклар
Мәғариф
31 гыйнвар 2019, 13:29

Ул халык йөрәгендә

Шагыйрь-патриот Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулу уңае белән

Фатих Кәрим… Бәләбәй төбәге өчен әлеге шәхес, аның үлмәс шигърияте, әдәби мирасы аеруча кадерле. Гыйнвар, февраль айлары чын мәгънәсендә Фатих Кәрим айлары. Гыйнварда истәлекле дата – аның тууына 110 ел тулса, 1945 елның 19 февралендә, сугыш бетүгә санаулы гына көннәр калганда, дошман пулясы аның гомерен өзә. Әмма ул халык йөрәгендә батырлык үрнәге булып мәңге яши, соклангыч иҗаты белән һәрчак безнең белән. Бу көннәрдә Бәләбәй шәһәре һәм районы мәктәпләрендә, китапханәләрендә патриот-шагыйрьгә багышланган матур чаралар уза. Шуларның икесе белән гәзит укучыларны да таныштырабыз.
Балалар Фатих Кәрим шигырьләрен яттан сөйли
Бәләбәй татар гимназиясе базасында район һәм шәһәр татар теле һәм әдәбияты укытучыларының чираттагы семинары узды. Аның кысаларында гимназия укучылары патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль чара күрсәтте.
Гимназия директоры Дамир Хабибрахманов кунакларны сәламләп, гимназия тормышы белән таныштырганнан соң, һәркем күңелендә якты хис-тойгылар калдырган чара башланып китте. Укучылар Фатих. Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләделәр, аның сүзләренә җырлар башкардылар, яттан шигырьләрен укып ишеттерделәр.
Чарада якташ язучылар Фатих Кәрим исемендәге әдәби премия лауреаты Камил Фазлый, Габдулла Вафин, педагогик хезмәт ветераны Рәсимә Фазлетдинова, шулай ук татар хәрәкәте активистлары Флүр Яһудин, Илдус Разетдинов һ.б. катнаштылар. Алар чыгышларында туган телне саклау җәһәтеннән борчылуларын белдерде, якташ шагыйрь рухына дога булып барып ирешерлек фәһемле чара оештырганнары өчен гимназия коллективына, туган тел укытучылары Люзия Фәттаховага, Резеда Гыйззәтуллинага рәхмәтләрен белдерде.
Безнең бүген туган телебезне белүебез горурлык түгел, киләчәктә аны оныкларыбыз белсен, менә шул горурлык булыр. Юмористик әсәрләр язу остасы Габдулла Вафин шундый фикер әйтте.
Камил Фазлый Фатих Кәримгә арнап язган яңа шигырен укыды.
Әйе, мәктәпләр ябылу, булганнарында туган тел дәресләренең кимүе күңелсез уйларга этәрсә дә, гимназия укучыларының Фатих Кәримнең “Партизан хатыны” , “Кыңгыраулы яшел гармун” кебек ярыйсы ук озын һ.б. шигырьләрен күңелләргә үтеп керерлек итеп сәнгатьле итеп яттан сөйләүләре киләчәгәбезгә якты өмет уята. Әдәби-музыкаль кичәдә икенчедән алып тугызынчы класска кадәр 24 укучы (!) шагыйрьнең туган җиргә сөю, дошманга нәфрәт белән сугарылган шигырьләрен укыды һәм залда утыручылар күңелендә шагыйрь һәм аның иҗатына, шулай ук туган телгә карата да соклану тудырды. Без булдык, без бар, без булачакбыз!
.
Фатих Кәрим безнең белән
Бәләбәй шәһәренең Үзәк китапханәсендә узган Кәримов укулары-2019 якташ шагыйрьнең иҗади мирасы кадерләп саклануын күрсәтте
Төн буе юлларга, урам-тыкрыкларга кар өемнәре тутырган буран үткән җомга иртәсендә дә туктарга уйламады – юллар йөрмәслек булып көрт астында калды. Әмма кышкы буран Үзәк китапханәгә Кәримов укуларына укучыларның һәр елдагыча җыелуына киртә була алмады, шәһәр мәктәпләреннән генә түгел, хәтта Мәтәүбаш авыл мәктәбеннән дә килгән иде укучылар.. Быел бит бу чара гадәти түгел, ул горурлыгыбыз – якташ шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулуга багышлап оештырылды. Шул хакта бераз гына сөйлим әле сиңа, укучым.
Китапханәнең болай да ямьле уку залы үзгә бер тантаналы рәвешкә керде ул көнне. Керә-керешли үк Фатих Кәримнең иҗатын һәм тормыш юлын яктырткан әдәбияттан, шагыйрьнең китапларыннан бай күргәзмә игътибарны җәлеп итте. Төрле мәктәпләрдән укучыларның, чын рәссамнар билләһи, әлеге датага арнап, зәвык белән эшләгән стена газеталары, шагыйрьнең әсәрләренә төсле сурәтләре, “Гармунчы аю белән җырчы маймыл”, “Кыңгыраулы яшел гармун” шигырьләренә картиналар, кәгазьдән, табигый материаллардан үз куллары белән ясаган гаҗәеп матур күренешләр тулы бер “Осталар шәһәрчеге” барлыкка китергән. Хәтта күзнең явын алып, күңелгә өйтеп аңлата алмаслык рәхәтлек биреп, өстәл өстендә кыңгыраулы яшел гармун да тора. Ә балалар турында әйтәсе дә юк: чук кебек матур итеп киенгәннәр, йөзләрендә елмаю һәм җитдилек.
Конференцияне үзәк биләмәара китапханәнең инноватика буенча әйдәүче метолдисты Ирина Кудирова катнашучыларны сәламләү сүзе белән ачып, кичәнең күңелле һәм фәһемле үтүен теләде. Ике – татар һәм рус телләрендә барган чараны учреждениенең менә инде 45 ел үз эшен яратып башкарган милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге китапханәчесе Рәсимә Сәлимова дәвам итеп, кыскача бүлекнең нинди эшләр башкаруы турында бәян итте. Әлбәттә, аннары сүз исеме халык йөрәгенә җуелмаслык итеп язылган якташ-шагыйребез Фатих Кәримнең тормыш юлы, аның соклангыч иҗаты хакында дәвам итте.
Фатих Кәрим исемендәге премия лауреаты Зәйфә Салихова укучыларга шагыйрьнең кызы Ләйлә ханымның берничә тапкыр Бәләбәйгә килүе, аңа муниципаль район хакимиятенең әтисе исемендәге әдәби премия тапшырылуы, Л. Кәримованың аны шагыйрьнең туган авылы Ает мәктәбенә тапшыруы турында бәян итте. “Фатих Кәримнең шигърияте – ул кабатланмас, гүзәл шигърият, ул батыр шигърият, ул тәмле, җылы шигърият”, – диде шагыйрә һәм әдәбиятка үлем турында түгел, ә бәлки иле турында уйлаган, аның өчен, безнең бүгенге тормышыбыз өчен гомерен биргән Фатих Кәримне үстергән авылга ихтирам йөзеннән язылган “Ает авылында” шигырен укып ишеттерде.
Балаларның конкурс кысаларында татар, башкорт, рус телләрендә Фатих Кәримнең шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләүләре кичәнең иң матур, иң истә калган өлеше булды дисәм, һич арттыру булмас. “Ант” , “Ватаным өчен” кебек патриотик шигырьләрне тыңлаганда, бөтен зал җитдиләнеп, уйчанланып калса, Бәләбәй татар гимназиясе укучысы Гыймазетдинова Ильвина, янына яшел гармун куеп, “Кыңгыраулы яшел гармун”ны сөйләгәндә зал нур, яктылык, җылы хисият белән тулды. Жюри әгъзалары берсүзсез беренче урынны Ильвинага бирде. Ә гран- прины исә шулай ук татар гимназиясе укучысы Шайгарданова Ильвина яулады. Ул шагыйрьнең сугаш тематикасыннан озын “Партизан хатыны” шигырен бер тоткарланмыйча, шундый эченә кереп укыды ки, залда утырганнар арасында күз яшьләренә манчылганнар булды.
Укучыларның шагыйрьнең төрле шигырьләрен сайлап, яттан сөйләүләре (туган тел укытучыларына рәхмәт) янә аның шигъри мирасының никадәр бай, күпкырлы булуына сокландырды, кайберәүләрнең балалар бүген шигырь ятламый дигән фикеренең дөрес түгеллеген раслады. Яраткан шагыйрьләренең җырлап кына торган шигырьләренә тап булсалармы, алар ничек кенә ятлый, ничек кенә сөйли әле!
Татар гимназияеннән 8нче класс укучысы Хабибрахманов Уралның, Мәтәүбаш мәктәбе укучысы Мөхәмәтҗанов Ильназның, кулларына каләм алып, шагыйрьгә арнап үзләре шигырь язуы аеруча сөендерде.
Җитди темаларга тәкъдим ителгән фәнни-тикшеренү эшләрен дә укучылар яратып, аңлап, төп шартларга туры килерлек итеп башкарганнар. Бәләбәй шәһәре 15 нче мәктәбенең 4 нче класс укучысы Колядич Софьяның эше ( “Фатих Карим – великий поэт”, укытучысы Резеда Габдрахманова) – өченче, башкорт гимназия-интернатынанан Вәлиәхмәтова Динара ( “Илең турында уйла…” - Ф. Кәрим иҗатында сугыш темасы, укытучысы Зоя Биккузина) белән 8нче мәктәптән Адигамова Альбина ( “Фатих Кәрим – шагыйрь һәм солдат”, укытучысы Әминә Муллагалиева) , әйткәндәй, укучы үзе дә, укытучысы да Ает авылыннан, икенче урыннар алдылар. Ә беренче урын татар гимназиясенең 8 нче класс укучылары Хабибрахманов Урал белән Сиразетдинов Ильяска бирелде (“Фатих Кәрим иҗатында фәлсәфилек”, укытучылары Люзия Фәттахова).
Игътибарга лаек тагын бер сөенеч. Китапханәче Рәсимә Сәлимова шагыйрьнең юбилее уңае белән зур эш башкарган – рус, башкорт, татар телләәрендә “Фатих Кәрим: гражданин, шагыйрь, солдат” дигән библиографик күрсәткеч эшләгән. Анда китапханә фондында Фатих Кәримнең тормышына һәи иҗатына кагылышлы нинди материаллар, китаплар бар, шуларның барсының да кайда булуы, кайчан чыгуы, кем тарафыннан язылуы күрсәтелгән.
Укучыларның бер генә эше дә игътибарсыз калмады. Үзәк китапханә директоры Ирина Кирьянова призлы урыннар яулаучыларга Бәләбәй мәгариф идарәсенең дипломнарын, шулай ук катнашкан барлык укучыларга рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.
Фатих Кәрим… Җырлап торган шушы исемне йөрткән шәхес, шагыйрь, ил солдаты безнең өчен, төрле тарафларда сибелеп яшәгән татар халкы, илебез өчен, аеруча Бәләбәй төбәге өчен ифрат кадерле. Аның беркемне дә битараф калдырмый торган бай әдәби мирасы бүген дә, киләчәк буыннар өчен дә күз карасыдай саклый торган, яшәү матурлыгын, асылын аңларга ярдәм итүче кадерле рухи хәзинә ул. Кәримов укулары чарасыннан менә шуны аңлап, йөрәкләренә язып, туган телебезнең матурлыгына сокланып таралышты укучылар.
Зәйфә Салихова. Фотолар гимназия һәм китапханә архивыннан..
Читайте нас: