

Үзәк Мәдәният сарае оештырган “Алар мәңге батыр булып калачак” акция-флешмобы 27 августкача барачак мунициаль чараларның чагу башлангычы булды.
Битләренә Русия триколоры төшерергә теләгән яшь патриотлар “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәге хезмәткәрләре янына килделәр. Мәдәни үзәк бизәгән патриотик фотозона да популяр булды, бәйрәмнең иң истә калырлык мәлләрен фотога төшерү мөмкинлеге бирде.
“Яшьтәш” яшьләр сәясәте учреждениесе хезмәткәрләре йорт учагы символы “Русия ана” курчаклар-саклагычлар, шулай ук триколор төсләрендә брошьлар ясау буенча осталык класслары тәкъдим иттеләр.
“Бөркет” хәрби-патриотик экспозициясе аеруча кызыклы булды. Кунаклар кораллар күргәзмәсен карап кына калмады, сәхнәдә клуб әгъзаларының осталыгын һәм физик әзерлеген дә күрә алды.
“Идел” өлгеле бию ансамбле коллективының чыгышы бай программаның кульминациясе булды.
Алсу Фәизова.
Светлана Шириня фотолары.