Римманың юеш кәгазьгә пумала чугы белән берничә тапкыр тидерүе була – анда сусыл, ялтыравык җиләк-җимешләр барлыкка килә: виноград, татлы чия, груша белән алма.
– Беренче сыйныф укучылары белән рәсем сәнгатенә төшенүне иң җиңел алымнардан башлыйбыз, – дип аңлата Римма. – Бу – "а-ля прима" техникасында акварель буяулар белән эш итү. Башка төсмерләрне өстәмичә һәм үзгәртмичә, буяуны без тулы көченә кулланабыз. Акварельне катлам артыннан катлам салып, эзлекле рәвештә буяла торган алымнар да бар.Тик болай эшләү укучылар өчен иң авыры санала, чөнки су белән языла. Сулы буяу агып китеп, ясалып беткән рәсемне дә бозарга мөмкин, хәтта. Ә “а-ля прима” техникасында ак кәгазьне бозу куркуынычы юк һәм ул кирәкле күнекмәләрне үзләштерергә ярдәм итә.
– Акварельнең рәсем сәнгатендә иң катлаулысы булып саналуы дөресме?
– Акварель – көйсез кыз кебек ул. Әйе, чыннан да, бу, мөгаен, рәсем сәнгатендә иң катлаулы материалларның берседер. Ләкин буяуның да җаны бар. Аның нечкәлекләрен яхшы өйрәнгәндә, бу буяулар белән бик оста эш итәргә мөмкин. Нәкъ менә үзенең үтә күренмәлелеге аркасында акварель хаталарны гафу итми һәм төзәтүләрдә бик катлаулы. Әгәрдә майлы буяу яки гуашь белән түбән катламны сыларга мөмкин булса, акварель белән моны эшләргә бик кыен, я бөтенләй ярамый, югыйсә рәсемне бозып куюың ихтимал. Мондый буяуны карандаш кебек җуеп булмый.
– Балада рәсем ясау талантын ата-аналарга ничек белергә? Күп кенә балалар рәсем ясый бит, ләкин соңыннан барысы да рәссам булмый.
– Минемчә, иң мөһиме – рәсем ясау теләге! Әгәр бала кечкенә вакытта ук озаклап линия яки зигзаг ясап утыра ала икән, монда инде уйланырга кирәк. Теләсә нинди материалга – буяуларга, карандаш, фломастер, әнисенең ирен буягычына омтылучы балалар да бар. Монда нәтиҗә бик мөһим түгел, чөнки булачак рәссам әле үз техникасын һәм жанрын белмәскә дә мөмкин, ул эзләнүдә генә. Ул вакытта ата-аналарга, әлбәттә, ярдәм итәргә кирәк. Башка вәзгыятьне күз алдына китерик – пөхтә бала теләсә нинди картинаны ясарга яки яхшы композиция уйлап табарга мөмкин, ә рәсем төшерүне күңелсез эш дип саный. Илһамсыз һәм рәссам булу теләгеннән башка кыен. Бөек Пикассо: “Мин Рафаэль кебек рәсем ясый алам, ләкин миңа бала ничек ясый, шулай рәсем төшерергә өйрәнү өчен бер гомер кирәк булачак,” – дигән.
– Сез ничек уйлыйсыз, талант булмаганда, рәсем ясарга өйрәнергә мөмкинме?
– Әлбәттә, талантлар бар һәм алар мөһим! Шул ук сәнгать мәктәбендә педагоглардан яхшырак ясаган балалар була. Әмма аларны рәсем төшерү алымнарына турыдан-туры педагоглар өйрәтә. Монда билгеле кагыйдәләр бар. Академик рәсем, күләмнең, перспективаның, пропорциянең һәм башкаларның нәрсә булуын аңлату шуның өчен булдырылган да инде.
– Римма, үз эшләрегезне язу өчен кайдан илһам аласыз?
– Минем ике илһам чыганагым бар – рәсем һәм табигать. Тирә-яктагы бөтен нәрсә – кешеләр, табигать, авыллар, шәһәрләр, күк йөзе, җир, кырда үскән һәр башак мине рухландыра. Иң мөһиме – моны тоя белү. Йолдызлы күк йөзе, урманда йөрү, Алтай, Кавказ, Саянга походлар... Китаплар уку, картиналар карау да бик ярдәм итә.
– Яшь рәссамнарга нинди киңәш бирә аласыз?
– Үзлегеңнән белем алуның роле бик зур. Уку программасы кысаларындагы дәресләр белән генә чикләнеп булмый, үз иҗатыңның нәтиҗәләрен анализларга, тәнкыйть белән уйларга, рәсем сәнгате фәнен мөстәкыйль өйрәнергә кирәк.