23 гыйнварда "Урал-Батыр" милли-мәдәни үзәгендә "МХОда катнашучылар өчен – җылы әйберләр" акциясенең беренче этабына йомгак ясадылар. Бәйләм бәйләүчеләр әзер әйберләрне махсус хәрби операция зонасына озату өчен Бәләбәй районы ветераннар советына тапшырдылар.
Укучыларның исенә төшерәбез, былтыр ноябрьдән "Урал-Батыр"да "МХОда катнашучылар һәм Курск өлкәсенең чик буе районнарында яшәүчеләр өчен – җылы әйберләр" акциясе башланган иде. Бу башлангыч Бәләбәйдән хезмәт ветераны Евгения Тамбовцева аркасында туган, ул урындагы ветераннар советына биш капчык җеп тапшырган.
"Урал-Батыр" милли-мәдәни үзәгенең "Кул эшләре остасы" һәм "Кудесница" берләшмәләре, "Ветеран" клубы хоры, Татар һәм Чуваш милли үзәкләреннән, шулай ук урындагы ветераннар советыннан уңган хатыннар бу мөһим һәм кирәкле эшне тырышып башкарганнар. Нәтиҗәдә 100 пар йон оекбаш, 16 башлык (шлем астыннан кияргә), дүрт пар перчатка һәм дүрт кысма бәйләгәннәр.
Ирекмәннәр бөтен көчләрен һәм буш вакытларын сарыф итеп, иҗади сәләтләрен тулысынча күрсәткәннәр. Кайберәүләр – өчәр, икенчеләр дүрт-биш пар оекбаш бәйләгәннәр. Ә Фәридә Галимова унөч пар әзерләргә өлгергән! Неля Хәйруллинаның җитез куллары алты башлык, биш пар оекбаш һәм җылы жилет бәйләгән. "Алар машинадан һич калышмыйлар ", – дип уены-чыны белән сөйлиләр бәйләм бәйләүчеләр алар турында.
Эшләнгән эш һәм тырышкан өчен ветераннар советы исеменнән хатын-кызлар Үзәк Мәдәният сараена Ватанны саклаучылар көненә багышланган концертка чакыру билетлары алганнар.
Әмма акция моның белән бетми. Оста куллар янә эшкә тотынганнар.
– Карарак җепне без сугышчылар өчен оекбашлар һәм башлыклар өчен тотындык. Калган, матур төстәгеләрен Курск һәм Белгород өлкәләренең чик буе районнарындагы авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм өлкәннәр өчен әйберләр бәйләячәкбез, – дип сөйләде ветераннар советы рәисе урынбасары Гүзәл Ишниязова. – Тагын егетләргә уңыш китерсен, рухларын күтәрсен өчен Чебурашкалар бәйләргә телибез.
"Без әйберләргә күңел җылыбызны салабыз, аларны яратып бәйлибез", – диләр кул эше осталары.
Бу әйберләр яугирләрне җылытачак кына түгел, алгы сызыкта игътибар һәм хәстәрлек тә бүләк итәчәк, акциядә катнашучылар моңа ышана.
Светлана Прокофьева.
Автор фотолары.