

Бу кайгылы көнне Аксаков авылы китапханәсендә традиция буенча мәктәп укучылары өчен истәлекле чара үткәрелде: «Яна, яна, шәмнәр елый...» хәтер сәгате О.Г. Аксакова исемендәге 41нче мәктәпнең 7нче сыйныф укучыларын җыйды. Китапханәче Айгөл Фәизова балаларга «Террор» һәм «Террорчылык» төшенчәләренең асылы, шулай ук теракт янаган очракта үзеңне ничек тотарга һәм нинди хәвефсезлек чараларын үтәргә кирәклеге турында сөйләде. Әңгәмә барышында ил тарихында авыр эз калдырган вакыйгалар искә алынды: Буденновск, Первомайск, Волгоград, Мәскәү («Норд Ост»), Казан, Красногорск («Крокус Сити Холл») һәм башка шәһәрләрдәге терактлар.
Сөйләшүдә Бесландагы фаҗига аерым урын алды – хәтер сәгате программасыныд төп өлеше аңа багышланды. Укучылар әлеге вакыйгаларның масштабын һәм фаҗигасен тоярга ярдәм иткән презентация карадылар: мәктәптәге бәйрәм линейкасы укытучылар, балалар һәм аларның якыннары өчен коточкыч сынауга әйләнгән көнне күңелләреннән кичерделәр.
Террор корбаннары турында истәлекне укучылар бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр. Аннары «Тынычлык күгәрчене» Бөтенрусия террорчылыкка каршы акциясе кысаларында балалар символик иҗади биремдә катнаштылар: кәгазьдән кул учлары кисеп, аларга үз теләкләрен яздылар һәм террор корбаннары турында якты истәлек билгесе итеп, уртак плакатка беркеттеләр.
Чараны хәтер сәгатенә җиһазланган күргәзмә тулыландырды.
Регина Иванова әзерләде. Китапханә фотолары