Барлык яңалыклар
Новости
21 гыйнвар 2022, 16:05

Илаһи моң иясе

Зинил абый Бикмөхәмәтовны Бәләбәйдә үзен татар дип санаучы, шәһәрнең мәдәни тормышы белән кызыксынучы һәркем беләдер. Профессиональ җырчы булмаса да, гомерен сәнгатькә багышлаган шәхес ул. Бүген, “Бәләбәй хәбәрләре” укучысын аның белән якыннанрак таныштыру максатыннан, аның үзе – Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Зинил Бикмөхәмәтов белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

Илаһи моң иясе
Илаһи моң иясе

– Зинил абый, традициягә тугры калып, беренче сорау: үзегез белән таныштырып үтегезче.

– Мин Бәләбәй районының кечкенә Каен-Елга авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Гаиләдә миннән башка тагын ике малай. Башта авылдагы башлангыч мәктәпне, аннан Исмәгыйль авылында сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Октябрьский шәһәренә нефть училищесына укырга кердем. Венгрияда армия хезмәтен үтәп кайтканнан соң, Бәләбәй шәһәре “Автонормаль” заводына эшкә кердем, хаклы ялга чыкканчы анда термист булып эшләдем.

– Сезне бик тыйнак кеше, дип ишеткәнем бар иде. Дөрестән дә шулай икән. Тормыш юлыгыз турында бик гади итеп сөйләп бирдегез. Ә бит сез, төп эшегездән бигрәк, бай сәхнә юлы үткән кешесез.Әле дә, аллага шөкер, тамашачыны куандырып торасыз. Шул турыда сөйләп үтегез әле.

– Әйе, җыр – минем гомерлек юлдашым. Беркайчан да җырдан аерылмадым. Мәктәптә укыганда авыл сәхнәсендә, агитбригада белән басуларда, берма эшчеләре алдында чыгыш ясый идек. Мәктәп биргән характеристиканы укып чыккач, училище диркторы: “Нишләп нефть училищесына килдең, сиңа бит җырчы булырга кирәк!” – дип хәтта аптырап калган иде. Әмма мин сүземдә нык тордым.Ул вакытта, бәлки, уйлап та бетмәгәнмендер. Кем миңа яхшылап аңлатып торсын инде! Юклык белән җәфаланган бер авыл малае бит инде мин, ә нефть  училищесында стипендия биреп укыталар…

– Шундый талантыгыз, моңлы тавышыгыз белән зур сәхнәгә чыкмавыгыз өчен хәзер үкенмисезме?

– Юк. Үкенмим, чөнки минем гомер буе үз тамашачым булды. Синең җырлавыңны тыңлар өчен генә концертка йөрибез, диючеләр дә бар иде, хәтта. Заводтагы эшемне дә яратып башкардым. Шәһәрдә үткән бер генә концерттан да читтә калмадым , республикада уздырылган смотр-конкурсларда да катнашып, җиңү яулап кайткан чакларым күп булды. “Туган тел”, “Акчарлак” төркемнәре белән дә бар күңелемне салып эшли идем.

– Сездә җырга, сәнгатькә тартылу кайдан килә соң?

– Табигатьнең шундый гүзәл почмагында туып-үс тә, җырчы булма… Безнең Каен-Елга авылы бер яктан таулар куенына сыенган, икенче яктан бормаланып аккан Өсән елгасына иркәләнә. Әнием дә җырларга ярата иде. Элек бит инде колхозчылар көне-төне кырда. Кечкенә вакытта әнине эзләп чыгып китә дә моңлы тавышы белән иркен кырларны яңгыратып җырлавыннан барып таба идем. Әниемне табыннарда (электән халык тату яши иде, бер-берсенә кунакка йөреш киң таралган иде, хәмерсез генә дә күңел ача белә иде безнең әти-әниләр) сорап җырлата торган иделәр. Әтием дә моңга гашыйк кеше. Сарык сатып безгә, малайларына, баян алып бирде ул.

– Сезне репертуар сайлауга бик җитди карый, диләр.

– Репертуарны алай махсус сайлап утырган булдымы икән? Җыр – минем өчен яшәү мәгънәсе, күңел халәте ул. Әниемнең печән чапканда, урак урганда көйләгән “Сарман”, “Рамай”, “Умырзая” кебек табигый аһәң белән сугарылган халык җырлары минем күңелемдә кечкенәдән урын алган.Шуңа күрә кыска такмаклар, эстрада җырларына караганда озын көйләрне, тирәнрәк мәгънәле җырларны яратып башкарам мин.

– Зинил абый, сез бит инде күп еллар дәвамында чыгышлар ясыйсыз, тамашачы үзгәрәме?

– Тамашачым турында тик яхшы сүзләр генә әйтә алам. Мин тамашачыма бик рәхмәтле. Безнең концертларга халкыбыз моңын яраткан, ихтирам иткән кешеләр генә йөри. Җырлый башлаган чорда да, әле дә мөккибән килеп тыңлап утыралар, кушылып җырлыйлар, шаулатып кул чабалар.

– Тормыш иптәшегез Рүзилә ханым белән бергәләп, Зәлия һәм Рүзилә исемле кызларга яхшы тәрбия биргәнегез турында беләбез. Инде балаларыгыз, оныкларыгыз турында тулырак сөйләп китсәгез иде, алар да сезнең кебек җыр-моң яратамы?

– Мине аңлый алганы, сәхнә тормышыма каршы чыкмаганы өчен Рүзилә апагызга бик рәхмәтлемен. Кызларым үсеп килгәндә минем белән бергә чыгыш ясаганнары да булды. Хәзер инде үзләренә икенчерәк һөнәр сайладылар. Оныкларымнан Самира җырларга ярата.

– Зинил абый сез бүген безнең шәһәрнең өлкән буын кешеләренә керәсез, икенче төрлерәк әйткәндә, аксакалларыбыздан дисәк тә була инде.Яшьләр өчен матур тормыш үрнәге сез. Үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, яшьләргә нинди киңәшләр бирер идегез, аларга нинди теләкләрегез бар?

– Яшьлек – гомернең иң матур вакыты. Алда әле зур киңлекләр, менелмәгән үрләр, якты хыяллар.Вакытның кадерен белергә, тормышның матурлыгын күрергә, һичнәрсәдән куркып калмыйча алга барырга – менә нәрсәләр әйтер идем мин аларга. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, җыр-моңын, туган телебезне ихтирам итеп, матур гомер кичерүләрен теләр идем.

– Еллар дәвамында Бәләбәй тамашачысын илаһи моң дәрьясында тибрәндереп,туган телебезнең, үз җырыбызның кадерен белергә өйрәткән, милли үзаң тәрбияли торган гүзәл минутлар бүләк иткәнегез өчен сезгә рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә дә яраткан тамашачыларыгызны сөендереп, җыр-моң илендә гизеүегезне, сәламәтлек, озын гомер телибез. Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: