Җәмгыять
2 Июня 2025, 10:00

Наркоҗинаятькә каршы көрәштә

Наркоманияне һич арттырмыйча XXI гасырның иң куркыныч күренешләренең берсе дип атарга була. Хәтта зур булмаган Бәләбәйдә дә бу явыз бәйлелектән җәфа чигүчеләр күп.

Добавить в предпочтительные источники Google
Наркоҗинаятькә каршы көрәштәНаркоҗинаятькә каршы көрәштә
Наркоҗинаятькә каршы көрәштә

Полицейскийлар Бәләбәйдә наркобәйлеләрнең уртача яше 20дән 45кә кадәр дип билгелиләр. Алар тыелган препаратларны мессенджерларда виртуаль магазиннарда сатып ала. Еш кына акча эшләргә теләгән студентлар курьер булалар.

Полицейскийларның күптән түгел уңышлы эше – наркотиклар тарату белән шөгыльләнүче ир белән хатынны тоткарлау.

 – Бу пар озак вакыт дүрт район, шул исәптән Бәләбәй районы территориясендә дә,  эш итүче закладчиклар булганнар.Полициянең оператив эшләве нәтиҗәсендә алар тоткарланды, алардан шактый күләмдә тыелган матдә алынды. Аларга законсыз наркотиклар таратуның 200 дән артык факты буенча гаеп тагылды, – дип сөйләде Русия Эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй районы буенча бүлек начальнигы урынбасары Рөстәм Төхвәтшигн.

Тагын бер мисал  бер төркем бәләбәйлеләр урманда яшерелгән әйберне алмакчы булганда тоткарлану очрагы. Наркотик  чараларны мессеңджерларның берсеннән сатып алганнар.

 

Әгәр яшергән урынны тапсагыз, бу хакта мотлак полициягә 102 һәм 112 каналлары буенча шылтыратыгыз.

Закладканы кулыгызыга алмагыз, сез бит анда нәрсә ятканын белмисез!

Уяу булыгыз һәм хәвефле тайниклар тапкан очракта балаларга үзләрен ничек тотарга кирәклеген һичшиксез аңлатыгыз.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас