Җәмгыять
12 Июня 2025, 08:00

Не рули, малай!

Бәләбәй районында "Не рули, малай!" юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча колачлы акция башланды. Максаты – мотоциклларда, велосипедлар һәм электросамокатларда йөргән балалар катнашлыгындагы юл-транспорт вакыйгаларына юл куймау.

Добавить в предпочтительные источники Google
Не рули, малай!Не рули, малай!
Не рули, малай!

Статистика мәгълүматлары борчу тудыра: 2024 елда балалар каза күргән һәр алтынчы юл-транспорт  вакыйгасы аларның механик транспорт  чараларыннан файдалануы белән бәйле. Ел йомгаклары буенча республикада шундый 76 вакыйга теркәлгән, аларда ике бала һәлак булган, 75е имгәнү алган.

Бу сан юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында уйлнырга мәҗбүр итә. Күп үсмерләр хокуксыз транспорт чараларын йөртә, ә кайберләрне хәтта эчкән килеш. ЮХХДИ хезмәткәрләре йөзләрчә яшь кагыйдә бозучыларны җаваплылыкка җәлеп иткән дә инде.

"Ну рули, малай" кампаниясе кысаларында юлларда рейдлар көчәячәк, балалар һәм ата-аналарга лекцияләр укылачак, әңгәмәләр үткәреләчәк.

Бәләбәй районы буенча ЮХХДИ бүлеге начальнигы Урал Гыйбадуллин урындагы яшәүчеләргә чакыру белән мөрәҗәгать итте: "Ата-аналар, кагыйдәләрне балаларга аңлату – сезнең бурыч. Балаларыгыз гомере һәм сәламәтлеге – иң кадерлесе! Җаваплы булыгыз!"

Регина Иванова.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас