Барлык яңалыклар
Новости
26 Май 2022, 15:19

Маллар көтүлекләргә чыктылар

Узган елгы эссе җәй аграрийларга тиешле күләмдә азык әзерләргә комачаулады. Шуңа да карамастан, муниципаль районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре терлекләрне кышлатуны тотрыклы рәвештә башкарып чыктылар. Быелгы апрель азагы-май башындагы уңай һава торышы хуҗалыкларга эре мөгезле терлекләрне көтүлекләргә чыгарырга мөмкинлек бирде.

Маллар көтүлекләргә чыктылар
Маллар көтүлекләргә чыктылар

Беренчеләрдән булып, үз терлекләрен яшел азыкка Алексей Гришанин крестьян-фермер хуҗалыгында күчерделәр. Тәҗрибәле фермерның 200 баш мөгезле эре терлеге бар.

Көтүлек өчен Сергей Гордеев җаваплы. Читтән караганда, көтүче эшенең бер авырлыгы да юк кебек, көннәр буе ат атланып, чыбыркы селтәп тик йөрисең. Чынлыкта исә, җитезлек тә, тәҗрибә дә кирәк, югыйсә хайваннар теләгән авырлыкны җыя алмый. Көтүне ышанып тапшырган кеше бик җаваплы булырга тиеш. Бу җәһәттән фермерга бәхет елмайган: Сергей Гордеев хуҗалыкта 15 елга якын көтү көтә.

Механизаторлар булып Данил һәм Валентин Павловлар эшли. Техниканы алар “су урынына эчә”. Ышанычлы бу егетләр ялсыз эшләргә дә әзер. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтәргә кирәк: фермерлык Гришаниннарның гаилә эшенә әверелгән. Алексей Анатольевичның биш улы бар, алар һәрвакыт янәшәдә, аталарының барлык эшләреннән хәбәрдар. Икесе аның эзеннән китте инде. Анатолий Аксен авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган, әтисе хуҗалыгында мал табибы булып эшли һәм Башкорт дәүләт аграр университетында укуын дәвам итә. Кирилл әлеге вакытта  Аксенда агрономлыкка укып йөри. Димәк, тиздән без Гришаниннарның фермерлар династиясе турында язачакбыз.

Крестьян-фермер хуҗалыгы үсемлекчелек белән дә шөгыльләнә, фермерның 1,5 мең гектар чәчүлек җирләре бар. 500 гектарда уҗым культуралары чәчелгән. Алексей Анатольевич сүзләренә караганда, чәчүлекләр әйбәт кышлаган. Язын бодай, солы һәм арпа чәчкәннәр. Озакка сузылган яңгырлар, әлбәттә, эшне тиз вакытта башкарып чыгарга комачауласа да, аграрийлар моңа шатлана гына: җир дымлы булгач үлән чүпрә сипкән кебек үсәчәк. Ә чәчелмәгән мәйданнар бик аз калган, аны кыска вакытта башкарып чыгачаклар.

Зөлфия Гарифуллина.

Елена Торгашова фотосы.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: