Барлык яңалыклар
Мәғариф
29 декабрь 2021, 16:20

Укытучы булып туган ул

Гимназиягә киләм. Көзнең  кыш белән алышынган чагы. Әкрен генә тирбәлеп, бөтерелеп, җиргә кар бөртекләре төшә. Шул сихри мизгелне күзәтеп, мәктәп ишегенә юнәләм.

Укытучы булып туган ул
Укытучы булып туган ул

Эчтә шау-шу, һәркем үз эшендә. Укучылар дәрескә йөгерә, укытучылар кыңгырау шалтырауга балалар янына ашыга. Көндәлек тормыш сукмагы мине дә шул тынгысыз чоңгылга ияртә.

Шул чак йомшак тавыш ишетелә."Исәнмесез, ни хәлләрегез бар?” Аның кояш кебек балкыган, һәрчак синең хәлеңне белергә онытмаган, ягымлы йөзе генә дә, бу шау-шулы гимназия  мохитенә канатланып кереп китәр өчен көч бирә. Сүзем, укытучылар, укучылар, әти-әниләр, шәһәребез  халкы арасында олы ихтирамга лаек, уңышлары белән шәһәребездә  генә түгел, республикада да билгеле, шат күңелле, ачык йөзле мөгаллим, туган телебез  сагында торучы коллегам – татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Фәттахова Люзия Назир  кызы турында.

Люзия Назир кызы 1966 нчы елның 19 нчы сентябрендә Яңавыл районы Гөтбер авылында уртанчы бала булып дөньяга килә. Әтисе Назир гармунда уйнап, халык җырлары белән кыз бала күңеленә моң сала, әнисе Люция газета- журнал битләрендәге шигырьләрне укып, матур әдәбиятка сөю уята.

1973 нче елда  Яңавыл районының Гөтбер авылының  башлангыч мәктәбенә беренче сыйныфка аяк баскан Люзия Назир кызы бар тырышлыгын куеп гыйлем ала. Вакыт дигәне туктап тормый, бер-бер артлы еллар ага: Айбүләк сигезьеллык мәктәбен тәмамлау белән кызчык бернинди икеләнүләрсез Бәләбәй педагогия училищесына укырга юнәлә. 1985 нче елда уку йортын уңышлы тәмамлап, Каен -Елга авылында башлангыч сыйныф укытучысы булып хезмәт юлын башлый.  Аннары берничә ел Бәләбәй шәһәрендә балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, читтән торып Башкорт дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлый. 1997 нче елдан Люзия Назир кызы Бәләбәй сәнгать бүлекчәле татар гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып бара. Аның хезмәт стажы дүрт дистә елга якын.

"Укытучы булып туарга кирәк", - ди халык. Күпме түземлелек, сабырлык, җаваплылык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк кирәк әлеге һөнәр иясенә. Люзия Назир кызында  бу сыйфатларның барысы да бар.

2018 нче  елда татар гимназиясенә эшкә килдем мин. Шул вакыттан инде аның белән иңгә-иң куеп хезмәт итәбез. Ул хезмәттәшем буларак, бик ярдәмчел. Анда масаю, зур дәрәҗәгә ирешүнең мин-минлеге бөтенләй юк. “Сиңа ничек итеп ярдәм кулы сузыйм, белмәгәнне өйрәтим, аңлатыйм икән?” – дип борчылучы ул. Балаларны ярату, гомер буе аларга үрнәк булу, алар белән дөрес аралашу һәркем кулфннан килми. Люзия Назир кызы яраткан эшенә көчен дә, вакытын да  кызганмый. Аның һәр дәресе, эчкерсез аралашуы укучыларның эчке дөньясын баета. Коллегам – иҗади укытучы. Ул еш кына газета-журналларга мәкаләләр яза. Укучыларны да туган телдә язу серләренә төшендерә. Матбугат битләрендә үз каләмнәрен сынап караучылар шактый күп гимназиядә. Укучыларның иҗат җимешләре башта гимназия гәзите  “Илһамлы каләм”дә, аннары  “Тулпар” журналы, “Бәләбәй хәбәрләре”  гәзите  битләрендә урын ала. Туган тел укытучысының  сәләтле укучыларының уңышлары санап бетергесез. Стәрлетамак шәһәрендә үткәрелгән “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән» яшь  шагыйрьләр бәйгесендә, “ Яшь журналист” иҗади эшләр конкурсында, “Тукай моңнары”  республика, “Туган телем – серле тел” төбәкара шигырь укучылар конкурсында  ел саен катнашып, призлы урыннар ала алар. Балаларның шәһәр, республика, төбәкара олимпиадаларда, фәнни-эзләнү конференцияләрендә призлы урыннар яулаулары – аның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Укучылары остазы эшен дәвам итә. Мәсәлән, быел аның укучысы Арсланова Чулпан  Казан федераль университетының Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлады. Шул ук университетның  филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының   4 курсында  белем алып йөрүче  Илдус Хабибрахманов  уңышлары белән  укытучысы Люзия Назир кызын сөендереп кенә тора. Каникулга кайткач,  хәлен белергә, яңалыклары, шатлыклары белән  уртаклашырга  янына  ашыга. Быелгы уку елында ике укучысы – Галиева Нурсибә белән  Латыйпова Нурия республикабызның югары уку йортларының татар теле һәм әдәбияты бүлекләренә  укырга керделәр. Димәк, газиз туган телебез, әби- бабайлардан калган кадерле мирасыбыз югалмас, аның киләчәге ышанычлы кулларда дип горурланып әйтергә хакыбыз бар.

Люзия Назир кызы татар теле һәм әдәбияты буенча район, республика күләмендә үткән бәйгеләрдә катнашып, дәрәҗәле урыннарга лаек булган укытучы. 2008 нче елда Уфа шәһәрендә  “Ел укытучысы"  һөнәри  бәйгесендә катнашып, финалга чыкты. Хөкүмәтебез аның тырыш  хезмәтен югары бәяләде. Мәгариф өлкәсендәге зур уңышлары  өчен  Люзия Назир кызы бик күп тапкыр Башкортстан һәм Татарстан  мәгариф  һәм фән министрлыкларының Рәхмәт Хатлары  белән бүләкләнде, Ул “Башкортстанның атказанган укытучысы" дигән мәртәбәле исемгә лаек булды. Коллегам буларак, мин аңа сокланам. Ул бик тынгысыз, белемле, күп укый, эзләнә, барысыннан да хәбәрдар. Балалар һәрвакыт аның янында бөтерелә, аны ярата, хөрмәт итә, ярдәм сорап килә. Люзия Назир кызы Башкортостан республикасында укыту рус телендә алып барылган гомуми белем оешмаларында татар теле өйрәнү өчен уку кулланмалары төзүдә катнаша. Хезмәттәшем бар белемен, күпьеллык тәҗрибәсен  дәреслекләр, дәрес эшкәртмәләре төзү аша  яшь буынга  бирергә тырыша.  Ул туган телебезне, динебезне, моңыбызны, халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау, яңарту буенча бурычларны максат итеп куеп,  бик күп җәмәгать эшләре дә алып бара. Бәләбәй шәһәренендәге “ Ак калфак” төбәк татар хатын-кызлары иҗтимагый берлегенең актив әгъзасы, милли гамьле кеше.

Туган тел укытучысын милләт анасы дип атасак  ялгышмабыз. Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, авыз иҗаты, аның бай тарихы, әдәбияты аша укучыларда   иң матур сыйфатларны тәрбияләүче кеше ул. Илебез мәгърифәте менә шундый тынгысыз җанлы фидакарь затларга, иҗади эшләүче укытучыларга таяна да инде.

Коллегам  белән  мәктәп тормышы,  эш турында гына түгел, тормыш-көнкүреш, ашау-эчү серләре турында да рәхәтләнеп  сөйләшеп була. Люзия  Назир кызы  – оста бакчачы. Аның ишегалдына керсәң, гөлләр иленә кергән кебек буласың. Ул барысына да өлгерә, уңган хуҗабикә.  Үрнәк тормыш иптәше, яраткан әни, дәү әни. Хәләл җефете  Илдус  абый белән иңгә-иң куеп, бер- берсенә терәк, ышанычлы таяныч булып 40 елга якын  гомер кичерәләр.  Күркәм гаилә ике ул тәрбияләп үстереп, икесенә дә яхшы тәрбия  биргән. Хәзер уллары башлы- күзле булып, үзләре балалар үстерә. Күптән түгел хөрмәтле коллегабыз күркәм гомер бәйрәмен  – 55 яшьлек юбилеен билгеләде.  Аны шушы матур дата белән чын күңелдән тәбриклибез.  Люзия Назир кызына тагын да зуррак үрләр яуларга, балаларының, оныкларының игелеген күреп,  тынычлыкта, сәламәтлектә гомер кичеререгә язсын. Алтын көзләрне,  салкын кышларны, ямьле җәйләрне, тагын күп еллар мәктәп сукмагында каршыларга насыйп итсен Сезгә, хөрмәтле коллегам!

Резеда Гыйззәтуллина,

 Бәләбәй сәнгать бүлекчәле татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: