Барлык яңалыклар
Мәҙәниәт
5 гыйнвар 2021, 19:15

Дулаган ат ... гармунчы ясый

Язмам герое үзе биюче, үзе җырчы, үзе гармунчы һәм, шуңа өстәп, сәнгатьле уку остасы да әле

Бәхетле балачак
Хәмит Шәһит улы Дәүләтхуҗин 1968 елның 20 гыйнварында Ярмәкәй районының ямьле Ык буенда урнашкан Түбән Карамалы авылында колхозчы гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Әтисе Шәһит Хәбибулла улы оста итеп тальянда уйнаган, ә әнисе Вәлия Әхмәтгәрәй кызы моңлы итеп җырлаган. Хәмит тә бәләкәйдән бик моңлы бала була. Ул Тимер Арсланның ике китабын ятлый һәм мәктәп кичәләрендә сөйләп йөри. Шуңа өстәп, матур итеп җырлый һәм дәртле итеп бии. Олылар да кечкенә Хәмитне күреп алалар һәм үзләре белән концерт куярга йөртә башлыйлар.
Әтисе төпчек улының ун яшенә гармун алып бирә. Малай гына,тарткалап караса да, әллә ни рәт чыгара алмый. Аннан гармун сервант өстендә дүрт ел тузан җыеп ята. Көннәрнең берсендә, Хәмит фермада әнисенә булышып йөргәндә, аты дулап китә дә, малайның аягы сына. Озак кына өендә ятарга туры килә аңа. Шунда эшсезлектән интеккән малайның күзе сервант өстендә яткан гармунына төшә һәм ул аны алып уйнап җибәрә. Шулай итеп, чыгымчак ат аңардан гармунчы ясый.
Ярсу яшьлек
Сигез сыйныфны тәмамлагач, Хәмит, Бәләбәй шәһәренә килеп, Авыл хуҗалыгы техникумының электромеханик белгечлегенә укырга керә. 1987 елны, кулына диплом алгач, егетне хәрби хезмәткә чакыралар. Ул Сарытау өлкәсенең Энгельск шәһәренә эләгә. Монда да сынатмый. Өенә кайтканда аның иңнәрен старшина погоннары бизи.
Хәмит Дәүләтхуҗин хезмәт юлын туган авылы Түбән Карамалыда механик булып башлый, ә 1991 елны аны баш инженер итеп үрләтәләр.
Эштән бушаган вакытларында алар авылдан авылга концертлар куеп йөриләр. Түбән Карамалының үзенә дә үзешчән сәнгать осталары килеп тора. Менә шундый тамашаларның берсендә Хәмит күрше Абдуллин районының Чаганлы авылы кызы Гөлнарага үлеп гашыйк була. Һәм көндә Ык елгасының теге ягына – күрше өлкәгә үзенең сөйгәне янына очрашуга йөри башлый. Моңа Чаганлы егетләренең ачуы килә – клублары артына сөйләшүгә чакыралар. Әмма чын мәхәббәтне авыл хулиганнарының янавы гына сүрелдерә ала димени. Шулай алар өч ел йөриләр дә, 1993 елның 9 июлендә гөрләтеп туй үткәрәләр.
Күңел тулы моң
Яшь гаилә Бәләбәйдә яши башлый. Хәмит Шәһит улын Бәләбәй Авыл хуҗалыгы идарәлегенә баш дәүләт инспекторы итеп эшкә чакыралар. Ә 2002 елны сәнгатькә гашыйк белгечне шәһәребезнең Үзәк мәдәният йортына директор урынбасары итеп күчерәләр. Монда ул, әлбәттә, үз мохитенә чума. 2003 елны Хәмит Дәүләтхуҗинны “Урал-Батыр” милли мәдәни үзәгенә директор итеп куялар. Монда ул ал-ялны белми җиде ел көч сала. Ә бүгенге көнне җыр-моңга гашыйк шушы зат Үзәк мәдәният йортының директор урынбасары вазыйфасын тарта.
Хәмиткә карап исең китә – Ходай бер кешегә күпме сәләт биргән бит: үзе җырлый, үзе бии, үзе гармун уйный, үзе сәнгатьле итеп шигырь дә сөйли әле.
Әлбәттә, уңышлары да байтак. 2014 елны Туймазы шәһәрендә узган Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов исемендәге “Үзем уйныйм – үзем җырлыйм” исемле төбәк-ара конкурсында дипломант була. 2016 елны Туймазы шәһәрендә узган шундый ук конкурста башкару осталыгы өчен номинациясендә җиңү яулый. 2018 елны Казан шәһәрендә үткән “Үзем уйныйм – үзем җырлыйм” исемле Бөтенрусия конкурсында өченче дәрәҗә лауреат була. Ярмәкәйдә үткән Рәис Ханнанов иҗатына багышланган ачык район конкурсында Гран-при ала. Быел март аенда Бәләбәй шәһәрендә үткән “Халкым хәзинәсе” муниципаль конкурсында сәнгатьле сөйләү номинациясендә Рафаэль Сафинның “Гармунчы” поэмасы белән Гран-при яулый.
Гаилә – бәхет нигезе
Мондый уңышларга ирешү өчен ныклы гаилә кирәк. Бу яктан да Хәмит Шәһит улы бәхетле. Алар тормыш иптәше Гөлнара белән Азамат һәм Ислам исемле ике малай үстерәләр. Өлкәннәре, җитмәсә, әтисе кебек өздереп гармунда да уйный әле.
Хәмит Шәһит улы, эшеннән арып кайткач, өендәге сигез гармунының берсен кулына алып моң дәрьясенә чума. Әмма аның шөгыльләре югарыда әйтеп киткәннәр белән генә чикләнми. Хәмит, шуларга өстәп, искиткеч умартачы һәм алтын куллы балта остасы да әле.
Киләсе 2021 елда да күпкырлы талант иясе Хәмит Дәүләтхуҗинның яулаган яңа биеклекләре белән без тагын куанырбыз әле.
Габдулла Вафин.
Читайте нас: