Барлык яңалыклар
Новости
24 июнь 2022, 14:20

Ак каенлы Аккаен

Җәйнең матур көннәренең берсендә районыбызның иң матур почмагына урнашкан тыныч һәм җыйнак Аккаен авылына 100 ел тулуга багышланган чара үтте.

Ак каенлы Аккаен
Ак каенлы Аккаен

Тарихка күз салсак…

Аккаен авылының тарихы ерак Мари-эль – мари иленә барып тоташа. XIX гасырда ул яклардан Аккүбәк исемле кеше бер төркем фикердәшләре белән буш яткан җирләр эзләп безнең төбәккә килеп чыга. Мәтәү елгасы буеннан кечкенә бер акланны сайлап алып, шунда төпләнергә уйлыйлар. Аны Аккүбәк авылы дип йөртә башлыйлар. Тирә-як урманнарның агачларын төпләп, иген игәләр, сунарчылык, малчылык белән шөгыльләнәләр. Соңгарак Аккүбәк, Мәтәүбаш авылы белән кушылып, аның бер урамына әйләнә.

1921 елгы ачлык Аккүбәкне дә аямый. Марилар күпләп кырылып, 24 гаилә генә исән кала. Ә 1922 елны янгын чыгып, авыл янып бетә. Аны яңадан тергезергә туры килә. Бер төркем кешеләр, бу афәтләрдән котылырга теләпме, Мәтәү елгасының үреннән, тау астындагы каенлык яныннан  бик матур урын сайлап, шунда яңа йортлар төзеп, Аккаен (шул каенлык хөрмәтенә) авылына нигез сала. Минияров Сәетгали, Минияров Минегали, Танакбаев Асылбай, Танакбаев Игебай, Танакбаев Ишембай, Танакбаев Ишәмбай, Акмурзин Вәли – барлыгы 7 гаилә яңа урынга күчеп килә. Акмурзин Вәлине Аккаен авылына җир бирүләрен сорар өчен Халык комиссарлары советына вәкил итеп җибәрәләр. Аны В.И. Ленин үзе кабул иткән һәм авыл салырга рөхсәт биргән икән, дип сөйлиләр. (Бу архив материаллары аша расланмаган).

Әйткәндәй, Аккаен авылы бик матур җиргә урнашкан. Якындагы Туккуҗа урманы, Гришка буасы киек, кош-кортка бай. Авыл урынындагы каенлыкны, кызганычка каршы, йортлар салырга тотынганнар, бу вакытларны хәтерләтеп, авыл  башында берничә каен гына үсеп утыра. Ә менә читтәрәк урнашкан каенлык марилар өчен изге санала, чөнки бу  аларның теләк урыны булып торган. (Марилар – мәҗүси халык). Совет елларындагы атеизм йогынтысында бу йола онытылып тора, ә күптән түгел генә каенлыкны чүп-чардан тазартып, мал кермәсен өчен киртәләп куйганнар. Димәк, авылның үткәне, бүгенгесе турында уйлап, киләчәген кайгыртып йөрүчеләр бар әле.

Заман белән бергә

Авылның беренче старосталары Акмурзин Вәли, Танакбаев Игебай, Каранаев Имамбай була. 1931 елның язында “Аккаен” колхозы оеша, Каранаев Имамбай рәис итеп сайлана.

1936 елда “Аккүбәк” белән “Аккаен” колхозлары берләшә һәм “Кызыл мари” колхозы төзелә. Рәисе – Тулкачев Сәпәр.

Колхозда сарык, сыер, ат, куян карыйлар. Үзләренең умарталыгы була. Зәйнуллин Николай, Исмәгыйлев Сәет, Әсмәндияров Байтимер, Батыргәрәев Валерий кебек  балта осталарының даны тирә-якка тарала.

Бөек Ватан сугышы җилләре дә Аккаенны урап үтми. Кулына корал тотарлык барлык ир-егетләр фронтка китә, авылда карт-коры, бала-чага, хатын-кызлар гына кала. Аларның фидакарь хезмәте җиңүне якынайта. Фронтка киткән егермеләп кешедән Каранаев Минегәрәй, Каранаев Николай, Шәмкәев Асылбай, Шәмкәев Бикбай гына әйләнеп кайта.

1957 елның көзе аккаенлылыр алдына яңа сынау куя. Караучысыз калган балалар ут белән уйнап янгын чыгара, 31 өйнең 7се генә торып кала. Бу юлы да  халык, иңгә-иң тотынып, авылны яңадан тергезә.

1968 елда тимерлек  төзелә. Беренче тимерче Шәмселбай Бикбаевны әле дә мактап искә алалар. Аның тимердән чүкеп эшләгән чаналарын күргәзмәләргә куярлык булган.

Мәдәни тормыш

1963 елны авыл яшьләре, клуб төзүне сорап, ул вакыттагы колхоз рәисе Айрат Фазлетдиновка мөрәҗәгать итә. Тимергали, Тимеркәй, МинеярТанакбаевлар җитәкчелегендә яңа клуб бинасы барлыкка килә. Ни кызаныч, бүген бу бина буш тора. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтәргә кирәктер – бүгенге чараны үткәрү өчен, Минзәлә Атнагузина башлангычында, клуб эче һәм тирә-ягы җыештырылган, матур итеп бизәлгән иде.

Ә ул вакытта халыкның ничек шатлануын күз алдына китерә аласыздыр. Әле булса кино күрсәтүче Минегази Минияровның киноленталарны ташый торган яшел мотоциклын сагынып искә алалар.

Авыл клубында концертлар, спектакльләр куела, бәйрәм саен авыл укытучылары докладлар белән чыгыш ясый. Авыл гармунчылары белән дан тота. Мәсәлән, 7 яшеннән баянда уйнарга өйрәнгән Тимербай Тимербаев һәрвакыт районда үткән смотр-конкурсларда катнаша, җиңүләр яулый.

1995 елны яшь укытучы Лариса Батыргәрәева фольклор төркем оештыра. Клуб ябылу сәбәпле төркем хәзер эшчәнлеген туктатса да, бәйрәмнәр, туйлар, юбилейлар аларсыз үтми. Югыйсә, матур чыгышлары белән халыкны шатландыра иделәр.  Ак мич бәйрәме, ”Масленица” (Вейярня”), Раштуа (“Шорон йол”) кебек йолаларны сәхнәләштерүме, Байморза, Малиновка, Тузлыкуш һәм башка авылларга барып концертлар куюмы – барысы да бик матур килеп чыга, халык яратып кабул итә иде.

Спорт сөюче Аккаен

60-70нче елларда илдә спортка зур әһәмият бирелә. Әлбәттә, аккаенлылар да читтә калмый – волейбол, футбол мәйданчыклары төзелә. Бәләбәй районы командасы составында уйнаган Каранаев Иделбай башкаларны да үз артыннан ияртә. Клим Әсмәндияров, Лиана Газизова, Клара Газизова, Фәнүзә Альмакаева, Эльвира Каранаева район күләмендә җиңүләргә өлгәшә. Асылгуҗин Мөхәмәтгали  күп тапкырлар сабантуй батыры була.

Бүген аккаенлыларның оныклары дөнья аренасын яулый. Мария Альмакаева – Европа чемпионатларында берничә тапкыр призер була. Елена Танакбаева – акробатик рок-н-ролл буенча ике тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы, ике тапкыр Русия чемпионы, Русия һәм Мәскәү беренчелекләрендә җиңүче. Энесе Даниил да аның эзеннән киткән. Ул Русия җыелма командасында чыгыш ясый, Европа чемпионатында бронза яулый.

Мәктәп – белем учагы

Уңышлар турында сөйләгәндә, әлбәттә, мәктәп турында искә алырга кирәктер. 1952 елда яңа мәктәп бинасы төзелә. Сугыш ветераны Әхмәтгәрәй Асылбаев укучыларны кабул итә. Бүген кайчандыр авыл мәктәбендә белем алган табиблар Елена Танакбаева, Роза Каһирова, юридик фирма директоры Сергей Танакбаев, полиция подполковнигы Олег Танакбаев, Каранаевларның хәрбиләр династиясе турында сөйлибез икән, укытучылар Минегәрәй Асылбаев, Роза Гайнетдинова, Анатолий Батыргәрәев, Лариса Батыргәрәеваларның тырыш хезмәтен билгеләп үтү зарур.

Быел Аккаеннан ике бала – Шәмкәева Диана һәм Батыргәрәев Роман тугызынчы сыйныфны тәмамлый. Аларга ак юл телик.

Ике сәгать ярымга сузылган тамаша бер тында үтеп китте. Монда кичәне алып баручы Бәләбәй шәһәре Үзәк мәдәният йорты хезмәткәре Резеда Ибатуллинаның өлеше зур булды. Шулай ук “Акчарлак” халык ансамбле, музыкаль яктан бизәүче, җырчы Эдуард Егоров, Бәләбәй шәһәре Татар гимназиясе укучысы Эльзана Рәхмәтуллина, Аккаенның моңлы сандугачы Бадыян Моратованың  чыгышлары алкышларга күмелде.

Кичә барышында авылның иң өлкән кешеләре Минчәчкә Моратова, Тимерхан Минияров, Минияр Танакбаев, Сания Силибаева, Балбикә Каранаева, Чәчкәбикә Гомәрова, Мөслимә Минияровага истәлекле бүләкләр тапшырылды. Авылдагы иң яшь гаилә Юнир һәм Флорида Минибаевлар булса, Илгиз һәм Татьяна Шәймардановларның гаилә коруына нәкь менә12 июнь көнне 30 ел тулган икән.

Аккаен авылының матур һәм төзек булуына күп көч салган Светлана һәм Александр Каранаевлар, Эдуард Әсмәндияров, Ирина һәм Дмитрий Зәйнуллиннар гаиләләре “Иң матур йорт” конкурсында җиңеп  чыккан. Ә менә Айгөл Каранаева һәм Лиза Рәхмәтуллина чәчкәләр үстерергә ярата икән.

Чараны оештыру, әзерләү һәм үткәрү мәшәкатьләрен Клара Альмакаева башкарып чыккан. Ул үзе кайчандыр авылда бригадир  булып эшләгән икән, әлеге вакытта Мәтәүбаш мәктәбендә хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын башкара.

– Кичәнең иганәчеләре Олег һәм Сергей Танакбаевларга, Альберт Әлмөхәмәтов һәм аның улына, Ырынбур шәһәреннән Антонина Шәяхмәтова, Аккүбәктән Лариса Моратова, яшьләрдән Павел һәм Дмитрий Исмәгыйлевларга, Мәтәүбаш авылы хакимиятенә, "Чулпан" җәмгыятенә, шәхси эшкуар Ирина Горбачевскаяга һәм, гомумән, бөтен авыл халкына зур рәхмәтемне белдерәм. Сездән башка кичә шундый матур килеп чыкмас иде. Бүген чыннан да зур бәйрәм, авыл бәйрәме. Кичәне алып баручыларга, чыгыш ясаучыларга авыл халкы исеменнән зур рәхмәт, – диде Клара Рәхмәтулла кызы үзенең чыгышында.

Кайткан кунаклар кече Ватаннарын ташламыйча Аккаенда гомер итүче авылдашларына зур рәхмәтләрен җиткерделәр, ерак җирләрдә яшәсәләр дә, кендек каны тамган газиз туган җирләрен сагынулары турында күз яшьләре белән сөйләделәр.

Без кайтып киткәндә Аккаенның ак каеннары әкрен искән җилдә тибрәлеп, әйтерсең, кул болгап калдылар.

Бер гасырлык тарихы булган күркәм Аккаен киләчәктә дә яшәсен, чәчәк атсын иде. Ә монысы инде аларның үзләреннән тора.

Габдулла Вафин.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: