Барлык яңалыклар
Мәҙәниәт
23 июль 2019, 18:07

Екатеринбурда татар-башкорт театрыбулачак

Элек театр бинасы булган йортны торгызыр өчен барлыгы 20 миллион сум акча кирәк, күпчелек өлешен татар эшмәкәрләре бирергә вәгъдә биргән, 5 млн сум чамасын кешеләрдән җыярга исәплиләр.




Екатеринбурның Ельцин үзәгендә "Шәһәр инициативалары төне" дип аталган чара кысаларында "Миллер йорты" дигән проект тәкъдим ителгән. Бина Октябрь революциясенә кадәр үк кадәр үк төзелгән, совет чорында анда татар-башкорт театры урнашкан була. "Миллер йорты"н яңадан сафка бастыру турында шәһәр җәмәгатьчелегенә Свердлау өлкәсе һәм Екатеринбур татар яшьләренең "Яшен" җәмгыятенә нигез салучыларның берсе Илдар Хәбибуллин сөйләгән.


Илдар "Азатлыкка" бинаның тарихы турында да сөйләгән. Миллер йорты XIX гасыр уртасында төзелгән, 1922 елда аны татар-башкорт оешмаларына биргәннәр. "Ул "Мөселман Урал учагы" дип аталган, анда татар-башкорт клубы, татар-башкорт театры булган. Ул дөньяви булган, халык аны театр дип атаган. Аннан Икенче дөнья сугышы башланган, бина хуҗасыз калган, күрәсең татарларның аны тәэмин итеп торырга акчалары булмагандыр, бөтен җирдә җимереклек булган, бина да ташландыкка әйләнгән. 1980 нче елларда ул җимерелә башлый, түбәсе ишелеп төшә һәм шуннан соң 1997 елда бинаны өлкә мөселман диния нәзарәтенә тапшыралар. Алар инде аны берни дә эшләтә алмаган, чөнки аны төзекләндерергә кешесе дә, акчалары да булмаган.
Узган ел башында шул бина янында булган мәктәп җитәкчеләре мондагы җимереклеккә, анда сукбайлар яшәвенә зарлана башлый.


"Максатыбыз – 2021 елга төзекләндереп аякка бастырырга, аннары эчтәлеген булдырырга. Екатеринбурның 300 еллыгына, 2023 елга, ул сафка бастырылган һәм эшләп торучы татар йорты булырга тиеш", ди Илдар.


Чыганак: Азатлык радиосы – ничек бар, шулай.


Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: