Ул авылдашыбыз, Башкортстанның атказанган укытучысы, Башкортстанның һәм Русиянең Язучылар, Журналистлар берлекләре әгъзасы, муниципаль районның шәрәфле гражданины, язучы, сатира һәм юмор остасы, күпсанлы әдәби бүләкләргә лаек, муниципаль район хакимиятенең Ф.Кәрим исемендәге әдәби премия лауреаты, күренекле шагыйрь Камил Фазлыйның олуг юбилее – 70 яше тулу уңаеннан оештырылды.
“Елмаегыз, көлегез! Файдасы күп, белегез!” дип аталган кичәдә уены - чыны бергә бәйләнеп барды. Камил Фазлыйның күпьеллык иҗаты да уены-чыны белән чынбарлыкны чагылдыра бит. Аның һәр язганы – ул шигырь яки проза әсәре булсынмы, кызыклы да, фәһемле дә, авылдашлары, замандашлары тормышыннан алынган, халыкчан стильдә язылган.
Язучы Тузлыкушта туып -үскән, шул авыл чишмәләренең суын эчеп, туфрагында аунап, яшел чирәмендә ялан тәпи йөгереп, урманнарын айкап, тау башларыннан туган як киңлекләренә сокланып үскән һәм яшәгән кеше. Туган җирдә булган һәр нәрсә аның күңеленә якын, авылның һәр кешесе аерым ихтирамга лаек. Яңадан-яңа әсәрләре шушы тәэсоратлардан туа туа: тормыш үзгәрешсез генә тормый, алар, нинди – уңай яки тискәре– булуга карамастан, сизгер шагыйрьне битараф калдырмый, күңеленнән, йөрәгеннән үтеп һәркемгә якын, аңлаешлы булган шигъри юлларга күчә бара.
Камил Фазлый шигъри күңелле гаиләдә туып үсте. Әтисе Нәҗми агай тапкыр сүзле тел остасы иде аның. Кызык - мызыкларын ягымлы елмаеп, мөлаем тавыш белән сөйләп, барысын авызына гына каратып тора иде. Камилга, абыйсы Наилгә, энесе Шамилгә Нәҗми агайдан зур талант күчкәне көн кебек ачык. Наил һәм Шамил дә (инде гүр ияләре) туган телнең бөтен матурлыгын, нечкәлеген тоеп, мәгънәле итеп сөйли торганнар иде. Олы иҗат юлыннан бу егетләрдән тик Камил гына китте: кечкенәдән үк кызыклы такмакларны кабатлый, үзе дә уйлап чыгара торган булды. Ә алтынчы сыйныфта укыганда инде “Башкортостан пионеры” һәм район газетасында беренче шигырьләре күренә башлый. Шигърияткә тартылуын вакытында татар теле укытучысы, бик абруйлы, хөрмәтле Барика Гайнанова сизеп алып, киңәшләр биреп дәртләндерә, укучысының үз- үзенә ышанычын үстерә. Шул вакыттан инде Камилның иҗади тормыш юлы башлана. Бүген язучы яраткан укытучысын, остазын олы хөрмәт белән искә ала, аңа гомере буе рәхмәтле булып кала. Камил үсмер чакта авылыбыз зур, халык күп яши иде. Һәр кеше – кабатланмас шәхес. Мәрәкәләр дә, җитди мәсьәләләр буенча да бәхәсләр куба, аларны чишүдә бер кеше дә читтә калмый – кайсы шаярта, кайсы көлдерә... Менә кайда ул бай халык теле! Шакиров Гәрдән, Галимов Әмир абзыйларның туры да, чәнечкеле дә, шаян да сүзләрен Тузлыкуш халкы әле дә искә төшерә. Камил исә бәләкәйдән боларны күңеленә сеңдереп, тапкыр сүзгә игътибарлы була. Туган авыл мохите, әти -әни, авылдашлардан ул илһам ала, талантын үстерә, югарыга үрли. Ул вакытларда әле ул үзен шагыйрь итеп тә тоймый. Әмма талант барыбер үзенекен итә – юк кына урында, уйламаганда, үзеннән- үзе шигъри юллар барлыкка килә. Егетнең шигырьләре нәшриятта ешрак күренә башлый. Ул иҗат җимешләрен аерым альбомга туплып бара (кулдан язылган бу альбом бүген мәктәп музеенда саклана).
Авылдашыбыз Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, БДУның филология факультетына татар - рус теле бүлегенә укырга керә. Курсташлары арасында үзен булачак укытучы гына түгел, ә шагыйрь дә итеп таныта: шигырьләре Башкортостан һәм Татарстанда чыгып килгән газета - журналларда күпләп бастырыла башлый. Язучы егетне “Кызыл таң” газетасына эшкә дә чакыралар, ләкин аның күңеле туган авылына тарта. Һәм 1975 елда Камил Нәҗми улы яшь кәләше Рәсимә белән, кечкенә улы Илдусны күтәреп, Тузлыкушка кайтып төпләнә. Мәктәптә баларга белем, тәрбия бирә. Күп тә үтми яшь, тырыш укытучыга мәктәп директоры вазыйфасын йөкләтәләр. Монда да сынатмый ул, унбер ел тарта авыр йөкне, ләкин зарланмый, килеп туган четерекле хәлләрдән дә табигый юморы белән җиңел чыга. Укытучының, бигрәк тә авыл укытучысының, эше, яшәеше кала укытучысыныкыннан күпкә катлаулырак, бигрәк тә мәктәп директоры да булсаң. Шулай да Камил иҗатка вакыт таба, шигъри осталыгын шомарта. Ниһаять, ул әсәрләреннән җыентык әзерләп, китап чыгарырга базнат итә. Бүгенге көндә Камил Фазлый – тугыз китап авторы. Аларны соратып алдыралар, яратып укыйлар шәһәр һәм район кимәлендәге төрле чараларда яратып тыңлыйлар, яттан сөйлиләр.
Бүгенге көндә Камил Фазлый районда гына түгел, республикабызда, күрше Татарстанда да танылу яулаган шагыйрь, сатира - юмор остасы. Тормыш иптәше Рәсимә Нургали кызы белән менә дигән ике ул – Илдус белән Илдарны үстерделәр. Алар да әдәбият һәм журналистиканы, тел белгечлеген һөнәр итеп сайладылар. Икесе дә филология фәннәре кандидатлары, күренекле журналистлар. Тузлыкуш авылы халкы, әлбәттә, бу талантлы, иҗади династия белән чиксез горурлана.
Язучы авылдашыбызның юбилей кичәсен дә матур, күңелләрдә озак сакланырдай итеп үткәрергә тырышты алар. Бергә эшләгән коллегалары, укучылары, сабакташлары, иҗатташлары ихтирам хисләрен белдерделәр. Бәләбәй муниципаль район хакимиятенең, район ветераннар советының, республикабызның милли басмалар редакцияләренең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шагыйрьне шәхсән котлау өчен күренекле якташыбыз, халык комиссары Г.З. Ягудинның кызы Эра Гыймад кызы, Бәләбәй районының Башкорт иҗтимагый үзәге рәисе Сәлих Хәйруллин, Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Флүр Ягудин, Зәримә Дәүләтшина, үзешчән композиторлар Илдус Разетдинов, Зөлфирә Әүбәкирова килделәр.
Авыл хакимияте башлыгы Ләлә Харисова авылның иҗтимагый- мәдәни тормышында актив катнашканы, авылдашлар турында, авылның көнкүрешен яктырткан мәкаләләре өчен Камил Фазлыйга Рәхмәт белдерде. Чын меценатлар, авылдаш егетләребез Р. Валиуллин һәм Р. Хәйруллин язучыны зурлап телевизор бүләк иттеләр. Шагыйрьне котлау һәм мактау сүзләре әлбәттә җырлар, шаян такмаклар, язучының юмористик шигырьләре белән үрелеп барды.
Камил Фазлый үзенең яңа язылган шигырьләрен укып ишеттерде һәм аны хөрмәтләп килгән бар кунакларга, авылдашларга мондый игътибар һәм ихтирам өчен олы рәхмәтен белдерде.
Кичәне зур осталык белән әзерләүче, сәхнәгә куючы, алып баручы – авыл китапханәчесе Лена Юлаева. Туган телләребез югалып барган чорда, Тузлыкушта мондый кичәләрнең үтеп торуында аның роле бик зур.