

Зыян күргән яшүсмер үзәк район хастаханәсенә китерелгән. Хәзер тормыш өчен куркыныч юк, табиблар барлык кирәкле медицина ярдәмен күрсәтәләр.
«Хәзерге вакытта вакыйга шартларын хокук саклау органнары тикшерә, беренчел сәбәп – шәхси каршылыклар", – дип өстәде Урал Кильсенбаев.
Мәгариф министрлыгының кризиска каршы бригадасы шулай ук оператив рәвештә урынга чыкты.
"Вакыйганың шартларын хокук саклау органнары ачыклый. Булган хәлнең беренчел версиясе – шәхси конфликт. Без хәлне аерым контрольдә тотабыз. КДНның планнан тыш утырышы билгеләнде", - дип шәрехләде республика мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин.
Светлана Шириня