Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
6 февраль , 11:00

Онытмасыннар өчен...

31 гыйнварда хакимияттә 2025 елда Бәләбәй муниципаль районында Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм елына багышланган чараларны тормышка ашыру буенча оештыру комитетының беренче утырышы узды.

Онытмасыннар өчен...
Онытмасыннар өчен...

Киңәйтелгән оештыру комитеты утырышына муниципаль район һәм шәһәр учреждениеләре, предприятиеләре җитәкчеләре, депутатлар корпусы, авыл биләмәләре башлыклары, ветераннар иҗтимагый оешмалары һәм хәрби-патриотик берлекләр вәкилләре чакырылды. Шулай ук район хакимияте башлыгы урынбасарлары катнаштылар. Киңәшмәне Бәләәбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев алып барды.

Хакимият башлыгы урынбасары Александр Смородин хәбәр итүенчә,  БР Башлыгының “Башкортстан Республикасында 2025 елны махсус хәрби операциядә катнашучыларга  һәм аларның гаиләләренә ярдәм елы дип игълан итү турындагы”гы  2024 елның 31 октябрендәге 1130 нчы санлы Указына ярашлы, Бәләбәй районында оештыру комитеты төзелгән, Чаралар планы расланган, анда республика хөкүмәтенең гомумреспублика чаралары, шулай ук планны төп үтәүчеләрнең тәкъдимнәре нигезендәге рекомендацияләре исәпкә алынган.

Оештыру мәсьәләләрен хәл итүдән башка, планның бүлекләре МХОда катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын реабилитацияләү һәм көндәлек тормышка “кайтару”га, аларның сәламәтлекләрен саклауга юнәлтелгән күпсанлы чараларны тормышка ашыруны; мәдәни-ял һәм спорт чаралары уздыруны, МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларын социаль-хезмәткә җәлеп итүне; патриотик  чаралар үткәрүне, җәмәгать оешмалары белән үзара бәйләнешне; гуманитар ярдәм булдыруны күз уңында тота. Планга МХОда катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаарын чакырып, Башкортстан Республикасының муниципаль районнарында һәм шәһәрләр округларында, уздырырга тәкъдим ителгән  Истәлекле һәм күренекле даталар календаре кертелгән.

Әйткәндәй, Бәләбәй районында МХОда катнашучыларга ярдәм, тәрбияви-патриотик  чаралар даими рәвештә уңышлы тормышка ашырыла. Бу хакта Республика халыкны социаль яклау үзәгенең Бәләбәй филиалы директоры Лилия Борһанова, мәгариф идарәсе начальнигы Татьяна Лапшина, идарә начальнигы урынбасары – Социаль үсеш идарәсенең мәдәният бүлеге начальнигы Константин Хальзов, яшьләр бүлеге начальнигы Ләйсән Зарипова  тәфсилләп җиткерделәр. Районда солдат аналарын һәм МХОда катнашучыларның хатыннарын берләштерүче җәмәгать оешмасы оештыру башлангычы белән “БИ” – “БХ” газетасы баш мөхәррире Светлана Шириня чыкты.

Хәрби хәрәкәтләрда катнашучы, кораллы көчләрнең отставкадагы полковнигы Борис Гордеев утырыштагыларны Башкортстан Республикасында “Онытмасыннар өчен” төбәк социаль проектының колачлы бурычлары белән таныштырды.

“2025 елга планлаштырылган чаралар МХОда катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын социаль яклауны көчәйтер генә түгел, әлеге авыр вакытта игътибар һәм хәстәрлеккә мохтаҗларга бердәм ярдәм системасын эшләүгә  мөһим адым да булыр, дип ышанам”, – шулай дип йомгак ясады Азат Сәхәбиев.

“БХ” белешмәсе:

8 февральдә МХОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елын ачу тантанасы була. Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре, Бәләбәй районының почетлы гражданины Валентина Иванованың “Русские звоны” халык хоры “Барлык буын ир-атларына” иҗади кичәсе әзерләде. Ул Бәләбәй районының Үзәк мәдәният сараенда уза.

Светлана Шириня.

Фото МР хакимияте.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: