Барлык яңалыклар
Мәҙәниәт
13 сентябрь 2021, 17:50

Тел ... көн дә кирәк

Без елына бер тапкыр – Туган телләр көнендә бу турыда бик нык шаулап алабыз да, алдагысына кадәр тынычланып калабыз. Юкса, ул турыда көне-төне чаң сугарга тиешбез дә бит.

Тел ... көн дә кирәк
Тел ... көн дә кирәк

Яшермим, телебез үлеп бара. Моны күрер өчен ерак барасы да түгел, бары шәһәр урамына чыгу гына да җитә. Көннәр буе Бәләбәй буйлап йөрсәң дә, бары берничә генә татарча сөйләшүче кешене очратырга мөмкин. Алары да, кызганычка каршы, өлкән яшьтәгеләр инде.

Шушы урында кечкенә генә лирик чигенеш ясыйсым килә. Моннан дүрт ел элек алты яшьлек кызым белән Бүздәкнең “Табыш” кибетендә йөреп ятам. Берчак карасам – ул юк. Эзли башладым. Ә минем кызым үзе яшендәге ике малайга тагылган да берни булмагандай йөреп ята. Янына бардым да, “Нәрсә, кызым, әллә гашыйк булдыңмы?” – дип сорадым, мыек астымнан көлеп.

– Юк, әтием, – диде ул күзләрен елтыратып. Аннан үземә: “Беләсеңме, әтием, мин нәрсә күрдем?” – дип сорау бирде.

– Юк, кызым.

– Әти, минем мондый хәлне бүген генә түгел, ә бу атнада да, бу айда да, бу елда да һәм, хәтта, үз гомеремдә дә күргәнем юк иде.

– Нәрсә күрдең соң, кызым?

– Әти, мин үз гомеремдә беренче тапкыр татарча сөйләшеп йөрүче балаларны күрдем, – диде бик нык исе китеп.

Ә мин моны ишеткәч көләргә дә, еларга да белмичә авызымны ачып катып калдым. Әйе, чыннан да шулай бит, җәмәгать! Берәрегезнең шәһәребез урамында чекелдәп татарча сөйләшеп йөргән балаларны күргәнегез бармы соң?! Алай дисәң, авылларыбызда да инде сабыйларыбыз күптәннән үзебезчә сөйләшми инде.

Тагын бер вакыйга. Кыш көне кечкенә улым белән кызымны балалар мәйданчыгына алып чыктым. Янәшәдәге эскәмиядә әллә салмыш, әллә яшьлектән генә исерек компания гөр килеп утыра. Шунда берсе сап-саф татарча; “Инәңнең фәлән нәрсәсе”, – дип әйтмәсенме! Моны ишеткәч хәтта горурланып куйдым. Әнә ничек бер нинди акцентсыз матур итеп әйтте бит! Хәтта барып рәхмәт әйтеп кулын кысасым килеп китте, тик баягы сүзен яңадан әйтүеннән куркып кына үземне кулда тотып калдым. Әйе, җәмәгать, без татарча сөйләшүгә генә түгел, хәтта татарча сүгенүгә дә сөенер дәрәҗәгә калдык бит!

Берәү: “Син үзеңнең телеңдә сөйләшүең белән түгел, ә бала һәм оныкларыңның татарча сөйләшүе белән горурлан”, – дигән. Әйе, чыннан да шулай бит! Җәмәгать, кайсыгызның балалары һәм оныклары татарча сөйләшә микән?! Күрсәтегез миңа шул кешене.

Мин бәләкәй чакта күрше Магариф абыйларга кино күрсәтүчеләр гаиләсе фатирга кергән иде. Шуларның минем яшьтәге кызлары да бар иде. Минем әти боларның балалары белән урысча гына сөйләшүен күргәч түзмәде, “Нигә алай итәсез”, – диде ачуланып. Моны ишеткәч гаилә хуҗасының җавабы кыска булды: “Минем кыз үскәч министр була”. Менә сиңа мә! Ә теге кызның һаман министр була алганы юк әле.

Безнең телебез бик борынгы һәм искиткеч бай. Сөйләмебезне тыңлагыз, сандугачлар көнләшеп үләрлек бит. Халык авыз иҗатыбыз гына әллә күпме томнар тәшкил итә. Ә әдәбиятебез? Аларны укып меңнәрчә ел Әбүгалисина кебек тау куышында ятарлык. Ә җыр сәнгатебез?! Җәмәгать, мондый байлык югалырга тиешмени?! Моны уйлау белән үк башыма чак кан саумый.

Күпләр укуына авырлык килүдән куркып балаларын урыс теленә генә өйрәтә. Ә бу бит чынлыкта бик ялган фикер. Күп кенә чит телләр укытучыларынан сораштырганым бар. Алар әйтүенчә, гаиләдә татарча (башкортча, чувашча, марича)  сөйләшкән бала инглиз телен бүтәннәргә караганда җиңелрәк үзләштерә икән әле. БДИны йөз баллга тапшыручылар арасында да туган телләрен белүчеләр күбрәк.

Без үзебез дә гаиләдә татарча гына сөйләшәбез. Балабызның укуына да бу һич кенә дә комачаулык итми. Бүтән туганнарым мисалында да мин моны бик яхшы күрәм.

Тел – җәүһәр. Без аны сакларга һәм кадерләп киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез. Чөнки югалтсак, аны бүтән торгыза алмаячакбыз. Моның өчен безне тарих та, киләчәк буыннарыбыз да гафу итмәячәк.

Габдулла Вафин.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: