Барлык яңалыклар
Мәҙәниәт
23 июль 2019, 17:49

Их, печән чабулары, каерып алулары!

Кояшлы матур көннәрнең берсендә Надеждино авылының хозур табигать почмагында “Печән өсте” бәйрәме узды.

Урал батыр” милли-мәдәни үзәге каршындагы татар иҗтимагый үзәге Бәләбәй бүлекчәсенең клуб оешмалары җитәкчесе Гөлсинә Вәлиева әлеге күңелле хезмәт бәйрәмен районда беренче мәртәбә оештырды.
Җыр-моңга бай чараны музыкаль яктан милли үзәк хезмәткәре Геннадий Бабушкин белән Баженово авыл мәдәният йорты баянчысы Әдһәм Шәяхмәтов бизәгәннәр.
Авыл кешеләре печән әзерләүнең, печән өстенең нинди кызу чор икәнен дә, урманда казан асып пешкән итле ашның, үлән чәйләренең тәмен дә яхшы белә. Уен-көлкене әйтәсе дә юк и нде! Ә машина-машина печән кайта башласа, бөтен авылга тәмле печән исе тарала. Бүген инде күпләр болай итеп печән әзерләми, әмма шул чаклар сагындыра. Шуңа күрә дә авыл кешеләре дә чарада теләп катнашканнар.
Җитезлеккә, чослыкка уздырылган төрле конкурслар арасында, әлбәттә, төп ярыш печәнчеләрнең кемузардан печән чабуы булган. Балалар рәхәтләнеп милли уеннар уйнаган.
Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырганнан соң, учакта пешкән бутка белән сыйланганнар.


Печән чабу кебек күңелле хезмәт традициясен яңарту, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, яшь буында авыл хезмәтенә, экологиягә карата ихтирам тәрбияләү максатын куйган бәйрәмнән барысы да шәп кәеф, күңел күтәренкелеге алган.
Чарада катнашучыларның барсына да, аеруча Надеждино авылы кешеләренә рәхмәт!
Зәйфә Салихова.
Ольга Михайлова фотолары.
Читайте нас: