Барлык яңалыклар
Новости
12 октябрь 2021, 14:45

Унбиш әбиле Рәмилә

Хәзерге авылларда яшәүче халыкның күпчелеген өлкән яшьләрдәгеләр тәшкил итә. Әби-бабайларга дөнья көтүләре бик авыр. Ярый әле аларга ярдәм итәргә атлыгып торган социаль хезмәткәрләр бар.

Унбиш әбиле Рәмилә
Унбиш әбиле Рәмилә

Рәмилә Нәҗип кызы Харрасова 2010нчы елдан Мәтәүбаш авылында социаль хезмәткәр булып эшли. Бүгенге көнне аның карамагында унбиш әби, бер бабай һәм кече яшьтәге өч сабый.

Бу изге һөнәр ияләренең эше тавык чүпләсә дә бетәрлек түгел. Алар суын да ташый, мунчасын да яга, кибет-даруханәгә дә йөри, идәнен дә юа, ашарына да пешерә, савыт-сабасын да юа, бакчасында да эшли, хастаханәгә дә йөртә...

Мин очрашырга теләп кичке тугызда Рәмилә Нәҗип кызына телефоннан шалтыраткан идем, ә ул һаман эшеннән өенә кайтмаган булып чыкты. “Рәзилә апаны паралич сукты, хәзер памперсын алыштырам да кайтам,” – диде ул итагатьле генә.

Авылның ярдәмгә мохтаҗ әби-бабайлары Рәмилә Харрасованы үз баласыдай өзелеп көтә. Ул, килеп керә дә, тиз генә хәл-әхвалларын сорашып, эшкә тотына. Көндезләрен генә түгел, ә караңгы төннәрен дә ул өлкәннәр сагында. Газ колонкалары сүнсә дә, чирләп китсәләр дә аңа шалтыраталар. Ул эш сәгатем бетте дип тормый, ә төн караңгылыгын ярып кадерле картлары янына чаба.

– Эшем миңа бик ошый. Картлар сабый бала кебек, һәрберсенең җаен табарга, нәкъ алар көткән сүзне әйтә  белергә кирәк, – ди Рәмилә Нәҗип кызы. – Ә иң авыры – соңгы юлга озату. Чөнки, тора-бара аларга тәмам өйрәнәсең, үз туганыңдай якын күрәсең. Сафлары да, кызганычка каршы, көннән-көн кими. Элек  өлкән яшьтәге 27 кешене хезмәтләндерә идем, ә хәзер алар 16 гына калды.

Уңган хатынны ул тәрбияләгән әби-бабайлар гына түгел, ә хезмәттәшләре дә бик яраталар. Рәмилә Харрасова эшендә бүләкләнгән грамота-дипломнарының санын үзе дә белми. Өч ел элек аңа Бәләбәй районының иң яхшы социаль хезмәткәре буларак республика конкурсында да катнашырга насыйп булды. Рәмилә Нәҗип кызы анда да сынатмады.

Унбиш әби һәм бер бабай иртән уяну белән аны көтә башлый. Кемне дисезме? Әлбәттә, кызларыдай якын күргән Рәмилә Харрасованы инде.

Габдулла Вафин.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: