Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
25 гыйнвар , 13:00

Тәҗрибә уртаклаштылар

Туймазы районы Төмәнәк авылындагы "Бабай утары" татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәгендә шушы елның февралендә Казанда узачак Бөтенрусия татар эшмәкәрләре җыенына әзерлек кысаларында эшмәкәрләр һәм татар җәмәгатьчелеге вәкилләренең очрашуы узды. Чарада Башкортстан һәм Татарстанның 15 районыннан, шулай ук Пермь крае, Киров һәм Нижгар өлкәләреннән, Русиянең башка төбәкләреннән делегацияләр катнашты. Бәләбәй районы делегациясен БР татарлары конгрессының урындагы бүлекчәсе рәисе Рәсүл Гәрәев җитәкләде.

Тәҗрибә уртаклаштылар
Тәҗрибә уртаклаштылар

 Фәнир Галимов – Бөтенрусия татар авыллары ассоциациясе рәисе, ТРның атказанган артисты, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре, җәмәгать эшлеклесе, "Бабай утары" этнографик комплексын булдыручы – кунакларны Төмәнәк авылында Галимовларның гаилә предприятиесен барып күрергә  чакырды.

Гаилә башлыгы Фазыл Галимов яхшы ит бирә торган дорпер токымлы сарыклар үрчетү белән шөгыльләнә. Өлкән улы җәмәгате белән агротуризмны үстерәләр. БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм БР Туризм һәм эшмәкәрлек министрлыгы тарафыннан бирелгән грантларга Рәгинә белән Гамир Галимовлар "Төмәнәк" ял йорты төзегәннәр, монда Туймазы гына түгел, республиканың башка районнарыннан да кешеләр гаиләләре белән бик теләп киләләр. Фермерның кече улы тимер-бетон канализация боҗралары җитештерү өчен җаваплы. Эшмәкәрләр гаиләсе авылдашлары өчен берничә дистә эш урыны булдырган.

Төмәнәк авылындагы "РиаПласт" җәмгыятенең производство мәйданын күрү кунакларда зур тәэсир калдырды. Марат Шәйдуллин, Русиядә һәм СНГ илләрендә  чәчелеп китә торган материалларны саклау өчен капчыклар җитештерүче  әйдәүче предприятиегә нигез салучы, цехларда урындагы 60 кеше эшли, диде. Предприятиенең   производство куәтләренең төп өлеше Туймазыда. "РиаПласт" җәмгыяте 2000 кеше яшәгән авылны төзекләндерүдә җитди  ярдәм күрсәтә.

"Бабай утары" этнографик комплексында  Татарстанның Лениногорск районыннан "Алмакай" атлар клубында тәрбияләнүчеләр атлы милли уеннар күрсәтте. Атлар тотучы гаилә башлыгы Фәнир Нәбиуллин форуминың пленар өлешендә клубның  атлы уеннар буенча халыкара класслы 89 судья үстерүен сөйләде. Алмакайлылар бөтенрусия һәм халыкара ярышларда призлы урыннар яулыйлар, илнең төрле төбәкләрендә сабантуйларда катнашалар. Фермер улы белән бергә яшь атлар сата, ит һәм кымыз җитештерә.

Башкортстанның Чакмагыш районы Аблай авылннан  ирле-хатынлы Нурисламовлар эшмәкәрләрнең социаль роленә – авылдашлары өчен эш урыннары булдыру, авылларны төзекләндерү, юлларны кардан тазарту һәм күперләр, юлларны юнәтү  – тукталдылар. Бүздәк районында яшәүче Булат Яфаев юристтан ничек фермер булып китүен бәян  итте. Алты ел элек туган авылына кайтып, үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясе җитештерергә тотынган. Форумда катнашучы башкалар сыман, авылда эшче куллар булмауга зарланды.

Рәсүл Гәрәев Бәләбәй районында авыл хуҗалыгы  товарлары җитештрүчеләрен  яклау буенча күрелүче чаралар, муниципалитетның иң яхшы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары – "Бәләбәй "Почет билгесе" орденлы сөт комбинаты " җәмгыяте ( Башкортстан һәм Татарстанның 10 нан артык  районыннан  монда чимал килә), Данил Фәрхетдиновның ил төбәкләренә һәм чит илгә чебешләр озатучы  "Линда" агрофирмасы, илдә генә түгел, Вадим Шипицынның экспортка да кымыз сатучы крестьян-фермер хуҗалыгы турында сөйләде. Форумда катнашучылар "Белмашзавод" җәмгыяте директоры Ринат  Мусинның  терлекчелектә куллану өчен  насослар турындагы мәгълүматын кызыксынып кабул иттеләр.

Нижгар һәм Киров өлкәләре, Пермь крае авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, эшмәкәрләре татарлар аз яшәгән авылларда казанышлар һәм проблемаларны җиткерделәр. Бөтендөнья татарлар конгрессы каршындагы Бөтенрусия татар авыллары ассоциациясе рәисе Фәнир Галимов һәм  Бөтендөнья татарлар конгрессыныың башкарма комитетының эшмәкәрләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Фәрит Уразаев туган як тарихын өйрәнүнең һәм яшьләрне иң яхшы милли традицияләрдә тәрбияләүнең мөһимлеген ассызыкладылар, эшмәкәрләргә авыл җирендә яңа эш урыннары булдырганнары, биләмәләр үсешенә өлешләре өчен рәхмәт җиткерделәр.

Алар шулай ук татар эшмәкәрләренең XIII Бөтенрусия җыенына әзерлеге турында бәян иттеләр. Форумда катнашкан күпләргә производство эшәнлекләрендә уңышлары, җәмәгать тормышында актив катнашканнары өчен наградалар тапшырдылар.

Сүз форумда катнашучыларга

Данислам Шәвәлиев, КФХ башлыгы, Баженово авыл Советының Николаевка авылы:

 – Мондый очрашулар яңа эшлекле бәйләнешләр булдырырга һәм гамәлдәгеләрен ныгытырга ярдәм итә. Бүген Башкортстан һәм Русиянең башка төбәкләре фермерларыннан күп файдалы мәгълүмат ишеттем. Татарстаннның Мөслим районынан фермерның сөйләве тәэсирләндерде, алар җиде авылда ташландык фермаларны яңартып, каз үстерү белән мәшгуль.

Илгиз Насибуллин, Бәләбәй шәһәре эшмәкәре:

 – Безнең предприятие көнбагыш эшкәртү белән шөгыльләнә. Без илнең төрле төбәкләреннән авыл хуҗалыгы предпрятиеләре һәм КФХлар өчен түп (җмых) җибәрәбез. Монда таныш эшмәкәрләрне очраттым, яңа кешеләр белән таныштык, фикердшләр белән бергә ял  иттем .

 

Тәҗрибә уртаклаштылар
Тәҗрибә уртаклаштылар
Тәҗрибә уртаклаштылар
Тәҗрибә уртаклаштылар
Тәҗрибә уртаклаштылар
Тәҗрибә уртаклаштылар
Тәҗрибә уртаклаштылар
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: