

2004 елның сентябрендә ул өченче сыйныф укучысы булган. Тантаналы линейкага әнисе һәм кече энесе Зелим белән белән килгән. Бәйрәм көне коточкыч фаҗигагә әверелгән. Өч көн Ляна Чеджемова террористлар тоткынлыгында булган. Ляна әнисенең аны гәүдәсе белән каплавын әлегә кадәр исенә төшерә. Энесе исә, террористлардан качып, бәдрәфкә кереп, апасына авызында эчәргә су алып килә. Соңрак Зелим һәлак булган. Лянаның әтисен дә соңрак кайгыдан үлгән – ул полиция хезмәткәре булган.
Хәтердән җуя алмаслык коточкыч хәлләрне кичереп тә, Ляна сынмаган, сыгылмаган. Ул үзенә бер гаепсез кешеләрне яклар өчен хокук саклау органнарында эшләячәкмен дип сүз биргән. Вәгъдәсендә торган. Бүген ул – полиция офицеры.
Ляна тарихы – кешенең күтәрә алмаслык кайгыдан соң да тормышта якты юл сайлый алуның үрнәге. Террорчылык курку һәм хәсрәт чәчсә дә, яшәү көче һәм теләге барыннан да өстенрәк: ул мәхәббәттә, хәтердә һәм игелек кылырга теләүдә, көчсезләрне яклауда чагылыш таба. Террорчылыкның киләчәге юк, чөнки кешеләр егылган җирдән тора һәм рух көче, кешелеклелек, бердәмлек нигезендә тормышны янә төзи белә.