Барлык яңалыклар
Новости
3 август 2022, 16:30

Хәвефсезлек – беренче чиратта

Бәләбәй районында мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген масштаблы тикшерү башланды.

Хәвефсезлек – беренче чиратта
Хәвефсезлек – беренче чиратта

Эчке биналарның һәм территорияләрнең санитар торышы, җылылык һәм су белән тәэмин итү системаларының эшләве, азык-төлек блоклары, медицина пунктлары һәм спорт залларының  әзерлеге бәяләнә. Балалар һәм өлкәннәрнең янгын һәм терроризмга каршы хәвефсезлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә.

Ведомствоара муниципаль комиссия әгъзалары – мәгариф идарәсе вәкилләре, күзәтчелек хезмәтләре һәм ведомстволары хезмәткәрләре, шулай ук хокук саклау органнары хезмәткәрләре – үз эшләренең беренче көнендә, беренче августта, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә булдылар.

Приют поселогының “Кояшкай” балалар бакчасы (җитәкчесе – Наталья Завьялова) үз исемен тулысынча аклый. Ярты гасыр элек төзелгән бина мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе коллективы тырышлыгы белән яңа һәм матур күренә. Быел монда төркемнәрдә шөгыльләнү өчен кабинетларда, йокы бүлмәләрендә, шулай ук башка бүлмәләрдә үз көчләре белән ремонт үткәрелде. Балалар бакчасы территориясендә өлгеле тәртип. Янгын һәм терроризмга каршы куркынычсызлыкны, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча барлык таләпләр дә үтәлгән.

Яңа уку елына әзерләнүгә 3нче балалар бакчасы коллективында да (мөдире – Любовь Кузьмина) күп көч салынган. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең ике корпусында да  буяу эшләре башкарылган, җәйге верандалар һәм балалар өчен уен мәйданчыклары яңартылган.

14нче балалар бакчасында электр белән тәэмин итү системасы ныклап төзекләндерелгәннән соң яктырак һәм уңайлырак булып киткән. Хезмәт “Бердәм Русия” сәяси фиркасенең “Реаль эшләр” проекты кысаларында башкарылган. Бу мәктәпкәчә учреждениедә хәтта подвал биналары да идеаль тәртиптә, башкалар турында әйтеп  торасы да юк. Балалар бакчасы территориясендә бер чүп-чар күрмәссең.

Комиссия әгъзалары шулай ук Приюттагы 16нчы мәктәпнең (директоры – Розалия Габдуллина) яңа уку елына әзерлеген югары бәяләделәр. Заманча  җиһазландырылган иркен уку кабинетларына белем алырга килүче балалар өчен сөенергә генә мөмкин. Шунысы игътибарга лаек, биредә сәламәтлекләре белән проблемалары булган укучылар өчен барлык шартлар да тудырылган. Аерым гардероб, санитар бүлмәләр, сенсор бүлмә, адаптив физкультура залы җиһазландырылган.

16нчы мәктәпнең азык-төлек блогы технологик җиһазлар белән тулысынча яңартылды. Мәктәпнең спорт залы да идеаль тәртиптә, анда еш кына муниципаль спорт ярышлары да уза. Җәй буе урындагы яшьләр мәктәп территориясендә волейбол һәм баскетбол уйный. Мәгариф учреждениесе чәчәкләргә күмелгән. Лилия һәм флокс плантацияләре күз явын ала. Яшелчә, җиләк-җимештән яхшы уңыш көтелә.

Яңа уку елына әзерлекне тикшерү дәвам итә. Иң яхшы белем бирү учреждениеләре – район конкурсында җиңүчеләр – традиция буенча укытучыларның август  конференциясендә билгеләнәчәк.

Озакламый укучылар парта артына утырыр. Җәйге каникулдан соң мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр дә тулы составта дәресләргә йөри башлаячак. Педагоглар, ата-аналар һәм төзүчеләр балалар үзләрен туган диварларында уңайлы хис итсен өчен барысын да эшли. Үсеп килүче буынга уку елы ахырына кадәр чисталыкны һәм тәртипне саклыйсы гына кала.

“БХ” белешмәсе

Бәләбәй районы территориясендә 23 гомуми белем бирү оешмасы эшли, аларда 10 меңнән артык укучы белем ала. Мәктәпкәчә белем бирү белән 22 муниципаль учреждение шөгыльләнә. Ведомство һәм шәхси балалар бакчалары бар. Бәләбәй шәһәренең “Яңа буын” балалар-яшүсмерләр үзәге һәм Приют поселогының балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирүне гамәлгә ашыралар.

Римма Солтанова.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: