Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
28 гыйнвар , 11:00

Башкортстан мәктәпләрендә "Минем милли ризыгым" флешмобы башланды

Аңа Бәләбәй районы белем бирү учреждениеләрендә укучылар да кушылдылар

Башкортстан мәктәпләрендә "Минем милли ризыгым" флешмобы башланды
Башкортстан мәктәпләрендә "Минем милли ризыгым" флешмобы башланды

Милли кухня ризыклары халык  традицияләренең күчәкилешлегеген  ассызыклап, буыннан буынга тапшырыла. Бу ашамлыкларны әзерләү һәм куллану кешеләрне якынайта, мәдәни  уртаклыкны сакларга ярдәм итә, балаларда туклану культурасын тәрбияләүгә булыша.

Шушы максатта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, МХОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм елына уңаеннан, "Минем милли ризыгым" флешмобын башлады.

Мәктәп укуылары акциягә теләп кушылдылар. Өйдә, гаилә кухнясында, мәктәп ашханәләрендә алар төрле ризыклар әзерләү серләренә төшенәләр, уртак эшкә – махсус хәрби операциядә катнашучыларны яклауга  җәлеп ителәләр. Якташларының хәстәрлеген тойсыннар өчен безнең яугирләргә күчтәнәчкә балалар чәк-чәк, печенье, токмач әзерләделәр.

Фото Бәләбәй мәктәпләреннән.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: