Барлык яңалыклар
Мәҙәниәт
9 апрель 2021, 15:40

Алтыннардан кыйммәт халкым хәзинәсе

Талантлы балалар һәм өлкәннәр сәхнә тотты – татар мәдәнияте яши!

Мәкаләмне сөекле Тукаебызның халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул, дигән сүзләре белән башлыйсым килә. Чөнки күптән түгел шәһәребезнең «Урал батыр» милли-мәдәни үзәгендә узган «Халкым хәзинәсе» II муниципаль татар мәдәнияте фестиваленең асылы халкыбызның бөеклеген ачып салган нәкъ шушы сүзләргә бик тә туры килә.
Әйе, нинди генә авыр заманнар булмасын, нинди генә сынаулар кичермәсен, татар халкы җыр-моң белән яши, шигърияттән, нәфис сүздән аерылмый, тирән кайгы кичергән чагында да, елмаеп, дәртле бию башкара. Шулай булган һәм шулай булачак та! Ковид дигән явыз чир безләрне өйләргә куып кертеп, аралашуны чикләгәнгә, быел (ә фестиваль – өченче, муниципаль кимәлдә икенче мәртәбә оештырыла) катнашучылар аз булыр дигән шик бар иде беркадәр күңелдә. Киресенчә, һәвәскәр артистлар, тамашачы очрашу-күрешүләргә, җыр-моңга сусаган, күрәсең, – бу көнне төрле номинациядә алтмышка якын(!) чыгыш карап кинәндек, рухи хәзинәгә баедык без.
Фестиваль бик матур башланып китте. Чараны алып баручылар Гөлсинә Вәлиева белән Альберт Насыйров җылы котлаганнан соң «Урал-батыр» милли-мәдәни үзәгенең директор урынбасары Илдус Разетдинов, Бөтендөнья татар конгрессының Бәләбәй бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Рәсүл Гәрәев тәбрикләү сүзләре әйттеләр, катнашучыларга бары тик җиңү теләделәр. Призлы урын алмаган хәлдә дә, шушындый зур сәхнәдә чыгыш ясау үзе үк бер җиңү дигән шәп фикер белдерде алар. Рәсүл Корбан улының «Су буйлап» халык җырының язылу тарихын сөйләве, бөек татар җырчыларын исемләп искә алуы бик урынлы булды.
Татар мәдәнияте традицияләрен саклау, туган телебезне үстерү, яңа талантлы башкаручыларны ачыклау, шулай ук дәүләт, коммерция, җәмәгатьчелек структуралары игътибарын мәдәниятебезне саклауга, яшьләр иҗаты проблемаларына җәлеп итүне һ.б. максат куйган бу зур чарада районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән, һәр төрле белем бирү оешмалары-мәктәпләрдән, авыл мәдәният учакларыннан иҗади коллективлар, аерым башкаручылар чыгыш ясады. Дүрт яшь төркемендә дүрт номинациядә – музыка уен кораллары иҗаты, вокал иҗаты (эстрада җыры, халык җыры, автор җыры), хореография , нәфис сүз (шигърият, чәчмә әсәр, мәсәл һ.б.) оештырылды фестиваль һәм, әйтергә кирәк, максатына иреште. Катнашучыларның төрле яшьтә, аеруча балаларның күп булулары сөендерде. Димәк, татар сәхнәсе бервакытта да буш тормаячак! Димәк, татар җырының гомере өзелмәячәк!
Инде чыгышларның сыйфатына килгәндә, тамашачыларның да, жюри әгъзаларының фикере бер: алар елдан-ел яхшыра, кимчелекләр кимегәннән-кими, кыскасы, бусы элеккесеннән бер башка югары. Чыгыш ясаган күпчелекнең – аерым башкаручылар да, вокал төркемнәр, бию коллективларының да фестивальнең төп шартларының берсен үтәве – милли яки стильләштерелгән костюмнарда булуы шатландырды. Төрле төстәге, бала итәкле озын матур күлмәкләр, нәкыш-бизәкләр белән чигелгән камзуллар, зәвыкле түбәтәйләр, калфаклар һ.б. яшенә дә, картына да бигрәкләр килешә – халкыбыз күңеленең бөтен матурлыгын ачып сала! «Ай, былбылым» җырын искиткеч югарылыкта башкарган «Дуслык» вокаль төркеме кызлары хәтта фестиваль өчен өр-яңа күлмәкләр, ак калфаклар, изүләр тектергәннәр (җитәкчеләре Нәзирә Фәрхетдинова, ә калфак, изүләр исә – кул эшләре остасы Эльмира Маликова эше). Бу җәһәттән, их, район хакимиятенең мәдәният бүлеге, милли җанлы эшкуарларыбыз һ.б. яңа милли костюмнар тектерү хәстәрлеген күрсен иде дип хыялланып утырдым мин. Ни әйтсәң дә, кайбер костюмнар хан заманындагы бит.
Бу фестивальгә аеруча җитди караган һәм барлык номинцияләрдә дә актив катнашканнарны да әйтеп китү артык булмас. Менә алар: «Урал батыр» милли-мәдәни үзәге каршында эшләп килгән коллективлар (Людмила Джима, Илдус Разетдинов), Приют поселогының мәдәният йорты (Светлана Гыйльманова, Роза Хәсәнова) һәм сәнгать мәктәбе (Татьяна Дубовик, Рәсилә Димеева), Бәләбәй татар гимназиясе (Дамир Хәбибрахманов, Тимерхан Әхмәтов), «Ал чәчкә» балалар бакчасы (Татьяна Гогричиани), Тузлыкуш авылы (биләмә башлыгы Ләлә Харисова), Баженово авыл мәдәният йорты (Хәйдәр Адигамов, Әдһәм Шәймөхәмәтов), «Белавтодеталь» күрү буенча инвалидларны тернәкләндерү мәдәни-спорт үзәге (Сафиулла Габдуллин)...
Матур, тамашачы җылы кабул иткән номерлар арасында да иң-иңнәре була. Бу юлы да шулай булды. Кечкенәләр төркемендә Эльзана Рәхмәтуллинаның – «Әссәләмәгәләйкүм», Юлия Рәхмәтуллинаның – «Яз җитә», Зәринә Бурангулованың «Бас әйдә, ике бас» җырларын башкарулары; өлкәннәр төркемендә Эдуард Егоровның, Минзифа Вильданованың, Альберт Насыйровның (автор җыры), Рәсимә Шәйхетдинованың чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады. Приют мәдәният йорты һәвәскәрләре Зилә Муллагалиева белән Гөлфирә Вәлиуллинаның, шулай ук Сәлимә белән Илгиз Закировларның дуэтлары кемне генә сокландырмады икән! Халык җыры номинациясендә Тузлыкуш авылыннан 66 яшьлек Мөнәвир Сөнәгатуллинның моңлы йөрәк тавышы белән «Олы юлның тузаны»н башкаруы халкыбызның җиңел булмаган язмышын күз алдына китерттерде. Афәрин, диясе килә аңа. Татар гимназиясеннән «Шатлык» вокаль ансамбленең, «Ал чәчкә» балалар бакчасыннан «Шатлык» җыр төркеменең чыгыш ясаулары да мактауга лаек.
Уен кораллары номинациясендә Приют поселогының сәнгать мәктәбе укучылары баянда уйнап сөендерсә, бездән аларның булмавы көендерде, югыйсә шәһәрдә гомер-гомергә сәнгать мәктәбе эшләп килә. ӘдҺәм Шәймөхәмәтов (гармун) белән Нәзирә Фәрхетдинованың (татар курае) – «Поппури», Салават Галин белән Фәһим Гатауллинның баянда татар халык көйләрен сыздырып уйнаулары фестивальнең мәртәбәсен бермә-бер күтәрде дисәм, хаталанмам.
Бездә өлкәннәр дә, балалар да биергә бик ярата. Әлеге чарада да күмәк, шулай ук ялгыз биюләрне карап, сокландык та, килешмәгәнрәк җире булса, борчылып та утырдык. Һәрвакыттагыча татар гимназиясенең бию коллективлары (Әлфия Меркулова, Энҗе Багаутдинова) әйбәт чыгыш ясады, Альбина Сәйфетдинованың, Алия Шәймөхмәтова, Альбина Фәйрушиналарның дәртле биюләре күңелләргә очкын өстәде. «Каенкай» балалар бакчасыннан кечкенә Әмирә Әхмәдуллина «Бөрлегән» биюе белән үзенә сокландырңы.
Нәфис сүз номинациясендә дә ихлас катнашты һәвәскәр артистларыбыз. Әйтергә кирәк, заман таләбеме, күңел кушуымы, соңгы вакытта әдәби сүзгә, шигъри сүзгә тартылучылар күбәя. Бу көнне Шәүкәт Галиев, Әнгам Атнабаев, Габдулла Тукай кебек халык шагыйрьләренең үлмәс шигырьләрен, Зәйфә Салихова, Илдус Разетдинов иҗатын сәхнәдән ишеттерү көн кадагына туры килде. Аларны Ильдан Газизуллин, Эвелина Низамова, Дилара Нартдинова, Финзира Шакирова, Рузилә Идиятуллина, Альбина Газиева, Венера Шәймәрданова, «Очкын» төркеме сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр. Тузлыкуштан нәфис сүз остасы Лена Юлаеваның «Гайшә» бәетен җырлап-сөйләп ишеттерүе номинацияне тагын да баетып җибәрде.
Фестивальдә катнашучыларның барсына да дипломнар бирелде. Һәр номинация һәм һәр яшь төркеме буенча призлы урыннар яулаучылар ачыкланды. Гран-прига матур тавышы, югары башкару осталыгы белән таң калдырган, гомумән, шәһәр-район, республика кимәлендә чараларда актив катнашып, призлы урыннар яулаучы Эдуард Егоров лаек булды. 2 апрельдә, иң шәп номерлардан искиткеч матур концертта, җиңүчеләргә дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырылды. Беренче урынга лаек булганнар фестивальнең махсус статуэткасы белән дә бүләкләнде.
Бүгенге җиңел булмаган вакытта шушындый күңел бәйрәме оештыра алган «Урал батыр» милли-мәдәни үзәге хезмәткәрләренә, аеруча башлангычның башында торган Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Разетдиновка, «Балкыш» татар җыры төркеме җитәкчесе Гөлсинә Вәлиевага, шулай ук балаларны әзерләгән барча-барча җитәкчеләргә (гафу итә күрсеннәр, исемләп саный китсәм, бик озынга китәр), гаделлекне максат итеп куеп эшләгән жюри әгъзаларына чиксез рәхмәт. Матур башлангычның дәвамы һичшиксез булачак. Катлаулы чорда яшибез, бүгенге көнгә районда ни бары 14 кенә мәдәният учреждениесе калуы борчулы уйларга сала. Туган авылым Мәтәүбаштан бер генә номер булмавы күңелне елата. Ә бит авылдашларымның унике гармунчы-баянчыдан торган төркеменең телевизордан чыгыш ясаган чаклары бар иде... Шулай да төшенкелеккә бирелмик. Киләчәктә тальян гармунда сыздырып уйнаган малайларны да күрербез, халкыбызның озын-моңлы җырларын да тыңлап кинәнербез дип ышанасы килә. Бөртекләп җыелган, алтыннардан кыйммәт халкым хәзинәсе югалмас, буыннардан-буыннарга тапшырыла килеп, мәңге яшәр! Әмин!
Зәйфә Салихова,
журналист, жюри әгъзасы.
Читайте нас: