Барлык яңалыклар
Мәҙәниәт
19 гыйнвар 2021, 13:45

Игелек кылу – яшәвенең асылы

Шунда ук: “Ә кемнең?”, – дигән сорау туа. Аның, ягъни Рәсимә Фазлетдинованың

Бәләбәй районының исемнәрен ташка түгел, халык йөрәгенә язган Гыймад Яһудин, Хәмзә Усманов һ.б. шәхесләр чыккан Тузлыкуш авылында яшәүче күренекле шагыйрь Камил Фазлыйның тугры җәмәгате Рәсимә ханымның. Кеше күңеленә барып җитәрлек, милли аңны уята, тәрбияли алырлык төпле сүз әйтүче журналист, шагыйрь егетләр – Илдус белән Илдарны үстергән Рәсимә әнинең. 36 ел буе Ана теле укытучысы булып эшләү дәверендә йөзләрчә укучыда туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләгән, дәресләре аша һәр бала күңеленә әдәп-әхлак орлыклары чәчкән ветеран укытучы Рәсимә Нургали кызының. Тузлыкуш авылы халкының зур ихтирамын яулаган, аның нурларында коенып яшәүче Рәсимә абыстайның...
Шушы урында Аллаһыбыз тарафыннан кеше күңеленә иңдерелгән Ярату дигән илаһи хискә янә һәм янә рәхмәт әйтәсем килә. Әгәр дә мәгәр шушы тылсымлы тойгы булмаса, Башкортстан дәүләт университетында белем эстәүче Камил белән Рәсимә бер-берсен күрерләр, кавышырлар иде микән? Ишембай районының Көзән авылы кызы, ишле гаиләдә матур тәрбия алып үскән Рәсимә сылу Тузлыкуш авылына килен булып төшәр иде микән? Өсән елгасына сыенып утырган авыл ямьле булса да, Рәсимә исемле затлы кызның гамьле матурлыгын күрер, ул күрсәткән игелекләрне татыр иде микән?
Ә ул менә 1974 елның февраль бураннарында килен булып төшкән җирендә таш булып ятып, 55 ел буе һөнәре буенча да, гади хатын-кыз буларак та бер-бер артлы игелекләр кылып, гомер юлыннан тыйнак кына атлавын дәвам итә. Аның бар яшәү мәгънәсе – туган җире кебек үк кадерлегә әйләнеп беткән авылда башкаларга изгелек эшләү, үз үрнәгендә яхшылыкка өндәү.
Укытучы булу теләгенең дә нигезендә шул якты сыйфат – игелек кылу яткандыр. Әтисе Нургали Зариповның тел-әдәбият дәресләрен йотлыгып тыңлап үсеп тә, әнисе Миңлебану Әхмәтсадыйк кызының халык иҗаты гәүһәрләренә бай, гаҗәеп оста телен күңелеңә сеңдер дә, ничек әлеге һөнәрне сайламаска мөмкин! Өстәвенә, югары белем! Яшь, чибәр, инсафлы Рәсимә апаларын Тузлыкуш мәктәбе укучылары шунда ук үз итәләр. Тел һәм әдәбият дәресләрен көтеп алалар, китап уку укучыларның иң яраткан шөгыленә әйләнә. Рәсимә Нургали кызы, үзе иҗади каләм тирбәткәнгә, укучыларының да иҗади сәләтен үстерү өстендә эш алып бара. Укытучы укучылары белән күп мәртәбәләр шәһәр, район, республика күләмендә оештырылган иҗади конкурсларда, олимпиадаларда катнашып, җиңү яулыйлар. Даими үз өстендә эшләгән, бай тәҗрибә туплаган укытучы үзе дә хезмәттәшләре алдында ачык дәресләр күрсәтеп, аларда соклану тудыра, тәҗрибә өсти. Мәктәптә, авыл кешеләре өчен һәртөрле әдәби чаралар үткәрү, хезмәттәшләре оештырганнарында катнашу күңел таләбе була.
– Рәсимә апа яшь чагында кап-кара чәчле, кап-кара зур матур күзле, һинд кызларыдай чибәр иде, өстәвенә җиңел сөякле, оста итеп бии. Без тәнәфестә аңа сокланып, артыннан карап кала, аңа охшарга тырыша идек... Фазлетдиновларда бер чәй табынында олы гына яшьтәге әниләр укучы булган чакларында Рәсимә апаларына ничек гыйшык тотуларын менә шулай сөйләделәр.
Әйе, заманында бөтен тирә-як авыллардан – Ирек, Исмәгыйль, Куш-Елга, Каен-Елга, Анновка, Мәтәүбаш, хәтта Туймазы районының Мәтәүтамак авылыннан укучыларны үзенә сыендырган Тузлыкуш урта мәктәбе бик тә мәртәбәле булды. Әкмәл Каһиров, Мәрьям Нафикова, Халидә Газизова, Рифкать Байтимеров, Фәнәвил Усманов, Найлә Хәсәнова, Римма Исхакова, Ләлә Әхмәрова һәм Рәсимә белән Камил Нәҗми улы кебек бар тырышлыгын, осталыгын, булмышын биреп эшләгән педагоглар мәгърифәт учагының күптәннән килгән абруен саклауда һәм аклауда үзләренең саллы өлешләрен керттеләр. Тик аяныч, мәктәп тә байтактан юк инде, балалар хәтерендә җуелмаслык булып калган шул укытучыларның да байтагы бакыйлыкка күчкән. (Сүз уңаеннан бу хакта әйтеп китүне кирәк таптым).
Хуш, инде сурәтләмәмнең героена әйләнеп кайтыйк. Йөзеп эшләгән еллар маңгаена сырлар салса да, яшьлек дәрте сүрелә төшсә дә, тормышның төрле чаклары белән күзгә-күз бәрелешергә туры килсә дә, үзе булып калган Рәсимә ханымдагы эчке матурлык, яктылык, кешеләрне, яшәүне ярату артканнан-арта гына бара. Аның Әни матурлыгына аерым тукталасым килә. Башы-аягы белән мәктәп эшенә чумган, авыл тормышы эчендә кайнаган гаиләдә ике ул – Илдус белән Илдарга ата-ана назы күпме телисең, шулкадәр эләкми. Хәзер инде сүзен-сүзгә хәтерләмим, әмма Рәсимә ханым бер сөйләшкәндә: “Бүтән авыл балаларына – укучыларыма җылы сүзем, әниләрчә якын мөнәсәбәтем үз улларыма караганда да күбрәк эләкте”, – дигән иде. Аның каравы уллары ата белән ана үрнәгендә тырыш, максатка омтылучан, китапка гашыйк булып, сүз кадерен һәм тәмен белеп, үзаллылыкка өйрәнеп, олы тормыш юлында югалып калу түгел, зур үрләрне яуларлык булып үсеп җитешәләр. Бүгенге көндә мактаулы исемнәргә ия өлкән Фазлетдиновларның үзләреннән дә уздырып, аларның гына түгел, туган авылларының, милләтебезнең горурлыгы булып, татар матбугатына һәм әдәбиятына, фәненә намуслы хезмәт итәләр, матур гаиләләр корып, картәни-картәти шатлыгына оныклар үстереп, тормыш юлыннан лаеклы атлыйлар. Ә керсез ана мәхәббәте аларны һаман булса ышыклап, озата бара, ана күңеле һаман борчыла, сискәнә, дулкынлана... Бер генә мисал китерәм. Камил һәм Рәсимә белән берничә мәртәбә аларның машинасында Уфага барырга туры килде. Балалары җитеш, мул тормышта яшәүләренә карамастан, Рәсимә әни ике улының да гаиләсенә, ашъяулыкка төреп, күңел җылысын да кушып үзе пешергән кояштай түгәрәк ипиләр алып барды. Үзебезнекен сагынгансыздыр дип, зур канистрларда чишмә суы... Уфада бит күмәчләрнең дә төрлесе бар югыйсә, суга да кытлык юк... Ана белән бала арасындагы ярату хисенең нинди матур чагылышы!
Ире Камил Фазлыйның күренекле әдип булып бөтен республикада танылу яулавында да хәләл җефетенең роле әйтеп бетергесез зур. Аның шигырь-хикәяләрен беренче тыңлаучы, тәнкыйть сүзен әйтүче, өй мәшәкатьләреннән арындыручы, яңа әсәрләр язуга канат куючы, илһамчы. Менә инде 47 ел алар бер-берсенә таяныч булып, авылдашларына күркәм гаилә үрнәге күрсәтеп, тыйнак, мәгънәле гомер кичерәләр.
Районның мәгариф өлкәсендә бер вакытта эшләгән тел укытучылары, авылдашлары Рәсимәне ихтирам итәләр. Хаклы ялга чыгу белән ул авылдагы мәчеткә йөреп, дин сабакларын өйрәнде. Намазга басуына да инде байтак. Коръән укуына үзе дә сөенеп бетәлми. Гамьле сүзле, күңелләрне тынычландырырлык, дәваларлык догалы, һәр өйдә көтеп алынган абыстай ул. Мәдәни чаралар уздырылганда да Рәсимә ханым ихлас сүзен, җылы сүзен әйтер өчен сәхнәгә күтәрелә.
Мәгърифәткә, мәгарифкә хөрмәт-ихтирамына, кылган игелекләренә, намуслы хезмәтенә караганда, Рәсимә ханым да тарихка кереп калган затлы мөгаллимәләр Фатиха Аитова, Мөхлисә Бубыйлар, аларның дәвамчылары кебек көчле рухлы, сынмас ихтыярлы шәхесләр кавеменнән.
Җиңел булмаган, сынауларны өеп биргән иске елны озатып, яхшылыкка, тынычлыкка зур өметләр баглап каршы алган яңа 2021 ел башында гомеренең 70нче кышын каршылый Рәсимә Нургали кызы. Ак намазлык кебек ап-ак карлы гыйнвар аенда тугангамы, аның күңеле гел кешеләргә әйбәт киңәшләр, үгет-нәсыйхәт бирүдә, үзеннән бигрәк якыннарын, туганнарын, башкаларны кайгыртуда, борчылуда, алар өчен шатлануда.
Ни белән үлчәнә гомер?
Калган эзләр белән,
Кеше күңеленә орлык итеп
салган сүзләр белән, –
дип язган укытучы-шагыйрә Саҗидә апа Сөләйманова. Бу сүзләр яшәү асылын игелек кылуда күргән Рәсимә Нургали кызының гомер үлчәменә бик тә туры килә.
Зәйфә Салихова.
Читайте нас: