Барлык яңалыклар
Мәғариф
25 февраль 2022, 17:40

Истә калырлык очрашу

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Истә калырлык очрашу
Истә калырлык очрашу

Үзенең туган телгә булган мәхәббәтен татар халкының бөек шагыйре     Габдулла Тукай әнә шулай матур итеп язган. Чынлап та, туган телне ярату – Туган илне, әткәң-әнкәңне ярату белән бер.

21нче  февраль – Халыкара туган тел көне. Дөньяда җиде меңгә якын тел бар.  Шуларның сиксән өче киң таралган. Ә татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан   бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланыр өчен тагын бер дәлил.

Бәләбәй сәнгать бүлекчәле татар гимназиясендә Туган телләр көне уңаеннан Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы, Бәләбәй районы һәм шәһәре хакимиятенең Фатих Кәрим исемендәге әдәби премиясе лауреаты, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат хезмәткәре, күп еллар “Бәләбәй хәбәрләре” редакциясендә хезмәт куйган язучы, шагыйрә Зәйфә Миргазиян кызы Салихова белән очрашу кичәсе булды. Бу чарада 5-9 сыйныф укучылары катнашты. Гимназия директоры Дамир Хабибрахманов  кичәне ачып, балаларны, укытучыларны, кунакларны бәйрәм белән котлады. Укучылар туган телебез турында шигырьләр укыдылар, якташ шагыйрәнең әсәрләрен яттан ишеттерделәр.  Кичә халкыбыз хәзинәсе булган матур татар биюләре белән үрелеп барды (әзерләүчеләр А. З. Меркулова, Э. Р. Багаутдинова). Зәйфә Миргазиян кызы балаларны үзенең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Балалар аның шигырьләрен яратып тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Кичәдә туган тел буенча конкурсларда, олимпиадаларда, фәнни-эзләнү конференцияләрендә актив катнашкан укучылар гимназиянең Мактау хаты белән бүләкләнде. Чара татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Бу очрашу укучыларның күңелләрендә якты тәэсоратлар калдырды. Якташ шагыйрәбезгә уңышлар, ныклы тазалык, безне яңа иҗат җимешләре белән шатландырып торуын телибез.

Туган тел – һәркем өчен кадерле, бөек хәзинә. Ул – халкыбызнең рухи көзгесе. Милләтебезнең гореф-гадәтләре,  үткәне, бүгенгесе, киләчәге. Туган телебезне өйрәник, саклыйк, буыннар арасында югалтмыйк!

Резеда Гыйззәтуллина,

Бәләбәй  сәнгать бүлекчәле татар гимназиясенең татар теле  һәм әдәбияты укытучысы.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: