Барлык яңалыклар
Мәғариф
26 март 2022, 17:25

Партнерлык мөнәсәбәтләренең бүгенгесе һәм киләчәге

Насосларны гидравлик сынау, төрле гидравлик системаларны модельләштерү буенча республикада бердәнбер стенд каршында үзләрен иркен һәм ышанычлы тотучы студентлар, скиллс-паспорт алырга хокук бирә торган имтихан өчен җиһазланган эш урыннары, һәм, хәтта, бирелгән программа буенча мөстәкыйль йөри ала торган трактор...

Партнерлык мөнәсәбәтләренең бүгенгесе һәм киләчәге
Партнерлык мөнәсәбәтләренең бүгенгесе һәм киләчәге

 “Фантастика!” – дип уйлый кемдер. Чынлыкта, бу  Бәләбәй механизация һәм электрлаштыру көллияте студентлары һәм укытучылары өчен һәр уку көненең гадәти күренешләре, кунаклар – “XXI гасыр чыгарылышы. Партнерлык мөнәсәбәтләренең бүгенгесе һәм киләчәге”  түгәрәк өстәлендә катнашучылар моны үз күзләре белән күрде.

Таләпләргә нигезләнеп

Колледжны тәмамлаучыларның эш бирүчеләр белән мондый очрашулары инде традициягә әйләнде. Ел саен йөзләгән студент сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм ресурслар белән тәэмин итүче предприятиеләр коллективларына җитештерү практикасына җибәрелә, алар арасында "Северная Нива Башкирия", "БелЗАН", "АММА", "Башкиравтодор"

җәмгыятьләре, "ЛенАвто" автоүзәге һәм "Бәләбәй шәһәре электр челтәре" оешмалары бар. Эш бирүчеләр вәкилләре көллиятнең җитештерү остаханәләрен кызыксынып карадылар, анда булачак эретеп ябыштыручылар, электриклар, автомеханиклар, цифрлы игенчелек белгечләре тәҗрибәле укытучылардан алынган белемне гамәли кулланырга өйрәнәләр.

– Хәзер кискен үзгәрешләр дәвере. Без җәмгыятьнең барлык өлкәләрендә, шул исәптән мәгариф өлкәсендә дә үзгәрешләр күрәбез. Безнең алда җитди бурыч куелган – икътисадның реаль ихтыяҗларын исәпкә алып, эш бирүчеләр таләбе нигезендә югары квалификацияле эшчеләр әзерләү, – дип билгеләп үтте көллият директоры Наил Локманов, очрашуда катнашучыларны сәламләп. – Бу бурычны үзара мөнәсәбәтләрне яңача төзегәндә һәм үстергәндә генә хәл итү мөмкин.

 Түгәрәк өстәл эшендә министр урынбасары Ләлә Дәүләтбаева катнашты. Ул көллияттә булган үзгәрешләргә уңай бәя бирде, республиканың аграр тармагындагы хәлне анализлады һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә күрсәтелгән дәүләт ярдәме чараларына җентекләп тукталды.

– Бүген көллиятне тәмамлаучы – заманча белемнәргә ия белгеч. Дипломда язылган теләсә нинди белгечлеккә "IT-технологияләр белеме белән" дигән искәрмә бар, – диде ул, очрашуга чакырылган дүртенче курс студентларына мөрәҗәгать итеп. – Ирешелгән уңышларда гына тукталып калмагыз, уку вакытында алган белемнәрегез белән генә чикләнмәгез. Сез никадәр зур компетенцияләргә, никадәр күбрәк белем һәм осталыкка ия булсагыз, һөнәрмән буларак шулкадәр бәягез күтәреләчәк. Ә мондый белгечләр бүген бик кирәк.

"Үз һөнәреңне яратсаң, бар да яхшы булачак!"

Булачак автомеханик Роман Зарянов "ЛенАвто" автоүзәгендә үткән җитештерү практикасы барышында шундый ачыш ясаган. Дөресен әйткәндә, егет үзенең ихлас чыгышы белән катнашучыларны сокландырды.

Студентлар  шәһәр һәм район предприятиеләрендә практика узу тәҗрибәсе турында сөйләделәр, барлык "плюслар" һәм "минуслар"ны ачып салдылар.

Җитештерү остаханәләрендә үз һөнәрен мавыгып өйрәнүчеләрне күрергә мөмкин иде. Скафандрлар, күзлек һәм битлекләрдә космонавтларга охшап торучы өченче курс укучылары автомобильләрне буяу күнекмәләрен үтә иде. Алар буяу сиптергеч ярдәмендә тигез итеп буяп кына калмадылар, ә ике яклап йөгертелгән көмеш декор рәвешендә автомобильнең булачак кыяфәтенә үзләренчә креатив бизәк керттеләр.

 Янәшәдә генә булачак автослесарьлар җиңел машина капоты астына "баш белән чумганнар".

 – Хәзер инде мин өйрәткәннәрне искә төшерегез, – дип киңәш бирде аларга  җитештерү буенча мастер Сергей Романов.

Ә монда яшьләргә төпле белем бирәләр. Без моңа  ялгызы гына трактор двигателен демонтажлаган Данила Михайлов белән сөйләшү барышында тагын бер тапкыр инандык.

– Техника белән эшләү миңа ошый, укытучыларыбыз яхшы, – дип сөйли ул. – Мин  беренче тапкыр мондагы остаханәгә килгәч күп нәрсәгә өйрәндем, ә аныңчы хәтта детальләрнең исемнәрен дә белми идем. Ә хәзер мин боларның барысы да ничек эшләгәнен аңлыйм.

 Эретеп ябыштыру цехында шулай ук аерым эш урыннары җиһазландырылган, анда икенче курс укучылары, мастер Урал  Минниахтов җитәкчелегендә, эретеп ябыштыру, рихтовка, техник бирем буенча үз эшләрен ышанычлы башкаралар.

Махсус форма кигән бу кырыс егетләр компаниясендә бердәнбер гүзәл зат – беренче курс студенты Екатерина Сазонова. Ул башкарган тигез һәм пөхтә җөй аннан бик яхшы белгеч үсеп килүе турында сөйли.

Цифрлы игенчелек кабинетында Илдар Сәйфуллин остазы Айрат Шәрифуллин белән чемпионатта катнашырга әзерләнә. Тиздән ул Ворлдскиллс Русия милли чемпионатына юллама өчен көрәшергә Красноярск шәһәренә юл тотачак

Иң беренче булып...

... студентлар предприятиеләр яшь белгечләргә нәрсәләр бирергә әзер булулары, кадрлар бүлегендә нинди сораулар биреләчәге, эш урынында ничек җайлашу һәм коллективка кереп китү турында  күп яңалыклар белделәр.

 «АММА» оешмасының әйдәп баручы белгече Алинә Кайбышева, «БелЗАН» җәмгыятенең социаль сәясәт буенча директор урынбасары Руслан Алматаев һәм «Северная Нива Башкирия» җәмгыятенең баш инженеры Денис Волоцков уку һәм квалификация күтәрү мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

– Кызганыч, эш бирүчеләр өчен укуны тәмамлаучыларның төньякка, эре шәһәрләргә эшкә урнашу теләге зур проблема булып кала, – дип саный министр урынбасары Ләлә Дәүләтбаева. – Югары хезмәт хакы, вахта ысулы белән эшләү күпләрне үзенә тарта. Әмма, практика күрсәтүенчә, акрын барган тизрәк килеп җитә. Һәм берничә елдан соң "озын акча артыннан" киткән кешеләр туган илләренә кире кайта, аларга барысын да яңадан башларга туры килә, ә монда яшәгән һәм эшләгән кешенең инде йорты да, машинасы да, гаиләсе дә бар.

Ләлә Рифмир кызы студентлар белән чын күңелдән аралашты, эшкә урнашу буенча сораулар туса ярдәм итәргә вәгъдә бирде, бакчачылык, терлекчелек һәм яшелчәчелек буенча белемнәрне тикшерү  викторинасын үткәрде.

Сүз уңаеннан, уенда әлеге дә баягы Роман Зарянов  командасы җиңде!

Чара аеруча нәтиҗә күрсәткән укытучылар һәм мастерларга  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды.

Гөлнара Мурзина.

Елена Торгашова фотосы.

 

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: