( интервью)
Мөселманнар өчен зарыгып көтеп алган Рамазан ае да ахырына якынлашты. Бәләбәйдә яшәүче һәр мөэмин бу изге айда хәленнән килгәненчә уразалы булырга тырышты, ифтар ( авыз ачу) оештырды, Тәрәвих намазларында катнашты.
Ислам дине мөхите хакында ныклап төшенү максатында, без Русия Үзәк Диния нәзарәтенең 139 нчы санлы " Хадичә" мәхәлләсенең имам-хатибына берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Абдурахман хазрәт, әйтегез әле, Рамазан аенда ураза нидән гыйбарәт?
– Таң атканнан алып кояш баеганга кадәр ураза вакытында мөселманнар ашамаска, эчмәскә һәм җенси якынлык кылырга тиеш түгел. Таң атканчы һәм кояш баеганнан соң боларның барысы да хәл ителә. Судан, ризыктан һәм никах мөнәсәбәтләреннән тыелып торудан тыш, уразаның чынбарлыгы өчен шулай ук ниятне күңелдән белдерергә кирәк. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтте :
"Рамазан ае-Коръән иңдерелгән ай, ул айда кешеләр өчен һидәят, хак юлның дәлилләре - хакыйкать белән ялган арасында аерма буларак иңдерелгән. Кайсыгыз бу айны күрсә, ураза тотсын!..."(«Әл-Бакара» сүрәсе, 185 нче аят).
– Ә Рамазан аенда кемнәр уразалы булырга тиешле, ә кемнәргә тотмаска да рөхсәт?
– Уразаны хатын-кызларга айлык (хайд) һәм бала тапканнан соң кан китүләр (нифас) вакытында тотарга рөхсәт ителми. Әгәр хатын-кыз хайда яки нифас вакытында ураза тотса, бу гөнаһ санала. Ураза көннәрен соңрак тулыландырырга кирәк булачак. Психик авырулар, шулай ук балигъ яшенә җитмәгән балалар ураза тотмый. Шулай ук йөкле хатын-кызлар һәм имезүче аналар, юлчылар (мусафирлар), үзләренең хәле ураза аркасында начарланырга мөмкин икәнен белгән очракта һәм башка сәбәпләр аркасында авыруларга ураза тотмаска мөмкин. Әмма, кешеләр үзләрен яхшы хис итсәләр һәм ул аларның сәламәтлегенә зыян китермәячәк дип санасалар, ураза тота алалар. Ниндидер хроник авырулары булган кешеләр (мәсәлән, шикәр чире, ашказаны җәрәхәте яки ашказаны-эчәк трактының башка авырулары) уразадан азат ителә. Әгәр дә кешенең (үз тәҗрибәсеннән яки ышанычлы табиб билгеләгән диагноздан) хәле озакка сузылган ачлыктан начарая икәнен аңласа, аңа ураза тотмаска мөмкин. Әгәр дә аның хәле яхшырыр дигән өмет бар икән, ул уразаны башка вакытка (мәсәлән, кышка яки көзгә, көннәр кыскарак булганда) кичектерергә мөмкин. Әгәр дә авыруның сыйфаты яхшырмаса, кеше уразасын бөтенләй тотмый, аның урынына ул Фидия-садака бирә.
– Фидия һәм фитыр садакалары турында ачыклык кертсәгез иде?
– 2026 елда Русия Үзәк Диния нәзарәте фәтвасы нигезендә Фитыр-садакасы - 299,29 сум тәшкил итә. Ә матди хәле яхшы булган кешеләр өчен шушы зәкят 1060,91 сум итеп билгеләнгән. Әгәр кеше ураза тоталмый икән, димәк, Аллаһ Тәгалә каршында ул үзенең бурычын шушы билгеләнгән бәядә мохтаҗларга һәр көнне Фидия биреп каплый яки шушы изге ай эчендә берсекөндә мохтаҗ 30 кешене бушлай ашата (Ифтар). Өлкәннәргә яки хроник авырулар сәбәпле уразаны үти алмаган кешеләргә - уразаның һәр узган көне өчен - ярлыларга, мохтаҗларга, ятимнәргә, мохтаҗ качакларга махсус Фидия бүлеп бирү каралган. Фитыр һәм Фидия садакалары Рамазан ае дәвамында таратыла.
– Ә юлдагылар өчен ураза тоту мотлакмы?
– Шәригать кануннары буенча, юлчы (мөсафир) булып үз торак пунктыннан 88 чакрымнан артык (Хәнәфи мазхабы буенча) киткән һәм 15 көннән дә кимрәк тору урынында калырга җыенган кеше санала. Моннан тыш, юлчыга ураза тотмаска рөхсәт ителсә, сәяхәт көн ахырына кадәр дәвам итәргә тиеш. Өйдә чагында ук ураза тота башлаган икән, аннары көн буена юлга чыккан кешегә уразаны өзәргә рөхсәт ителми. Әмма, мондый җитди сәбәпләр аркасында кеше уразага кермәде исә (аерым алганда, хайда һәм нифас вакытында хатын — кызлар), ураза көннәрен Рамазан ае тәмамланганнан соң (теләсә кайсы вакытта, ел дәвамында, әмма киләсе Рамазан ае башланганчы) тулыландырырга кирәк булачак.
– Уразалы булу кешегә ничек тәэсир итә һәм рухи яисә физик яктан нинди йогынты ясый?
– Ураза тоту мөселманның йөрәген уята һәм тәнгә дәрт өсти, фикерләргә ачыклык кертә һәм Аллаһ Тәгаләгә табыну өчен көч бирә, шулай ук изге гамәлләр кылырга һәм гөнаһлы эшләрдән ераклашуга ярдәм итә. Ә медицина өлкәсендә исә, ураза - ул пычаксыз операция. Хәзер ачлык белән дәвалый торган бик күп клиникалар эшли. Заманча медицина да ачлыкның дәвалау йогынтысын раслады. Димәк, ураза тоту сәламәтлекне яхшырта. Хәдистә дә : "ураза тотыгыз - бу сәламәтлегегезне яхшыртачак", - диелә.
– Мәңгелек тормыш өчен уразаның кыйммәте нидә соң?
– Ураза – ул Аллаһка табыну, ул һәр мөселманны җәһәннәм утыннан саклаучы калкан. Ураза тотучыны берьюлы ике бәхет көтә: Аллаһ Тәгалә белән очрашу һәм сөйләшү. Уразалылар Җәннәтнең «Райян» дип аталган капкасы аша Җәннәткә үтәрләр. Уразадан тыш, башка изге гамәлләр өчен савап уннан җиде йөзгә кадәр арта, ә ураза тотучылар өчен савапның чиге юк. Аллаһ Тәгалә әйтте: "ураза тоткан, минем хакка ашау-эчүдән һәм рәхәтлектән баш тарткан кешегә Мин моның өчен зур рәхмәтемне бирәчәкмен".
– Амин! Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!
Фәндүс Фәтхетдин, автор фотосы.