

Кадерле Юбилярны котлап, район хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев ветеранга телеграмм хаты җибәрде:
– Хөрмәтле Габдрауф Сәләх улы, сезне юбилеегыз белән кайнар котлыйбыз! Йөз ел – бу сан гына түгел, бу вакыйгалар, сынаулар һәм зур казанышлар белән тулы тулы бер чор. Сезнең язмышыгыз илебез тарихының иң мөһим битләре белән аерылгысыз бәйләнгән. Бөек Ватан сугышы вакытында күрсәткән ныклылык, батырлык һәм фидакарьлек буыннар йөрәгендә мәңге сакланачак. Без сезнең белән горурланабыз, Габдрауф Сәләх улы! Сезнең энергиягез, оптимизмыгыз һәм тормышка омтылышыгыз сокландыргыч. Сез, һәрвакыт, ватаныбызга тугры чын патриот үрнәге булдыгыз һәм булып каласыз. Бу көнне без сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, күтәренке кәеф, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм күңел тынычлыгы телибез!
Кадерле һәм хөрмәтле ветераныбыз Габдрауф Сәләх улы, "Бәләбәй хәбәрләре" редакциясе дә котлауларга ихлас кушыла! Сезгә корычтай тазалык, иминлек, яхшы хәбәрләр ишетеп яшәвегезне тели! Рәхмәт сезгә, барча яхшылыкларыгыз өчен дә!
Фәндүс Фәтхетдин,
"Бәләбәй хәбәрләре" редакторы