Барлык яңалыклар
Новости
23 июнь 2022, 16:25

“Җырлыйк әле – 2022” җыр-моң фестивалендә катнаштык

21нче июнь көнне Туймазы районының Төмәнәк авылында урнашкан “Бабай утары”нда үзешчән татар фольклор ансамбльләренең төбәкара музыкаль фестиваль-бәйгесе үткәрелде.

“Җырлыйк әле – 2022”  җыр-моң фестивалендә катнаштык
“Җырлыйк әле – 2022” җыр-моң фестивалендә катнаштык

Башкортстан республикасының төрле районнарыннан барлыгы 16 иҗади коллектив катнашты.
Бу чарада Бәләбәй шәһәренең “Ак калфак” (җитәкчесе Әхмәтшина Галия Канзәфәр кызы) халык вокал җыр ансамбле дә катнашып, 3нче дәрәҗәдәге Дипломга һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды.
Бәләбәй татар гимназиясе укучыларының  дәртле чыгышлары (җитәкчеләре Әхмәтов Т.А. һәм Әхмәтова Г.Р.), Эльмира Маликованың моңлы җыры, Фәнил бабайның кашыкта, Әдһам бабайның гармунда уйнавы, аккалфаклыларның җырлы-биюле уеннары жюри әгьзаларының һәм тамашачыларның күңелләренә хуш килде.
Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Рәес кызы Идрисова татар фольклорының тормыштагы әһәмиятен, киләчәк буынга тапшыру үзенчәлекләрен ассызыклады, барлык катнашучыларга, чараны оештыручыларга  рәхмәтен  белдерде.
Һәр коллективның чыгышы истә калырлык һәм чагу булды. Бу чара катнашучылар өчен тәҗрибә уртаклашу, “тел вә лөгать алмашу” урынына әверелде.
Бәйгедән алган тәэсирләр күңелләрдә якты хатирә булып озак сакланыр!
Фестивальне оештыручыларга, “Урал-Батыр”  оешмасына, Разетдинов Илдус Фәрит улына, җитәкчебез Әхмәтшина  Галия  Канзәфәр кызына зур рәхмәтләребезне белдерәбез!

Люзия Фәттахова.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: