Җәмгыять
28 Апреля , 10:00

Тукай яши йөрәкләрдә

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының Бәләбәй бүлеге коллективы бәләбәйлеләрне әнә шулай дип исемләнгән әдәби кичәгә җыйды.

Тукай яши йөрәкләрдәТукай яши йөрәкләрдә
Тукай яши йөрәкләрдә
Җылы, рәхәт халәт; тамашачылар белән якыннан аралашу; Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында бай мәгълүмат; җыр- моң һәм, әлбәттә, Шигырь Галиҗанәпләре...
 
21 апрельдә “Урал-Батыр” милли-мәдәни сараеның якты, җылы кече залында узган “Тукай яши йөрәкләрдә” әдәби кичәсендә санап үтелгән кыйммәтләрнең барсы да булды. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның зур, тирән дөньясына алып кереп, тамашачы күңелендә уйлану-фикерләү, хис-тойгылар тудыру өчен, сүз дә юк, талант һәм осталык таләп ителә. Бәләбәй “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы коллективы чираттагы чарасы белән кичәгә килгәннәр алдында чыгыш ясап, үзенең нәкъ шундый иҗади сәләткә ия булуын янә раслады. Мондый кичәне (тәүбә, тәүбә!) башкача, сыйфатсызрак уздыру мөмкин булмаган эш, ул бит Тукаебызга, Тукай шәхесенә багышланган!
 
“Әссәламү,алейкум” җыры белән башланып киткән кичә “Ак калфак” кызларының Габдулла Тукайның тормышына һәм иҗатына кыскача күзәтү ясау белән дәвам итте. Шагыйрьнең бик иртә өзелгән гомере гүя боз астыннан калкып чыккан, бик иртә сулган Умырзая чәчәге. Шуңа да аккалфаклыларның “Умырзая” татар халык җырын башкаруы тын да алмый Тукай язмышын тыңлаган тамашачыларны тетрәндерми калмады.
Тормышта Тукай балаларны бик яраткан, аларның эчке дөньясын аңлаган, һәрбер әсәре бала күңеленә хуш килә, тәрбияви. Үзе исән чагында аның балалар өчен 13 китабы нәшер ителгән. Шагыйрьнең шушы юнәлештәге иҗаты белән таныштыруыны, әлбәттә, балалар дәвам итте. Бәләбәй татар гимназиясенең “Илһам” малайлар вокал төркеме шагыйрь сүзләренә “Пар ат” җырын җырлап, алкышларга күмелсә, нәфис сүз осталары шагыйрьнең “Кышкы кич” (Габдрафикова Элиза, 10 кл.), “Милли моңнар” (Хафизова Элиза, 7 кл) шигырьләрен яттан сөйләп ишеттерделәр, 10 нчы сыйныф укучысы Мәдинә Салихова исә Нурлан Ганиевның “Тукай кирәк” шигырен яттан укыды. Әйткәндәй, Мәдинә шушы көннәрдә генә татар теле һәм әдәбияты буенча Казанда уздырылган XIII Халыкара олимпиада призеры булды, инде күп уңышларга ирешкән кызны һәм аның белән бергә, рәхмәтле булып, укытучысы Люзия Фаттахованы котлыйбыз! Шушы урында аз гына темадан тайпылыш ясап, гимназия турында берничә сүз. 2025 елда үзенең 30 еллыгын билгеләгән әлеге уку оешмасы чын мәгънәсендә Бәләбәйнең татар үзәге. Бүген, кызганычка, туган телләр йотылып барган вакытта, гимназиядә татар мохите саклана (шулай була күрсен!), биредә туган телебездә бәйрәмнәр, кичәләр үтә; шәһәрдә, башка җирләрдә, хәтта Уфада уздырылган чараларда да татар гимназиясе укучылары уңышлы чыгыш ясыйлар, олимпиадаларда призлы урыннар яулыйлар. Бу юлы да кичәдә чыгыш ясаган балаларның үзләрен тотышларына, милли киемнәренә, җырларны һәм шигырьләрне аңлап, тирән кичереш белән башкаруларына сокланып бетәрлек түгел. Менә кемнәр ул Тукайның бүгенге оныклары!
 
Кичә буе ирекле микрофон эшләве бик күңелле булды, һәркем шагыйрьнең шигырен сөйли, хатирәләре белән уртаклаша, аңа кагылышлы фикерләрен әйтә алды. Шагыйрьнең иң матур, көчле (хәер, алар барсы да көчле, тәрбияви) шигырьләрен Эльвира Суфиянова (“Туган авыл”), Миләүшә Хәйбунасова ( “Милләткә”), Гөлфия Ганиева (“Киңәш”), Айсылу Сәетгәрәева (“Китап”) сәнгатьле итеп укып, тамашачыларның җылы кабул итүенә лаек булдылар. Муниципаль район имам-мөхтәсибе Илдар Галиев исә, сүз алып, Габдулла Тукайның зыялыгын, аның һәрчак Коръәнгә таянуын, Аллаһка сыенуын, укырга, гыйлем алырга өндәвен сызык өстенә алып, һәм дөньяви, һәм дини белем алырга чакырды. Сания Ганиева Тукай тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштырып үтте. Ә милләттәшебез, инде хаклы ялдагы Раил Йосыпов исә бер ялгышмый “Су анасы”н яттан сөйләп, барсын таң калдырды. Үзе дә Тукайга охшап торган кардәшебезне бөтен зал алкышларга күмде.
 
Тукайның бөтен язганы җыр рухында булуы, аның җыр яратуы мәгълүм. Җыр дулкыннарында тибрәлеп, аның сүзләренә җырчы кызыбыз Зөлфия Әгъзамованың “Бишек җырын” а капелла, ягъни ялгыз башкаруы күңелләрне нечкәртте. Безнең халык, Тукай шикелле үк, тирән моңлы, гаять хисле.
Бер гасырдан артык халкыбызның якты йолдызы, гаделлек һәм хакыйкать сакчысы, рухи таянычы булып яшәүче һәм яшәячәк шагыйрьнең үзе турында һәм аңа багышланган бихисап чәчмә һәм шигъри әсәрләр, гыйльми эшләр язылган, шигырьләре башка телләргә тәрҗемә ителгән, һәйкәлләр куелган, гомумән, Тукай исемен, шәхесен белмәгән татар кешесе бар микән? Быел аны (күңел сөенә!) бөтен дөнья, Казаннан алып бәләкәй генә авылларга кадәр, аеруча зурлый, олылый. Бәләбәйлеләр дә шул исәптә. Кичәдә шәһәрнең үзәк китапханәсендә илле елдан артык китапханәче булып намуслы эшләгән Рәсимә Сәлимова төзегән “Тукайга шигъри чәчкәләр” җыентыгы белән дә танышты тамашачылар. Бу китапка Бәләбәй төбәге авторларының Тукайга багышланган шигырьләре тупланган.
 
Тукай һәм туган тел, татар язмышы... Бу темалар бер булып укмашып, чын татар булган һәр татар йөрәген борчуга сала. Шагыйрә Зәйфә Салихованың үзе укыган шигырьләрендә нәкъ шул әрнү калку чагылдырыла.
 
Чара Тукай тормышына һәм иҗатына багышланган викторина сорауларына җавап бирү белән дәвам итте. Залда утыручы күпләрнең сорауларга дөрес җавап бирүе, актив катнашуы шатландырды. Күркәм йола буенча, әдәби кичә бөтен залның аягүрә басып, “Туган тел” милли гимнын башкаруы белән тәмамланды.
 
***
Мактанып әйтүем түгел, әмма дөресе шул, чараны залда утыручылар бик яраттылар, рәхмәт сүзләре яудырдылар. Башкортстан татар конгрессының Бәләбәй бүлеге җитәкчесе сүз алып: “Бу чара шаккатмалы булды. Моны болай гына калдырырга ярамый, башка урыннарга барып, милләттәшләргә күрсәтергә кирәк”, – дигән тәкъдим белән чыкты. Тамашачы, журналистика ветераны Резеда Усманова-Ильина күпләр фикерен белдерде: “Матур, җылы, җанлы узды кичә. Килмәгән булсак, Тукай тормышына һәм иҗатына кагылышлы күп нәрсәне белми дә калыр идек. Сездән башка кем үткәрер иде мондый чараны? Рәхмәт сезгә!”
 
Әйе, “Ак калфак” оешмасы – Бәләбәйдә татарның ак йөзе ул. Эшләп килгән тугыз елда коллектив бик күп проектлар-чаралар белән халык алдына чыкты, тамашачы күңеленә җылылык, матурлык, яктылык-ямь, мәгърифәт илтте, миллилек хисләрен көчәйтте. Шушы еллар дәверендә күмәк эшкә һәм әлеге кичәгә үз өлешен, йөрәк һәм күңел хезмәтен керткән, үзләренең халыкка кирәклеген тоеп эшләгән кызларыбыз-ханымнарны (төп составны) исемләп атыйсым килә. Алар: Лүзия Фәттәхова, Резеда Гыйззәтуллина, Сания Ганиева, Гөлфия Ганиева, Айсылу Сәетгәрәева, Альбина Йосыпова, Зөлфия Әгъзамова, Зәйфә Салихова. Һәрдаим балалар белән чараларда катнашучы, таянычыбыз булган Гүзәл белән Тимерхан Әхмәтовларга, шулай ук Әдһәм Шәймөхәмәтовка, Хәмит Дәүләтхуҗинга, шулай ук татар конгрессының урындагы җитәкчесе Рәсүл Корбан улына рәхмәтлебез без.
 
Тугыз ел буе оешмабызны җитәкләүче, чараларны оештырып, аларны, бусын да, гаять оста, җанлы итеп алып баручы Галия Әхмәтшина макталырга да һәм мактанырга да хаклы. Аның исеме Бәләбәйдә генә түгел, республикада да киң билгеле. Аллага шөкер, көчебез дә, дәртебез дә бар. Без исән, без булдырабыз!

... Ә әлеге кичәне үткәрүнең сәбәпчесе, әлбәттә, кадерле, сөекле шагыйребез, горурлыгыбыз Габдулла Тукай! Шуңа да сүземне аңа мәдхия сүзләре белән тәмамлыйсым килә:
 
Онытмабыз. Безнең күңелләрдә
Даһи шагыйрь, Тукай, син тере!

Зәйфә Салихова.
Рүзил Биктаһиров фотолары.
Тукай яши йөрәкләрдә
Тукай яши йөрәкләрдә
Тукай яши йөрәкләрдә
Тукай яши йөрәкләрдә
Тукай яши йөрәкләрдә
Тукай яши йөрәкләрдә
Тукай яши йөрәкләрдә
Тукай яши йөрәкләрдә
Тукай яши йөрәкләрдә
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас