Барлык яңалыклар
Редакция проектлары
22 гыйнвар 2019, 15:00

“Гражданлык позициясе”

Хөрмәтле гәзит укучылар, сезгә гражданнар җәмгыяте проблемаларын иң яхшы яктыртуга конкурста катнашырга тәкъдим итәбез.

Хөрмәтле гәзит укучылар, сезгә гражданнар җәмгыяте проблемаларын иң яхшы яктыртуга конкурста катнашырга тәкъдим итәбез.
БХ белешмәсе
Аны оештыручылар – Бәләбәй муниципаль районы хакимияте карамагында Гражданнар җәмгыятен үстерү һәм төбәкара хезмәттәшлек, киң мәгълүмат чараларына ярдәм буенча җәмәгать палатасы һәм “БР” нәшрият йорты филиалы – Бәләбәй мәгълүмат үзәгенең “БХ” газетасы редакциясе.
Конкурсның максаты – уңай гражданлык башлангычларын ачыклау һәм хуплау, гражданнар җәмгыяте проблемаларына һәм аларны хәл итүне эзләүгә игътибарны юнәлтү.
Конкурсның бурычлары – шәһәр һәм район халкы, районнан читтә яшәгән гражданнар арасында “Бәләбәй хәбәрләре” иҗтимагый-сәяси газетасын популярлаштыру; кешеләрне актив яшәү позициясен күрсәтүгә, район һәм республиканың җәмәгать тормышында катнашуга җәлеп итү; гәзит укучыларда әхлаки- этик һәм гражданлык-илсөярлек тойгылары булдыру; заманча гражданнар җәмгыятенең “яңа” лидерларын, билгесез “безнең заман геройларын” эзләү.
Түбәндәге номинацияләр тәкъдим итәбез:
1. “Гражданнар башлангычы” (гражданнар инициативалары, актив яшәү позициясе турында мәкаләләр);
2. “Мин – гражданин” яки “Исеме район тарихында” ( җәмәгать эшмәкәре турында мәкаләләр);
3. “Бердәмлектә – көч!” (теләсә нинди гражданнар акциясе, митинглар);
4. “Йөк урыныннан кузгалды” (киң кайтаваз алган һәм нәтиҗәләре буенча карарлар кабул ителгән, шул исәптән власть органнары тарафыннан, мәкаләләр);
5. “Күңел җылың белән бүлеш” (мәрхәмәтлек турында иң яхшы мәкалә);
6. “Табигатьне саклыйк”.
Конкурста җәмәгать хәбәрчеләре, “БХ” газетасы укучылары катнаша.
Катнашучы конкурсның бер номинациясенә генә заявка бирә ала. Бер конкурс эше башка номинацияләрдә катнаша алмый.
Конкурска аерым материаллар, шулай ук 2019 елның 1 гыйнварыннан 31 октябренә кадәр “БИ” һәм “БХ” газеталарында дөнья күргән публикацияләр циклы кабул ителә.
Конкурста катнашу өчен материалларны һәм катнашучы анкетасын оештыру комитетына почта аша яки түбәндәге электрон адрес буенча җибәрергә кирәк: 452000, БР Бәләбәй шәһәре, Кече Тугай урамы, 53а, [email protected]
Катнашучы анкетасында күрсәтелергә тиеш: авторның исем-шәрифләре, эш урыны, вазифасы, адресы, телефоны, электрон адресы, мәкаләнең датасы һәм исеме, кыскача эчтәлеге.
Заявкалар 2019 елның 1 ноябреннән 2019 елның 3 декабренә кадәр карала.
Конкурсны уздыру шартлары турында тулырак “БИ” газетасының рәсми сайтында /belizv.rbsmi.ru/ “Конкурсы” бүлегендә укыгыз.
Җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк, аларның исемнәре газетада һәм рәсми сайтта /belizv _t.rbsmi.ru/ , төркемнәрдә нәшер ителәчәк.
Читайте нас: