Барлык яңалыклар
Новости
27 октябрь 2021, 09:55

Галиягә – медаль

Туймазы районында урнашкан “Бабай утары” музей комплексында үткән Бөтендөнья татар конгрессының күчмә җыелышында безнең якташыбыз Галия Канзәфәр кызы Ахметшинаны “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәте өчен” медале белән бүләкләделәр.

Галиягә – медаль
Галиягә – медаль

Безнең Бәләбәй төбәге һәрчак үзенең милләтпәрвәрләре белән аерылып торды. Шуңа да милли хәрәкәт  беренчеләрдән булып бездә оешты. Мәҗит Кәримов, Нурмөхәммәт Хөсәенов, Илгизәр Гыйззәтуллин, Хәҗи Әхмәтҗанов ... Шушы кыю ир асылларыбыз арасында һәрчак гүзәл затларыбыз да булды.

Галия Канзәфәр кызы 1989 елда җан кушуы буенча милли хәрәкәткә килә һәм әле дә аның алгы сызыгында. Бәләбәй милли хәрәкәтен аннан башка күз алдына китерүе бик кыен.

Галия Ахметшина татар фольлор төркемнәрен оештыруның башында тора, милли җанлы ханым балалар белән дә, олылар белән дә ныклап эшли. Күп еллар буе “Туган тел” иҗат коллективын җитәкли. Бу төркем үзенең шәп кичәләре, зәвыклы бәйрәмнәре белән аерылып тора, алар, шул ук вакытта, башка сәхнәләрне дә яуларга вакыт табалар, Бәләбәй данын бүтән төбәкләрдә дә яңгыраталар.

Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы турында күпләрегезнең ишеткәне бардыр. Аның бүлекчәсе Бәләбәй шәһәрендә дә 2016 елдан уңышлы эшләп килә. Хатын-кызлар оешмасының башында, әлбәттә, милли җанлы кардәшебез – Галия Канзәфәр кызы тора.

Шушы ханымның күкрәген хәзер яңа медаль бизи. Ул – татар милли хәрәкәтенә күп көчләр түгүнең нәтиҗәсе. Галия Канзәфәр кызы бүгенгесе белән шөкрана кылмыйча, тагын да яңа үрләр яулар әле.

Ә без, Бәләбәй татар милли хәрәкәте әгъзалары, үзебезнең көрәштәшебезне мәртәбәле бүләк белән ихлас котлыйбыз һәм аның өчен чын күңелдән  шатланабыз.

Габдулла Вафин.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: