Барлык яңалыклар
Мәҙәниәт
18 июнь 2020, 13:30

Уйлану

Хәерле көн, дуслар!Безгә яшәргә язган бу Җир планетасында адәм балаларының кемнәре генә юк, булган, булачак . Дөрес, сыйфатларның барсын да – яхшыларын да, начарларын да Аллаһыбыз биргән һәм сайлау алдына куйган. Нишләтәсең, агы булгач, карасы да; туу булгач, үлеме дә булмый калмый инде. Акыл белән моны аңласаң да, йөрәк менә кабул итми...

Уйлану
Ага-ага суы болганса да,
Чишмә башы һаман саф тора.
Гамил Афзал.
Яши-яши адәм балалары,
Әйләнәләр йөз, мең төрлегә.
Кем өчендер якын кара төннәр,
Кемдер яктылыкка үрелә.
Кем генә юк якты бу дөньяда:
Ачык йөзләр, кара йөзлеләр,
Җанны таптаучылар, таплаучылар,
Ялагайлар, алдым-бирдемнәр.
Астыртыны, көчле, көчсезе бар,
Ошакчысы,әллә кемнәре.
Каһкаһәле көлеп өзеп аткан
Чәчәк аткан гомер гөлләрен...
... Ни рәвешкә генә керми кеше,
Бер гомерен әвеш-тәвеш итеп.
Сабый чагы гына керсез тора,
Бишек җырын тыңлап, ушы китеп...

Зәйфә Салихова
Читайте нас: