

Шагыйрьнең “раушан көзгеседәй” иҗаты, тутыкмыйча һәм тоныкланмыйча көнүзәклеген саклап, заман белән бергә яши бирә. Шагыйрь Равил Фәйзуллин язганча, “халык аның алдында баш ия, илаһ күкләренә күтәреп, киләчәге өчен өлге итә”. Шулай булгач соң... Апрельдә, ай буе, хәтта ел буе, Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу датасын бөтен татар дөньясының (шулай ук башка халыкларның да) аеруча зурлап искә алуы, иҗатын күңелләрдә яңартуы һич гаҗәп түгел. Җирдә, йөрәкләрдә Тукай бәйрәме тантана итә! Байтак шәһәрләрдә бөек шагыйрьгә һәйкәлләр ачыла. Укы, соклан, фәһем ал: социаль челтәрләрдә, сайтларда, төркемнәрдә Габдулла Тукай шигырьләре, аңа багышланган шигырьләр, аның иҗаты турында гыйльми хезмәтләр, мәкаләләр, фотосурәтләр урын алган; аларны укырга да, аудио-видео язмаларын тыңларга да, мавыктыргыч әкиятләрен гаилә, балалар белән кычкырып укырга да була. Күп гаиләләрдә, мөгаен, бер булса да Габдулла Тукай китабы бардыр һәм бу көннәрдә аны кулга алучылар, иҗатына күз салучылар җитәрлектер.
Бездә, кызганчка, тере чәчәкләр салу өчен бөек шагыйребезнең һәйкәле дә, кечкенәрәк бюсты-сыны да юк. Ә менә аны лаеклы итеп искә алу эшенә юнәлеш бирә алучы мәдәният, мәгариф бүлекләре эшләп тора, мәдният учаклары да юк түгел. Аларда, әйтик, Бәләбәй үзәк китапханәсендә, башка шәһәр-район китапханәләрендә, “Урал-Батыр” милли мәдәният сараенда, урта махсус уку йортларында, әлбәттә, мәктәпләрдә, сөекле шагыйребезгә, аның иҗатына багышланган чаралар әзерләнә һәм үткәрелә дип өметләник. Әйтик, Бәләбәй татар гимназиясендә һәр елдагыча чараларга бай Тукай атналыгы башланырга тора. Туган тел укытучысы Резеда Гыйззәтуллинаның әйтүенә караганда, ул укыткан классларда атналык кысаларында шагыйрь әсәрләре юллюстрацияләренә нигезләнеп рәсемнәр конкурсы, Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган викторина, әлеге темага диктант язу, җансурәтләр карау, шигырьләрен ятлау һәм сөйләү планлаштырылган. Мәтәүбаш мәктәбенең татар теле укытучысы Зинира Мөхәмәтҗанова да мәктәптә Тукай атналыгы уздырылачагын хәбәр итте.
Ел саен Уфада, “Нур” татар театрында зурлап Тукай бәйрәме оештырыла, театр алдындагы Тукай һәйкәленә чәчкәләр салына, шигырьләр укыла. Бәләбәй татар гимназиясеннән дә әлеге чара кысаларында Бөтенрусия конкурсында катнашучы укучыларыбыз бар безнең. Ә менә туган тел буенча төбәкара олимпиадада призер булган Мәдинә Салихова укытучысы Люзия Фаттахова белән Казанга татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадага барырга әзерләнәләр. Анда чакырылу үзе үк мәртәбә, аларга уңышлар телик.
Үзебездә “Тукай моңнары” муниципаль конкурсы ел саен Бәләбәй татар гимназиясендә зур, матур бәйрәм булып үткәрелеп килде. Үзем жюри әгъзасы буларак, төрле мәктәпләрдән һәм гимназиядән укучыларның Габдулла Тукай шигырьләрен, бүгенге шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан сөйләүләренә, шагыйрьнең әсәрләрен сәхнәләштерүләренә; татар гимназиясе укучыларының чараны матур җырлар, биюләр һ.б. белән бизәүләренә, җыеп кына әйткәндә, күңел теләгән чын татар мохите тудыруларына сокланып һәм рәхмәтле булып утырдым; татар халкының “Туган тел” гимнын башкалар белән горурланып басып җырладым. Нәкъ менә гимназиядә миллилек, татар моңы, татар җаны хөкем сөрә; башка мәктәпләрдән килгән укучыларның нәни йөрәкләрендә нәкъ биредә татарлык хисе бөреләре уяна. Быел, олуг шагыйрьнең дөнья күләмендә зур юбилее булгач, бәйрәмнең аеруча күңелле, якты, Тукай рухы шатланырлык булуын, гимназиянең кунакларын колач җәеп каршылауларын телисе килә.
Рәхмәт, “Урал-Батыр” милли-мәдәният сарае директоры Людмила Джимага, аның рөхсәте белән Бәләбәй “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы Тукаебыз иҗатына багышлап әдәби кичә уздырырга җыена. Әдәбият сөючеләрне көтеп калабыз.
Әлегә менә шулар. Әлегә бәйрәмгә әзерлек бара. Әлегә дулкынлану, бәйрәм чараларын көтү, катнашу халәте...
Кыска гына гомерендә Габдулла Тукай безгә бетмәс-төкәнмәс рухи байлык калдырган, татар халкын бөтен дөньяга таныткан. Ул халкыбызга бик якын һәм кадерле, сөекле һәм хөрмәтле. Үзе киткәч тә, шигърияте, хезмәтләре белән татар халкының, безнең рухи көчебезне яшәтүче һәм арытаба да яшәтәчәк бөек шәхесне ул лаек булганча искә алыйк.
Ул мәңгелек татар теле шикелле,
Ул мәңгелек татар иле шикелле. (Сагынгали Сәетов).
Зәйфә Салихова.
Фото ачык чыганаклардан.