Җәмгыять
16 Мая 2025, 07:00

Тормышка ашырасы кала

Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров: "Быел Урындагы башлангычларны яклау программасы буенча яшәүчеләрнең 734 проекты субсидия алачак. Бу практикага инде күп еллар, һәм мин уңышлыларның берсе дип саныйм. Яшәүчеләрнең иң актив, оешкан төркемнәре конкурска үз яшәү пунктларын төзекләндерү буенча идеяләрен белдерәләр. Күп кешеләргә кагылган башлангычлар республика бюджетыннан ярдәм ала. 2025 елда без субсидияләр күләмен 700 млн сумга кадәр җиткердек. Проктларны өстәмә финанслауда шулай ук муниципалитетлар, спонсорлар һәм яшәүчеләр үзләре катнашалар"

Добавить в предпочтительные источники Google
Тормышка ашырасы калаТормышка ашырасы кала
Тормышка ашырасы кала

Башкортстанда ППМИ-2025 проектларының республика конкурсына йомгак ясадылар. Аларны тормышка ашыруга төбәк бюджетыннан субсидияләрнең гомум күләмен 700 млн сумга кадәр арттырдылар.

Бәләбәй районының шәһәр һәм авыл биләмәләре яшәүчеләре тәкъдим иткән 15 проект быел Урындагы башлангычларга ярдәм программасы буенча субсидияләр алачак.

Район хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев бәләбәйлеләрне республика ППМИ проектлары конкурсында җиңүләре белән котлады һәм яшәү пунктларын төзекләндерүгә юнәлтелгән программаларда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

 – Республика бюджетыннан без халык тәкъдими иткән проектларга 15 млн сумнан артык җәлеп итә алдык. 3,3 млн сум физик һәм юридик шәхсләр өлеше булачак. Проектларның гомум бәясе 25 млн сум диярлек, – дип аңлатма бирде Азат Альверт улы.

ППМИ-2025 җиңүчеләре исәбенә шәһәр биләмәләренең җиде проокты керде. Бу – Бәләбәйдә Ласточка микрорайонының Тугызынчы урамында, шулай ук  Кызыл урамдагы 138 нче йорт янында спорт  мәйданнары урнаштыру.

Приют поселогында – 35 нче балалар бакчасы бинасының уң ягында тәрәзә блокларын, шулай ук 7 нче мәктәпнең уку кабинетларының, 5 нче мәктәп коридорларының тәрәзә блокларын алмаштыру; 14 нче балалар бакчасының тәрәзә блокларын алмаштыру һәм җиһаз сатып алу, 22 нче балалар бакчасы территориясенең бер өлешен асфальтлау.

Авыл биләмәләреның сигез проекты җиңүче: Донской һәм Семенкино авыл Советлары – коммуналь ихтыяҗлар өчен тагылма корылма сатып алу; Максим-Горький –  Глуховская шиафаханәсе авылының ял паркына бәләкәй архитектура формалары сатып алу; Мәтәүбаш, Шаровка һәм Өсән-Ивановка авыл Советлары – мәктәпләрдә тәрәзә блокларын алшмаштыру; Рассвет –  Алексеевка авылында Мәктәп һәм Яшьләр урамнарында юлларны тәртипкә китерү; Слакбаш – Слакбаш авылында "Җиңү мемориалын" яңарту.

Биләмәләрдә яшәүчеләргә бу проектларны тормышка ашыру өчен тырышырга кала!

 

 

Тормышка ашырасы кала
Тормышка ашырасы кала
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас