Бәләбәй районының Тузлыкуш авылында РСФСРның атказанган артисткасы Мәдхия Әхмәтҗанованың тууына 100 ел тулуны билгеләделәр
Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешегә бирелгән талант дигән серле сернең гүзәл чагылышын күрергә, ишетергә, берничә сәгатькә генә булса да, тормыш ыгы-зыгысыннан, ваклыклардан арынып торырга теләгәннәрне Бәләбәй районы Тузлыкуш авылында еш узучы гаять матур чараларга чакырыр идем мин. Монда авыл уртасында балкып торган зур мәдәният йорты да, әллә нинди зур белемнәр алып кайткан мәдәният хезмәткәре дә юк. Әмма мәдәни чаралар ябылган мәктәп бинасының бер ягында урнашып, мәдәни учак ролен үтәгән гади генә сәхнәдә оештырылса да, еш кына өс киемен салмыйча утырырга туры килсә дә, шулкадәр тирән эчтәлекле, ихлас итеп, зур әзерлек белән оештырыла алар, гафу ителерлек сәбәп аркасында килеп, кайтып күрә алмаганнар өчен җан әрнесә, көне-төне әхлаксызлыкка, азгынлыкка мәдхия җырлаган тапшырулар, фильмнар күрсәтүче телевизор каршысыннан кузгалалмаган бичараларны кызганып куясың.
Бу юлы килгән һәркем күңелен җыр-моң, нәфис сүз, яктылык, игътибар, аралашу, әдәп, ихласлык, зыялы гадилек, әйтеп аңлаталмаслык хис-тойгылар рәвешендәге, бернинди акчага да сатып алып булмый торган рухи хәзинәгә баеткан кичә турында бәян итмәкче булам. Исеме дә нинди бит аның – “Тузлыкуш йолдызлары” !
Барлый китсәң, Аллаһ эшкәртүедерме, 274 еллык тарихы булган Тузлыкуш авылының шатлык-сөенечләрен, кайгы-хәсрәтләрен тыңлап, үз кочагына алып, борылып-борылып аккан Өсән суының тылсымыдырмы, бу җирдә әллә күпме якты йолдыз булып балкыган шәхесләр үсеп чыккан. Алар арасында РСФСРның атказанган артисткасы исемен яулаган бердәнбер опера җырчысы да бар – ул Мәдхия Хәбиб кызы Әхмәтҗанова.
– Ноябрь аенда аның тууына 100 ел тулды. Җырчыбыз турында радиодан да, телевидениедән дә искә алып сөйләделәр. Без, әлбәттә, горурлык тойгысы кичердек, чөнки шушы бөек шәхес туган авылда яшибез, ул йөргән Өсән буйларын буйлыйбыз, ул эчкән чишмәләр суын эчәбез, – дип башлады сүзен кичәне алып баручы Лена Юлаева.
Әнисеннән ике генә айлык булып калган кызның балачагы, тормыш юлы… Югары биеклеккә күтәрелгән җырчы буларак иҗаты… Башкортстанның атказанган җырчысы булып Мәскәүгә чыгыш ясарга китеп, саф чишмәдәй чылтырап аккан матур тавышы белән башкала тамашачысын гына түгел, хөкүмәт җитәкчеләрен дә әсир иткән һәм РСФСРның атказанган артисткасы булып кайткан сирәк талант иясе…
1941-1968 елларда Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында эшләгән елларында бик күп операларда төп рольләрне җырлаган мецо-сопрано тавышлы опера җырчысы…
Болар хакында күп язган, җырчының үзе белән вакытында хат алышкан Камил Фазлетдинов тәфсилләп сөйләде, хатларыннан өзекләр укыды. Музей җитәкчесе Рима Исхакова кечкенәдән гел җырлап йөргән Мәдхия турында бианасы сөйли торган хатирәләрне җиткерде. Ә Лена Юлаева соңгы арада гына Мәдхия апаның Мәдхия исемле оныгы белән интернет аша хат язышкан. Ул шул соңгы мәгълүматларны, шулай ук 2003 елда җырчының Приют поселогында яшәүче сеңлесенә язган хатны укып ишеттерде.
– Узган гасырның 60-70нче елларында Башкортстан радиосы оештырган концертларда Мәдхия Әхмәтҗанова башкарган җырларны еш тапшырдылар, ул опера җырчысы булу белән бергә композиторларның да җырларын җырлый иде. Олы буын әле булса аның башкаруында “Туган авылым”(Мәхмүт Хөсәен сүзләре, Шәүкәт Капкаев көе), Әнгам Атнабаев сүзләренә “Мәхәббәт ул иске төшенчә” җырларын яхшы хәтерли, – дип искә ала педагогик хезмәт ветераны Әдибә Хаҗиева.
…Бер кичне Уфада Мәдәният министры булып эшләгән Сабир Кадыйров, туган авылына кайткач, кичке якта мунча кереп, һава суларга чыга һәм шунда Өсән елгасы ягыннан гаҗәеп матур тавыш белән бер кыз җырлаганын ишетә. Ул үги әни белән яшәүнең үзе генә белгән газапларын моңына кушып җырлаган чибәр Мәдхия була. Кадыйр Сабиров: “Сиңа мотлак җырчыга укырга кирәк, сеңлем”, – дип Уфага чакырып китә. Менә ничек башлана гап-гади авыл кызының күренекле җырчы булып танылуга юлы. Аның тәвәккәллек итеп башкалага чыгып китүенә, кабатланмас җырчы буларак үзенә бер соклансам, авыр заманнарда яшьләрне, талант ияләрен күрә, ярдәм кулы сузы белгән олы йөрәкле җитәкчеләрнең булуы тагын бер сокландыра.
Кичәдә, гомумән авылда, җырчының үзен күреп белгәннәр булса, әлбәттә, бермә- бер күңелле булыр иде, ни эшләтәсең, вакытларны булмый туктатып... Аның каравы Тузлыкуш авылы килене Халидә Кәримова Мәдхия Әхмәтҗанова репертуарыннан “Язлар җиткәч кайтырмын” җырын башкарды. Аның каравы тамашачылар видеоязма карап, җырчының үзе башкаруында “Язлар булса”(Н. Сабитов көе, Ә.Атнабаев сүзләре) , “Шахтер егетләр” (Р. Мортазин көе, Ш. Биккол сүзләре) җырларын тыңлап, талир тәңкәләр чыңлавын хәтерләткән тавышын ишетеп кинәнде, яшь кызларга биргесез чибәрлегенә сокланды. Ә видеоязмаларны Ленаның үтенече буенча (рәхмәт яугыры, Лена!) ерак Магаданда яшәүче улы Рәсүл Шәүкәт улы почта аша җибәргән.
Кадерле истәлек – дискларны Лена ханым мәктәп музеена тапшырды.
Бүгенге көндә Мәдхия апаның бердәнбер улы Рәсүл Шәүкәт улы Мәсәгутов дөнья гизгән, аның кабатланмас манзараларын тарихта калдырган танылган фотожурналист. Магадан шәһәрендә яши, «Магаданская правда» газетасында эшли, дүрт бала атасы. Мәдхия апаның оныклары да инде төрлесе төрле якта үзаллы тормыш көтәләр, төрле һөнәр ияләре, балачакта музыка мәктәбендә укысалар да, җыр сәнгате юлыннан китмәгәннәр.
Әлбәттә, кендек каны бәрәкәтле Тузлыкуш туфрагына тамган бу төбәктә, әйтелгәнчә, талант ияләре туып торган. Алып баручының алар белән горурланып, үзләрен “Тузлыкуш йолдызлары “ дип атап, исемнәрен әйтеп, бакыйлыкка күчкәннәрен искә алып үтүе бик урынлы булды. Гармунда уйнап, моңлы озын көйләрне дә, шаян такмакларны да бик оста башкарган Гөлҗәннәт апа Харисова; ут чәчрәтеп биеп, һәр кешегә шаян такмаклар чыгарып, бәйрәм кичәләренә дәрт өстәгән Разия апа Кәримова; бәетләр иҗат итеп, аларны моңлы итеп көйләп, авылдашларын елата торган Рәҗәп апа Зәйнуллина; рус җырларын башкарырга яраткан Миңлегөл Җәгъфәрова, “Ахирәтләр” төркемендә зур теләк белән катнашып йөргән Нурлыгаян Сафина, Гөлҗиһан Әхмәдиева, Ләлә Әхмәрова, Халидә Мөхәмәтҗанова апаларның үзенчәлекле тавышлары, ихласлыклары авылдашлары күңелендә кадерле хатирә булып саклана.
– Ә авыл сәхнәсенең түрен тутырып, уйнаган дәртле көйләре белән беркемне битараф калдырмаган гармунчыларыбыз, баянчыларыбыз ничек онытылсын соң? Рамазан абый Әхмәдиев, Хәбиб абый Зәйнуллин, Рөстәм абый Идиятуллин, Хәмзә абый Әмирҗанов, Бин, Эрнст, Альберт Җәгъфәровлар, Рамил Миңнуллин, Рамил Әмирҗанов, Винер Дәүләтшин … Тыныч ятсыннар, алар барысы да сәхнәнең чын йолдызлары булдылар, – диде Лена Бин кызы, кичәне дәвам итеп.
Бүген дә тузлыкушлылар сынатмый, араларында авыл сәхнәсен бизәрдәй, күңел күген якты йолдыз булып балкытырдай талант ияләре җитәрлек. Заманында, синең урының сәхнәдә булырга тиеш, дип Мәдхия апа үзе фатиха биргән авыл җырчысы, педагогик хезмәт ветераны, 80 яшьлек Фәнвил абый Усманов үзе генә дә ни тора! Ә тагын гомере буе җырлап яшәүче Рәмзия Синагатуллина, озак еллар чит тарафларда гомер кичереп, туган җиренә кайтып яши башлаган Мөнәвир Синагатуллин. Менә кемнәр бүген авыл моңын, авыл җырын, җырларындагы Өсән агышын түкми-чәчми авылдашларына өләшә.
Ә тагын иҗатлары, тырышлыклары нәтиҗәсендә, авыллары гына түгел, республика күгендә дә йолдыз булып балкыган, шигырь, сүз көче белән халкыбызга хезмәт иткән Фазлетдиновлар йолдызлыгы булуы белән дә бәхетле тузлыкушлылар. Шагыйрь, язучы, Бәләбәй районының шәрәфле гражданины, дистәләп китап авторы – әти кеше Камил Фазлый, республика тормышында кайнап яшәүче, җаваплы урыннарда хезмәт куючы, зур дәрәҗәләргә ирешкән бертуган егетләр – уллары Илдус белән Илдар, аларның өчесеннән дә яктырак янучы, Ана дигән бөек исемне лаеклы һәм горур йөртүче, педагогик хезмәт ветераны, әле булса, яшәү рәвеше белән авылдашларына матур тәрбия бирүче Рәсимә Нургали кызы.
Бу кичәдә дә Камил Фазлый шигырьләрен укып, авылдашларын берчә көлдерде, берчә уйландырды. Рәсимә ханым төпле сүзләре белән һәркем күңеленә фәһем өстәде. Ә Лена исә Илдус белән Илдарның шигьри күчтәнәчләрен укып ишеттерде.
Йолдыз чире кагылмаган йолдызлар
Йолдызлар, йолдызлар…Беләсезме, бу йолдызлар турында сөйлисе килеп тора. Чөнки алар авылдашлары күңелендә нурланып янсалар да, әдәпле, тыйнак, йолдыз чиренең нәрсә икәнен дә белмиләр. Алар – инде бакыйлыкка күчкән җырчы Рәҗәп апа белән гармунчы Хәбиб абый Зәйнуллиннарның юклыкны бар итеп, җыр-моңны тормыш юлдашы итеп үскән моңлы балалары. Алты баланың алтысы да зур талант ияләре – җырчылар, биючеләр, музыка коралларында уйнаучылар, эштә уңган-булганнар. Бүгенге көндә алар кайсылары Зәйнуллин, кайсылары Усманов, Аубакиров фамилияләрен йөртә.
Төпчек кыз Зөлфирә Аубакирова районда, республикада гына түгел, Мәскәүнең үзенә җитеп танылу яулаган, Башкортстанның мәгариф алдынгысы, “Русия магарифе элитасы” алтын медаленә лаек булган шәхес. Үзе җырчы, үзе баянчы, үзе композитор. Ә иң мөһиме, олы йөрәкле педагог. Үзе эшләгән Өсән-Ивановка мәктәбендә күпме балалар күңелендә җырга, җыр сәнгатенә сөю уятты, аларны сәхнәгә чыгарды. Әлеге кичәнең дә музыкаль ягын югары кимәлдә бизәү, авылдашларының тавышын дөрес итеп кую өчен җаны-тәне белән тырышты Зөлфирә, эштән соң баянын күтәреп, туган авылына репетицияләргә кайтты, кичә буе кулыннан баяны төшмәде. Җыр яраткан, моңы булган һәркемгә ул ярдәмгә килергә әзер.
Зөлфирә Хәбиб кызының улы Айнур белән килене Анжеланың Бәләбәйгә эшкә кайтуы, әлеге кичәдә чыгыш ясаулары үзе бер вакыйга булды. Айнур курайда да уйнады, иптәше белән парлап та (Айнур - курайда, Анжела – башкорт думбрасында ) чыгыш ясадылар. Ә чандыр гәүдәле, оялчан гына Айнурның җырлавы бөтен залны хәйран итте. Аның көчле, калын тавышы мәктәп диварларына гына сыймыйча, тышка ургылып чыкты, Ватан сугышында һәлак булган авылдашларының исемнәре уеп язылган хәтер стеласына, өсләренә ак кар бөртекләре куна башлаган яшел чыршыларга сарылды. Аны Мөслим Магамаев белән чагыштыручылар булды. Юк, Айнур тик Айнур, укып, бөек җыр сәнгатенең серләрен йөрәге белән ачкан, җырның эчендә яшәгән җырчы булып җырлады.
Ә өлкән апалары Зөлфия Усманова соң? Мөлаем караш, көчле ягымлы тавыш… Аңа халык җырлары, авыл көйләре якын. Тавышы белән генә түгел, җаны белән җырлаганга, җырлар аңа үзләре рәхмәтле булып яши булыр.
Зәлфия белән Фәргатьнең улы, шулай ук җыр сәнгате буенча югары белемле Альберт Усмановның җырлары күңелдә озак сакланыр әле. Билләһи, елмаеп кына торган бу егетнең йөрәк моңы иң бәгырьсезләрне дә елатырлык, иң туң йөрәкләрне дә эретерлек.
Ата-ана нигезен саклаучы, көләч йөзле, шаян табигатьле Гөлсинә Зәйнуллина. Менә кемдә дәрт-дәрман, менә кемдә сәхнә матурлыгы, менә кем җыр белән бергә бию дөньясына да гашыйк иттерүче. Аның җырлары да үзе шикелле ялкынлы, якты булды, яшәүгә дәрт өстәде.
Абыйларының да җырчы икәннәрен беләләр, сөйлиләр авылдашлары, аларны да тыңлар чак булыр әле, булыр.
Ходай Тәгалә Рәҗәп апа белән Хәбиб абый Зәйнуллиннарның рухларын шат кылсын, аларның моңын балалары, оныклары тагын да нечкәртеп, профессионал кимәлгә күтәреп, кешеләргә илтә.
Бүгенге көндә кайбер авылларда чаралар уздыру дигән нәрсә онытылып бара, яшереп торасы юк, хәтта авыл проблемаларын хәл итәсе җыеннарга да йөрми кайберәүләр. Мәктәпләр булган авылларда хәл җиңелрәк әле. Ә менә клубы да, мәктәбе дә булмаган авылларда мәдәни тормышны җанландыру, җыр төркемнәре оештыру, ай-һай, четерекле мәсьәлә. Тузлыкуш авылының “Гөлнәзирә” җыр төркеме исә 25 ел авыл сәхнәсеннән төшми! Шул төркемгә йөргән кызлар (апалар дисәм, бәлки, дәресрәк булыр) авыл халкының, үзләренең күңелләрен күреп, җырлап, чаралар уздырып, матур итеп яшиләр. Сүз дә юк, һәр эштә башлап йөрүче фанатлар, авыл җанын сүндермәү өчен вакытын, көчен кызганмаган, гамьле кешеләр кирәк. Тузлыкуш авыл биләмәсе башлыгы – эшен грамоталы итеп башкаручы, төпле сүзле Ләлә Харисова, педагогик хезмәт ветераны Рима Исхакова, шагыйрь Камил Фазлый әнә шундыйлардан. Ә авыл китапханәчесе, барлык чараларның сценарийлары авторы, аларны үзе сәхнәгә куючы, нәфис сүз остасы, иҗади күңелле Лена Бин кызы Юлаева – Тузлыкуш авылының үзе бер якты йолдызы.
Йолдызлар, йолдызлар… Әнә сез никадәр күп, әнә сез нинди нурлы, якты, җылы. Әгәр сез булмасагыз, күңел күген яктыртырга күктәге йолдызларның гына “кулыннан килмәс иде”. Рәхмәт сезгә, халкымның йолдызлары!
Зәйфә Салихова. Фотоларда: "Гөлнәзирә" җыр төркеме һәм бәйрәмдә катнашучылар; Фәнвил Усманов "Сандугач" җырын җырлый. Ләлә Харисова фотолары.
Бәләбәй. 2018 ел, 26-27 ноябрь.