Барлык яңалыклар
Мәғариф
23 февраль 2020, 19:16

Очраштырды, әсир итте Шигырь галиҗанәпләре

Бәләбәй шәһәре сәнгать бүлекчәле татар гимназиясендә “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән...” дип исемләнгән зона шигырь уку конкурсы узды

Бүген заман икенче, китап укымыйлар, шигырь ятламыйлар, сөйли белмиләр дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Ә менә БДУның Стәрлетамак филиалы татар һәм чуваш филологиясе факультеты укытучылары һәм студентлары белән Бәләбәй мәгариф идарәлегенең берлектә оештырып үткәргән яттан шигырь сөйләү бәйгесе моның киресен күрсәтте. Ятлыйлар да, сөйлиләр дә, әле ничек кенә сөйлиләр!
Инде республикада ун ел үткәрелеп килгән “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән ...” дип исемләнгән әлеге республика конкурсының зона этабы нәкъ менә Татар гимназиясенең тамаша залында узды һәм күңел бәйрәменә әйләнде. 21 февраль – Туган телләр көнендә Стәрлетамакның әлеге югары уку йортында булачак йомгаклау этабы алдыннан оештырылган сайлап алу турында Бүздәк, Миякә, Әлшәй, Ярмәкәй, Бишбүләк районнарыннан һәм Бәләбәйнең татар һәм башкорт гимназияләреннән, мәктәп-интернаттан, Приют касабасыннан 9-10-11 нче сыйныф укучылары, шулай ук педколледж студентлары катнашты.
– Хәзер мондый бәйгеләрдә катнашучылар күп, шуңа күрә конкурсны зоналарга бүлеп үткәрәбез, – диде Стәрлетамак филиалының татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире, доцент, филология фәннәре кандидаты Илсур Мансуров сәламләү сүзендә. Әлеге уку йорты укытучысы, доцент, филология фәннәре кандидаты Нәсимә Мөкминова, Бәләбәй мәгариф бүлеге хезмәткәрләре Лилия Дутова, Светлана Гәрәева, гимназия директоры Дамир Хәбибрахманов укучыларга уңышлар, каушамыйча матур итеп сөйләүләрен теләделәр. Чарага милли-мәдәни мохтәриятнең Бәләбәй бүлекчәсе җитәкчесе Артур Садыйков та килгән иде.
Быел Бөек Җиңүгә 75 ел тула. Шуңа күрә бәйге шартлары буенча шигъри әсәр сугышка бәйле темага яки туган җир, туган табигать һ.б. темаларга арналырга, аларның авторлары классик шагыйрьләр түгел, ә үз төбәгең иҗатчылары булырга тиеш иде.
Чараны татар гимназиясенең 3 б сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Ольга Исламголова) күңелле, җыр-моңга, нәфис сүзгә, уеннарга бай “Аулак өй” күренеше чыгышы белән башлап җибәрде һәм шунда ук бөтен залны җылы, рәхәт, милли халәткә көйләде. Ә аннары... сәхнәгә бер-бер артлы төрле районнардан җыелган өлкән клас укучылары чыгып, шигырь сөйләү осталыгында көч сынашты. Сугыш... Балалар әле ялкынланып, әле сагышланып, берчә дулкынланып, берчә каушап – тирән хис-кичерешләр белән әлеге темага якташ шагыйрьләренең шигырьләрен сөйләгәндә, жюри әгъзалары , бөтен зал тынып калды, гүя күз алдыннан дәһшәтле сугыш, ул китергән афәтләр йөгереп узгандай булды.
Балалар бик әзерләнеп килгәннәр: шигырьнең эченә кереп сөйлиләр, тавышлары матур, интонацияләре дөрес, өс-башлары чук кебек. Башка тарафлардан килгән укучылар алдында үзебезнекеләрнең сынатмавы күңелләргә май булып ятты.
Стәрлетамак филиалы укытучыларыннан башка жюрида төбәк язучылары Камил Фазлый, Әлфия Булат (Бишбүләк), Фәүзия Мәхмүдованың булуы да чарага мәртәбә өстәде.
Сәнгатьле итеп шигырь сөйләү бәйгесенең сайлап алу турында катнашкан барлык укучыларга да Рәхмәт хатлары, татар конгрессы бүләге – китаплар тапшырылды.
– Бүгенге шигырь сөйләү осталары ярышында барысы да җиңүче, катнашу үзе җиңү ул, – диде Илсур Салихҗан улы. – Ә иң-иңнәргә төп бәйрәмдә катнашу өчен чакыру җибәреләчәк.
Чараның икенче өлешендә анда катнашкан шагыйрьләр үзләренең шигырьләрен укыдылар, оештыручыларның барсына да, ачык йөз белән каршы алган татар гимназиясе коллективына, аның җитәкчесе Дамир Фәнис улына, әлбәттә, укучыларны конкурска әзерләгән туган тел укытучыларына рәхмәтләрен җиткерделәр, шигырь сөйләгән балаларга китапларын бүләк иттеләр.
Хөрмәтле Шигырь галиҗанәпләре, син безне – төрле районнарда яшәүче, бер-берсен күрмәгән, белмәгән балаларны, өлкәннәрне очраштырып якынайттың да үзеңә әсир иттең, тынычлыкның иң кадерле кыйммәт булуын йөрәгебезгә язып куйдың. Рәхмәт сиңа!
Зәйфә Салихова,

шагыйрә, жюри әгъзасы.
Читайте нас: