Барлык яңалыклар
Мәҙәниәт
7 Май 2019, 13:07

Талантлы алмаш үсә

Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә “Урал батыр” милли-мәдәни үзәгендә узган зур чара чын мәгънәсендә Туган тел бәйрәменә әйләнде.



Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә “Урал батыр” милли-мәдәни үзәгендә узган зур чара чын мәгънәсендә Туган тел бәйрәменә әйләнде.


Әлеге кичәдә март аенда татар мәдәниятенә арнап беренче мәртәбә уздырылган “Халкым хәзинәсе” фестиваленең йомгаклау этабы белән “Балкыш” татар җыр төркеменең отчет концерты бергә үрелеп барды.


Җыр-моңнары белән тамашачылар сөюен күптән яулаган һәм призлы урыннарга лаек булган Зинил Бикмөхәмәтов, Нәфисә Суфиева, Гүзәл Садыйкова, Зөлфирә белән Анжела Әүбакирова, гармунчы Әдһәм Шәймөхәмәтов белән бергә соңгы арада гына сәхнәгә чыкканнарның да чыгышларын яратып кабул итте залны тутырып килгән тамашачы.

Милли-мәдәни үзәк каршында 25 ел эшләп килгән “Балкыш” татар җыр төркеме, аның җитәкчесе Гөлсинә Вәлиева кичә килгән һәркем күңеленә хуш килсен өчен шактый күп көч салган.


Олы һәм урта яшьләрдәге сәхнә осталарына алмашка талантлы, матур яшьләр үсеп килүе аеруча шатландыра. Хәзерге балалар кыю – бер каушамыйча сәхнәгә чыгалар да чатнатып шигырь сөйлиләр, җыр җырлыйлар, бииләр. Бу җәһәттән Бәләбәй шәһәре сәнгать бүлекчәле татар гимназиясе коллективына, аның йөзеп эшләүче җыр һәм музыка, бию куючы укытучылары Гүзәл белән Тимерхан Әхмәтовларга, Энҗе Багаутдинова, Әлфия Меркуловаларга, уку йорты директоры Фәнис Хабибрахмановка, шулай ук ата-аналарга рәхмәт әйтәсе килә. Ә рәхмәтнең иң зуры – балаларда милли үзаңны җыр-моңнарыбыз, биюләребез, гореф-гадәтләребез аша тәрбияләп булуын ачык күзаллап, үз вакытында гимназия каршында сәнгәть бүлеге ачу өчен күп тырышкан һәм аны ачып, эшен тиешле дәрәҗәгә куюга ирешкән Хөсәенов Нурмөхәммәт Нури улына! Балаларның берсеннән-берсе матур, камил чыгышларын карап, ирексездән күңелдә горурлык һәм соклану хисе туа. Аларның исем-шәрифләрен күрсәтеп тормыйм, чөнки моңа шактый урын кирәк булыр иде, алар һәммәсе дә мактауга лаек. Ә Өсән-Ивановкадан рус кызлары – “Соловушки” җыр төркеме (җитәкчесе Зөлфирә Әүбакирова) – ничегрәк саф татарча “Туган як” җырын башкарды!


Шәһәрнең тарихи мәчете имам-хатыйбы Илдар Галиевның, барлык катнашучыларга рәхмәт белдерүе, ә аннары Г. Тукайның халкыбызның гимнына әйләнгән “Туган тел” шигырен сәнгатьле итеп укып ишеттерүе кичәнең мәртәбәсен тагын да күтәреп җибәрде.


Җиңүчеләргә, “Балкыш” төркеме активистларына Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырып, үзәк җитәкчесе Людмила Джима, аның урынбасары Илдус Разетдинов, ТИҮ рәисе Рөстәм Хәмитов, аның урынбасары Флүр Ягудин, беренче коймак төерле булмады, татар мәдәнияте фестиваленең киләчәге булачак дип, зур өметләр багладылар.


Зәйфә Салихова
Читайте нас: