Әти, беренчедән, авылдагы яңалык: Сәлимәнең әтисе – күрше Сәлимҗан абый өч аяктан кайтты. Ике аягы үзенеке, өченчесе – агач таяк. Бер атнадан таягымны ташлыйм, диде. Икенче авылдан аны күрергә кунаклар килде, без дә кунак булдык, бәлешләрне өй алдында ашап чәйләр эчтек, аннан соң апа-абыйлар биеде, җырлады, Сәлих абый гармунда уйнады. Әти, чыпчык Гали абыйларның кәҗәсе икенчегә бәрәнләде. Айрат көн дә кәҗә сөте эчә. Әти, Айрат "р"сыз сөйләшә башлар, гел “р”сыз сүзләрне кабатлый. Тагы яңалык, миңа укытучы апа рәсемнән зур бишле билгесе куйды. Мин очкыч төшердем, очкычның ике ягына “ура" дип язып, флаг та элдем. Мин шул рәсемемне сиңа да җибәреремен әле. Укытучы апа – матур апа. Күзе зәңгәр, чәчен артка урап куя, иренен кызылга буямый. Ул болай да матур, мин, мөгаен, синең кебек зур үскәч, аңа өйләнермен. Берсенә дә әйтмә, бу сер булып калсын, яме, Әти!
Әти, минем аягым хәзер авыртмый, хәзер өч тәгәрмәчле матайда йөрмим. Авыл очында, дөресрәге урман итәгеннән ерак түгел сабантуй бик күңелле үтте. Ярышта “Ак тояк” белән “Буран” алдан килеп, сөлгедәр дә алды, көне дә әйбәт булды.
Әти, әти, быел яланда җир җиләкләре күп була, чөнки әни әйтте, җиләк ап-ак чәчкәдә утыра, ди. Җиләк күп була, диде. Вәт шәп! Нәнәй җидәк кагы да кояр әле. Җиләкләр пешеп өлгергәнче кайтып та җитәрсең әле “Аллаһы боерса”, нәнәй әйтмешли. Әти, син минем сынган аягым өчен борчылма, төзәлде, гипс итекне дә салдым. Ак нәнәм әрекмән яфрагы да бәйләде.
Ерак күлгә дә бардык (әнигә әйтмә, су да коендык). Әти син борчылма мин әнигә ярдәм итәм, мин бит зур инде. Кичә бәрәңге бакчасыннан кортларны сулы банкага җыйдым. Алар йөзә белми, чыга да алмыйлар. Дустым Әмир белән бергә ярышып җыйдык, берәү дә калмады бугай. Бәрәңгеләр үсә, кайберсе чәчкә атты, без бит иртә чәчтек һәм тирән итеп. Яңа бәрәңгеләр дә өлгерер әле син кайтуга, Әти. Күп калмады, көтәбез. Яңалыклар күп инде миндә. Кайткач, үзеңә генә сөйләрмен әле бер кызык хәлне.
Әти, мин китапханәгә йөрим, укыйм, күп итеп укырга тырышам. Син дә яратасың бит укырга, анда китап укырга вакытың бармы? Язарсың әле, “бар да сер” дип язмыйсың да, сөйләмисең дә. Ә мин серләрем белән бүлештем, хатымны үзең генә укы, яме.
Көтеп, сагынып, хат язучы улың Булат булам, үбәм.
Чыганак: "Тулпар" журналы сайты