Фестивальне “Урал батыр” милли-мәдәни үзәге белән татар җәмәгатьчелеге – Бөтендөнья татар конгрессының Бәләбәй бүлекчәсе, БР Бәләбәй муниципаль районы татарлары милли- мәдәни автономиясе, татар иҗтимагый үзәгенең Бәләбәй бүлекчәсе, Бәләбәй “Ак калфак” оешмасы – оештырдылар.
Зур чараның максаты – татар мәдәнияте традицияләрен саклау һәм ана телен үстерү; татар халкы музыкасына, җырларына, әдәбиятына җәлеп итү; фестивальдә катнашучыларның, аеруча яшь буынның, башкару осталыгын яхшырту; яңа коллективларны һәм талантлы башкаручыларны ачыклау; үсеп килүче буынга илсөярлек тәрбиясе бирү; дәүләт, коммерция структураларын һәм җәмәгатьчелек игътибарын татар мәдәниятен саклау, яшьләр иҗатын ү стерү проблемаларына җәлеп итү .
Әйтергә кирәк, беренче коймак төерле булмады. Моңлы һәм шаян җырлар, дәртле биюләр, сәнгатьле итеп шигырьләр уку, төрле музыка коралларында уйнау, хәтта театр кую… Боларныж барсы да булды. Катнашучылар – балалар бакчасына йөргән кечкенәләрдән алып өлкән яшьтәгеләргә кадәр – сәхнәдә үз осталыкларын күрсәтеп, тамашачыларны гына түгел, таләпчән жюри әгъзаларын да сокландырды.
Чыгыш ясарга шәһәрдән һәм район авылларыннан 45 заявка бирелгән иде. Катнашучылар арасында балаларның күп булуы аеруча шатландырды. Әлбәттә, сәнгать бүлекчәле татар гимназиясе укучыларының, шулай ук укытучыларының чыгышлары чараның үзәген тәшкил итте дисәм, хата булмас. Уку оешмасы фестивальдә каралган бөтен номинацияләр буенча (музыка коралларында уйнау; җыр; хореография, театр иҗаты (татар авторлары спектакльләреннән өзекләр, нәфис сүз ) номерлар алып килгән иде. Һәм алар башкару осталыгы ягыннан да уңай якка аерылып тордылар.
Гимназиядән башка “Урал батыр” милли-мәдәни үзәге каршындагы “Балкыш” – татар, “Ләйсән” башкорт җыр төркемнәре, бию төркеме, шәһәрнең уку оешмалары – гуманитар-техник колледж, мәктәп-интернат, 17 нче урта мәктәп, коррекцион мәктәп, “Каенкай” балалар бакчасыннан күмәк һәм аерым башкаручылар осталыкларын күрсәттеләр.
Фестивальдә авыл талантларының катнашуы аеруча сөендерсә, аларның чагыштырмача аз булуы борчылуны көчәйтте. Төрле номинацияләрдә Знаменка, Өсән-Ивановка, Пятилетка, Баженово, Мәтәүбаш авылларыннан чыгыш ясаучылар булды. Сүз дә юк, башка авылларда да сәхнә осталары, матур, моңлы тавышлы җырчылар бар, тик аларны оештырырдай, канат куярдай мәдәният белгечләренә кытлык үзен ай-һай ничек сиздерә! Аюны да биергә өйрәтеп була, диләр бит. Авыл мәдәнияте өчен, культура учакларының гөрләп торуы өчен янып-көеп йөргән, эшләгән белгечләр б улсамы!.. Мәсәлән, Өсән-Ивановка мәктәбендә озак еллар музыка белгече булып эшләүче Зөлфирә Әбүбакирова рус кызларын(!) туплап үзе оештырган “Сандугачкай” (“Соловушка”) җыр төркеме белән саф татар телендә “Туган як” җырын алып килгән. Алар аны шундый чиста итеп, акопелла башкарып, барсын таң калдырды.
Фестиваль көн озынына барды. Чыгышлар белән бергә татар курае, гармун, баян тавышларына, гүзәл татар әдәбияты үрнәкләренә, шулай ук татар халкының милли киемнәренә соклану мөмкинлеге булды. Ә менә шул сәхнә милли киемнәрен яңартканда безнең апа-абыйларыбыз, яшь егетләр һәм кызлар, укучы балалар тагын да гүзәлрәк булыр, сәхнәләрне балкытыр иде.
Жюри әгъзалары озак киңәшләшеп, һәр номинациядә призлы урыннарны ачыкладылар да инде. ТИҮнең 30 еллыгы уңаеннан апрель ахырында узачак чарада алар игълан ителәчәк һәм бүләкләр тапшырылачак.
Беренче “Халкым хәзинәсе” фестивале тәмам. Зур максатлар куеп башланган эшнең дәвамы һичшиксез булыр, киләсе – фольклориада елында катнашучылар тагын да күбәер дигән өметтә калыйк.