Барлык яңалыклар
Мәҙәниәт
13 апрель 2021, 18:00

Ярмәкәйләр сокландырды

“Уфтанма”, “Тыңлачы, сандугач”, “Килә ява бер болыт”... Зур сәхнә йолдызлары, шулай ук һәвәскәр җырчылар яратып башкарган, халык арасында киң таралган бу искиткеч матур җырларны кем генә белми, кем генә һич югы үзе өчен җырламый икән!

Бик күпләре (ә алар дүрт йөздән артык!) популяр, ә кайберләре хәтта халыкныкы булып киткән бу җырларның көен (кайберләренең сүзләрен дә) кем язганын үзегез дә чамалыйсыз булыр. Әлбәттә, яраткан композиторыбыз, күрше Ярмәкәйдә яшәп иҗат итүче Рәис Ханнанов ул!
Күптән түгел талант иясенә 65 яшь тулды һәм ул иҗатташ дусларыннан бик күп котлаулар алды. Үткән җомгада республиканың Мәдәният министрлыгы фатихасы белән Ярмәкәй мәдәният йортында аның иҗатына багышлап, Рәис Ханнанов җырларын башкаручыларның беренче ачык конкурсы оештырылды. Өч сәгатькә якын сузылган искиткеч концерт-конкурста Уфадан, Казаннан, республика районнарыннан килгән кунаклар-җырчылар –бәйгечеләр берсеннән-берсе матур чыгышлары белән тамашачыны таң калдырды. Ихлас җыр бәйрәменә әйләнгән мәртәбәле чара чын мәгънәсендә композиторның лаеклы иҗади хезмәтен лаеклы бәһалау булды.
Бәләбәйдән конкурста яраткан җырчыбыз, кабатланмас моң иясе, баянчы һәм гармунчы, күп конкурслар лауреаты Хәмит Дәүләтуҗин катнашты һәм өченче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
Әлеге конкурс ике елга бер мәртәбә оештырылачак.
Зәйфә Салихова.
Читайте нас: