Барлык яңалыклар
Новости
1 февраль 2023, 18:00

Игтибар: конкурс! “Беренче, яраткан укытучым!”

Укытучы... 2023 ел  безнең тормышыбызга үтеп кереп, яшь йөрәгебездә җуелмас эз калдырган кешегә, педагогка, остазга арнала. “Бәләбәй хәбәрләре” газетасы редакциясе басманы укучылар арасында конкурс игълан итә.

Игтибар: конкурс! “Беренче, яраткан укытучым!”
Игтибар: конкурс! “Беренче, яраткан укытучым!”

 Хәтерләгән һәм яраткан, тормыш сабаклары биргән өчен рәхмәтле булган, һаман да әле бәйләнеш өзелмәгән һ.б. укытучыгыз турында языгыз. Сезнең хатирәләрегез (ирекле жанрда, фоторәсем булу хуплана) газетабыз битләрендә һәм социаль челтәрләрдә дөнья күрәчәк. 5 октябрьдә, Бөтендөнья Укытучылар көнендә, конкурска йомгак ясалачак.

Редакция.

Автор:
Читайте нас: