Барлык яңалыклар
9 май – Җиңү көне
20 июнь 2022, 17:15

“Әти дияргә кызыгып үстем”

Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлануга да 77 ел вакыт үткән, әмма, шуңа да карамастан, аның яралары безнең күңелләрдә һаман яши.

“Әти дияргә кызыгып үстем”
“Әти дияргә кызыгып үстем”

Мин туган авылым Мәтәүбашның иң һөрмәтле аксакалларының берсе – Нәгыйм Хисмәт улы Шарапов белән сөйләшеп утырам. Сүз, ирексездән, авыр сугыш елларына барып тоташа.

Гитлер Советлар Союзына бәреп кергәндә малайга бары өч яшь кенә була. Мәтәүбашның 500гә якын ир-аты белән бергә аның әтисе Хисмәтне дә фронтка озаталар. “Бу сәгатьләрне хәтерлисезме?” – дип сорыйм аксакалдан. “Юк. Кызганыч, мин әтиемне бөтенләй хәтерләмим”, – ди Нәгыйм абый авыр сулап.

Әниләре Сафия апа биш бала белән торып кала. Өлкәннәре Гамиләгә 12, Кавига 9, Фәһимгә 7, ә сеңлесе Гөлсемгә өч ай гына була. Илгә төшкән афәтне хатын-кызлар, бала-чагалар, карт-корылар үз җилкәләрендә күтәрә. Әниләре дә бик тырыш була, сабыйларын хәер сорарга чыгармый.

Ә сугыш беткән көннәрне инде Нәгыйм абый бик яхшы хәтерли.  “Бөтен кеше елаша. Бераздан фронтовиклар да кайта башлады. Ә безнең әти сугыш кырында ятып калды. Шулай итеп, мин ятимлекне үз җилкәмдә татыдым. Әтиле балалардан бик көнләшә идек. Әти сүзен әйтергә кызыгып үстек”, – ди ул авыр сулап.

Шулай да төшенкелеккә бирелмиләр алар. Бик иртә кул арасына керәләр.

Нәгыйм Шарапов мәктәпне тәмамлагач колхозга эшкә керә. Тракторында да эшли ул, комбайнында да. Авылдашы Нәкыя исемле кызга өйләнә, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Әниләре Сафия әбигә дә кадер-хөрмәт күрсәтәләр. ( Ул 91 яшендә вафат була).

Әле Нәгыйм абыйга 84 яшь. Тырышып-тырмашып дөнья көтеп ята. Тик, кызганыч, 9 ел элек тормыш иптәше Нәкыясе генә үлеп китте. Аның урынына балалары ташламый, атна саен кайтып торалар. Алар аксакалның горурлыгы. Өлкәне Ира Бәләбәй шәһәренең мәктәп интернатында ашханә мөдире, уртанчылары Лира Башкорт авыл хуҗалыгы институтының чит илләр белән эшләү бүлеген җитәкли, төпчекләре Илгиз заводта эшли.

Нәгыйм абыйның өе җыелган, каралты-куралары каралган. Ихаталарында кош-кортлары да йөгереп йөри. Бүгенге көнгә кадәр умартасын да караган булган. Ә бакчасы тирә-якта бер. Анда, хәтта, кавын-карбызга тиклем үсә диләр. “Алар буынына юньле уку гына эләкмәде. Менә, мәсәлән, безнең әтидән данлыклы агроном чыккан булыр иде”, – ди кызы Лира.

Мин Нәгыйм абый белән сөйләшкәндә ике нәрсәгә игътибар иттем. Беренчесе, аңардан: “Басуга башак җыярга барып артыгыздан каравылчы куганы булдымы?” – дип сораган идем, “Юк, энем, чөнки минем бер кайчан да урлашканым булмады”, – дигән җавабы. Һәм мин моңа  ышанам, бик ышанам. Икенчесе – Нәгыйм абыйның беркайчан да бер кеше турында да начар итеп әйткәне юк. (Менә безгә кемнән үрнәк алырга кирәк).

Сүзебез әкренләп бүгенге көннәргә килеп тоташа. “Илләр тыныч булсын, сугыш афәтен күрергә язмасын”, –  ди Нәгыйм абый. Мин дә аның сүзләренә теләп кушылам.

Габдулла Вафин.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: